Нәҗметдинов турнирлары

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Нәҗметдинов турнирлары  

№ 1 | 17.01.2013

Чыгышы белән Сечен районы Красный Остров авылыннан булган атаклы спортчы якташыбыз, шахмат һәм шашка буенча спорт мастеры, атказанган тренер Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның тууына үткән ел ахырында 100 ел булды. Шул уңайдан аның туган ягында төрле чаралар оештырылды. Иң зурысы – районара шахмат турнирлары Сеченда уздырылды.

Олылар арасында оештырылган турнирда хуҗалардан гайреКызыл Октябрь , Сергач районнары һәм күрше Чуаш республикасыннан Порецкое районы командалары катнашты. Красный Остров авылы администрациясе башлыгы М.Алимов, Сечен районы администрациясе башлыгының урынбасары В.Семёнчев, Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Х.Сөләйманов турнирда катнашучыларны җылы котлап, уңышлар теләделәр. Халит Мөхәммәтович кунаклар исеменнән оештыручыларга шушындый тарихи мирасны саклап килгәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде. Красный Остров авыл китапханәсе мөдире, Кави Нәҗми музееның директоры Кадрия Армиханова Рәшит Нәҗметдиновның биографиясе, тормыш юлы турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде.

Турнир, тулаем алганда, зур оешканлык һәм азарт белән узды. Нәтиҗәдә, җиңү яулаган Сечен районы шахматчылары кубок белән бүләкләнде, калганнарга дипломнар һәм грамоталар тапшырылды, ә Халит Мөхәммәтович оештырган “Җиңүгә омтылу өчен” призына кызылоктябрьлеләр ия булды, барлык командаларга да бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләрне Сечен районының өлкән спорт белгече А.Давыдов һәм М. Алимов тапшырдылар һәм матур уен күрсәткән өчен барысына да рәхмәт әйттеләр. Оештыручылар һәм уйнаучылар арасында җылы аралашу табын артында дәвам итте.“Шахматның спортмы, фәнме, сәнгатьме икәне әле дә булса ачыкланмаган, әмма интеллектуаль уен булуы һичшиксез. Бу уен белән яшьләрнең, балаларның кызыксынуы шатландыра. Ә бүгенге турнирны оештыручыларга зур рәхмәт”, - диде Сергач районы уенчысы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Владимир Коновалов.

Бу турнирны оештыруга Максут Алимов иң күп көч куйган һәм рәхмәт сүзләренең иң күбесе аның исеменә булды. Шулай ук район администрациясенә, спонсорлар В.Якубовка, А.Мөхәммәтҗановка, З.Гильмановка, “Газпром” җитәкчесе А.Данильцевка, спорткомплекс җитәкчесе А.Молявинга да зур рәхмәтләр белдерелде.

Олылардан эстафетаны балалар кабул итте һәм алар арасында турнир бер атнадан соң үткәрелде. Анда да дүрт команда – Сечен, Сергач, Кызыл Октябрь һәм Пильна районнарыннан яшь шахматчылар катнашты. Ярыш шулай ук шактый кызу барды. Бу юлы да беренчелекне хуҗалар яулады, икенчедә –Сергач, өченчедә Пильна районының Сафаҗай авылы командасы. Барысы да грамоталар белән бүләкләнде. Турнирда барлыгы 36 бала катнашты һәм һәрберсенә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Алар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде. Балалар турнирының спонсорлары булып югарыда әйтелгәннәрдән гайре, тагын район спорткомитеты һәм “Борьба” газетасы чыктылар.

Бу турнирларның күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерүдә, интеллектуаль ярышларны пропагандалауда уйнаган рольләре, һичшиксез, зур. Аларны, традициягә кертеп, һәр ел уздырсыннар иде дигән теләктә булып, хәерле юл телисе генә кала.

Наилә ЖИҺАНШИНА



Главная страница