Х.Камалетдинов

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Сафаҗайныкын сатып ал  
07.01.2013

19 декабрьдәСафаҗайда (Красная Горка) Сафаҗайда уңышлы эшләп килгән “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгында казылык (колбасный) цехы ачылды. Тантанага Пильна районы җитәкчеләре, күрше хуҗалыклар рәисләре килгән иде.

Цех белән танышканнан соң, Пильна районы администрациясе башлыгы Виктор Козлов: “Бу цех безнең районда җитештерү промышленностеның «беренче карлыгачы». Камалетдиновлардан уңай үрнәк алып, башка фермерлар һәм эшмәкәрләр дә шул юлга басар, дип ышанасы килә”, - диде.

- Хуҗалыгыбыз зур, әлегә 500 баш мөгезле эре терлегебез, 100 баш атыбыз, шулкадәр үк сарыгыбыз бар, - дип сөйли башлады әлеге фермерчылык хуҗалыгының җитәкчесе. - Бүгенге авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы җитештергән продукцияне сату зур кыенлык тудыра. Тир түгеп асраган терлекне, кайда сатыйм икән дип, көннәр буе баш ватып йөрисең. Реализация шактый көчне дә, вакытны да ала. Җитмәсә, хакы да канәгатьләндерми крестьянны. Бу хакта гаилә белән җыелып киңәштек тә, казылык цехы төзергә булдык. Һәм бер ел эчендә булдырдык без аны. Якты, зур, заманча җиһазландырылган цехта хәләл сосиска, сарделька, пешергән, ысланган казылык һәм казы җитештерәбез. Казыларыбыз, башкаларныкына караганда, сыйфатлы, сертификация узган. Продукцияне ислам кануннары кушканча җитештерергә тырышабыз. Мал-туарны чала торган урын да кыйблага юнәлгән.

Цехның җитештерүчәнлеге зур булганга, без шәхси хуҗалыклардан, фермер-лардан, СПКлардан терлек сатып алырга җыенабыз. Иң мөһиме, авылыбызда унбиш кешегә яңа эш урыны булыр, - дип белдерде хуҗалыкның җитәкчесе Хәмзә Камалетдинов.

- Әлегә ашамлыкларны цех кибетендә сатып алырга мөмкин, ә тиздән аларны районнарда урнашкан “Spar“, “Магнит” кебек зур кибетләрдә дә күреп булыр. Киләчәктә үз продукциябез белән өлкә һәм чит регионнарга чыгарга тыры-шырбыз, - диде Хәмзә улы Хасил Камалетдинов.

Илебездә авыл хуҗалыгы авыр көннәрен кичерә: совет чорыннан калган иске техника, кадрлар дефициты, БСО дигәне дә куркыта крестьянны. Әмма бу факторлар Камалетдиновларга кагылмый. Берсе кызганыч, безнең геройлар шикелле фермерларны бер кул бармакларында санарга була.

Козлов әфәнденең: “Камалетдиновларның әлеге тәвәккәл адымы башкаларга уңай үрнәк булсын иде”, - дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Шулай булсын. Пильна районынданижгар авыл хуҗалыгы продукциясе, аеруча ит белән сөт, күп җитештерелә. Бу юнәлештә алар өлкәдә беренчелекне тоталар.

Форсаттан файдаланып, әйтергә кирәк, Пильна районы, аеруча авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән милләттәшләребез өлкәнең Агропромышленность комплексын күтәрүгә махсус булдырылган программ-маларда иң беренчеләрдән катнашырга теләк белдерделәр. Шул ук Сафаҗайдан Киров исемендәге СПКны 18 ел уңышлы җитәкләп килгән Шамил Әнәс улы Нуриманов терлекчелек каралтыларын заманча үзгәртеп коруда һәм аны яңа җиһазлар белән тәэмин итүдә Пильна районында “беренче карлыгач” иде. Аның шушы адымын, нәтиҗәсен күреп, райондагы хезмәттәшләре, Шамил Әнәс улы үрнәгендә, җиң сызганып мал-туар каралтыларын, өлкә программасы кысаларында, төзүгә керештеләр һәм үз районнарын әлеге күрсәткечләр буенча да өлкәдә беренчеләр сафына чыгардылар.

Гомумән, сафаҗайлылар, петрякслылар, мочалилылар Пильна районы авыл хуҗалыгының тотрыклылыгында, аның заман таләпләре буенча үсүендә, яңа технологияләр кулланып, яңа адымнар белән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә төп рольләренең берсен башкаралар.

Бүген без “Покупай нижегородское” дигән чакыруны үзебезчәгә ярак-лаштырып, “Сафаҗайныкын сатып ал” дип әйтә алабыз. Чөнки биредә экологик чиста ашамлыклар җитештерәләр.

Хәмзә абый, башлаган эшегез хәерле һәм табышлы булсын. Яңа елда Сезгә яңа уңышлар телибез.

Шамил абый артыннан атлаучылар табылган кебек, Хәмзә абый адымын кабатлаучылар да булыр дип ышанабыз.

Ринат СӨННӘТОВ



Главная страница