Иң яхшы укучылар – 2012

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Сафаҗайда “Иң яхшы укучылар – 2012”  

№ 1 | 14.01.2013

Кышкы каникуллар вакытында Сафажай урта мәктәбендә авылның яшьләр хәрәкәте әгъзалары һәм җитәкчеләре – ике туган Илдар һәм Ринат Аляутдиновлар инициативасы белән оештырылган “Иң яхшы укучылар – 2012” дип аталган бәйге булып үтте. Аның төп максаты – уңган, булган, зирәк, тырыш һәм иҗади укучыларны билгеләү, халкыбызныңтатар телен, динен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү.

Беренче тапкыр уздырылган әлеге конкурста мәктәпнең 5-11 класс укучыларыннан торган сигез команда катнашты. Конкурс өч номинациядә оештырылган иде: мәктәп программасын үзләштерү, ислам дине кануннарын белү һәм иҗади номер. Беренче этапта һәр команда татар һәм рус әдәбиятлары, тарих һәм авыл тарихы буенча төзелгән сорауларга җаваплар кайтарырга тиеш иде (һәр командага үз уку программалары буенча биремнәр әзерләнгән). Икенче этапта укучылар дин, Коръән белән бәйле булган сорауларга җаваплар кайтардылар. Жюри әгъзалары: мәктәп директоры Рамил Мусин, авылның аксакалы Вафа Камалетдинов һәм Сафаҗай яшьләр хәрәкәте җитәкчесе, имам-хатиб Илдар Аляутдинов һәр җавапның төгәл, интонация белән, һәркемгә аңлашырлык итеп әйтелергә тиешлеген белдерде. Югыйсә, дөрес булган җавап өчен дә баллар киселде. Хәрәмнәр булмады.

Иҗади конкурсны 11 класс укучылары “Дога кылыйк” дигән җыр белән башладылар. Шулай ук “Әнием”, “Ак каен” җырлары да яңгырады сәхнәдән бу көнне.”Шалкан” , “Сыер сату” татарча әкиятләр сәхнәләштерелде. Гадәттәгечә,татар концертлар, татар кызы биюе дә оста итеп башкарылды.

Үз мәктәпләрендә иң-иң дип табылган укучыларны жюри әгъзалары бәйге дәвамында төрле яклап сынады, ә һәр команда, үз чиратында, булган белемнәрен, көчләрен җыеп биремнәрне тиешенчә үтәргә тырышты.

Биремнәр үтәлгәннән соң, жюри җиңүчеләрнең исемнәрен атады. Нәтиҗәдә, 40 балл җыеп беренче урынны 11"а” класс командасы яулады, алар кыйммәтле смартфоннар белән бүләкләнде. Икенче урынны яулаган 8 класс укучылары (аларда 37 балл) лазерлы принтерларга ия булды. Өченче урынны билгеләгәндә, укытучылар, әти-әниләр арасында бераз бәхәсләр дә чыкты. Тигез балл җыйган 5 һәм 10 класслар командаларына жюри өстәмә сораулар бирде. Беренчесенә ике команда да дөрес җавап кайтарды, ә менә икенчесендә 10 класс өстенрәк булды. Һәм өченче урын бүләкләре – цифрлы фотоаппаратлар аларга булды. Билгеле, бакыр урынга бер адымда булган 5 класс командасының кәефләре төште. Кайбер балаларның битеннән яшьләре дә тәгәрәде. Әлбәттә, балалары өчен кайгырырга килгән әти-әниләр дә бу вакытта күз яшен яшерә алмады.

“Бәйрәм бит, Яңа ел! Каникуллардан соң ук, өченче урынга тиң булган бүләкләр мәктәп директорының өстәлендә булыр”, - дип шул вакыт балаларның йөзенә нур өстәде Илдар Аляутдинов һәм бәйрәмне оештыруга, балаларны әзерләүгә көч куйган укытучыларга, финанс яктан ярдәм күрсәткән мәчетләр имамнарына зур рәхмәтләрен белдерде.

Бәйгенең хөрмәтле кунагы Вафа Камалетдинов шигырьләрен укыды. Рамил Мусин, үз чиратында, җиңүчеләрне котлады. “Уку – бүген сезнең төп эшегез. Киләчәктә мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзегез теләгән югары уку йортларына кереп, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булырга язсын“, - диде. Шулай ук зур рәхмәтләрен Илдар белән Ринат Аляутдиновларга белдерде. Киләчәктә шушы бәйгене үткәрү гадәткә керсен иде, дигән теләктә калды ул.

Конкурста катнашкан барлык укучылар да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеп, бик канәгать булып өйгә таралыштылар.

Р.ХАМЗИНА



Главная страница