Камил Иксанов

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Түбән Новгород өлкәсе Спас районында “Ел кешесе” бәйгесенә йомгак ясалды  

№ 1 | 11.01.2013

Спас районында “Ел кешесе” дигән конкурска йомгак ясалды. Район мәдәният йортын тутырып килгән тамашачылар алдында үз һөнәрләрендә иң-иң яхшы булган спасчыларга җирле хакимият һәм конкурсның жюри тарафыннан “Ел кешесе” дигән билгеләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Егермеләп дипломант арасында безнең милләттәшләребез дә бар. Мәсәлән, “Иң яхшы спортчы” исеменә Татар Моклокасы укучысы Илнар Зайцев лаек булды. “Иң ярдәмчел меценат” дип шул ук авылдан чыккан Камил әфәнде Иксанов табылды (фотода). Өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр шулай ук Татар Моклокасыннан – Наилә ханым Кинзябаева. Сәламәтлекне саклау сферасында иң яхшы табибә - Кәримә апа Салихҗанова. Ул озак еллар инде ак халатына кер тидерми Бозлау амбулаториясендә хезмәт итә.

Үз номинацияләрендә иң яхшы дип табылган милләттәш-якташларыбызның фотосурәтләре “Ел кешесе” дигән стендта ел дәвамында лаеклы урыннарын биләп торачак. Чын күңелдән без дә аларны шундый уңыш-дәрәҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз һәм игелекле хезмәтләрендә яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз.

Бөтен җиңүчеләр бергәләп истәлеккә фотога төшкәннән соң,нижгар татарлары үзешчән артистлары бик эчтәлекле концерт бирделәр. Ышанабыз, әле генә аяк баскан елда да безнекеләр “Ел кешесе” конкурсында җиңүчеләр арасында булыр, чөнки татарлар алынган эшләрен хәерле итеп башкара беләләр.

О.ХӨСӘИНОВ



Главная страница