Мусульмане программасы Нижгар татарларында кунакта булды

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

“Мусульмане” программасы Нижгар татарларында кунакта булды  

№ 2 | 18.01.2013

“Россия 1” телеканалында һәр җомга чыгып килгән “Мусульмане” программасы тележурналистлары узган атнада бездә, Нижгар татарларында кунакта булдылар.

Алар үзләренең иҗади сәфәрләрен Дзержинск шәһәреннән башладылар. Төп темалары – яңа мәчет төзелеше иде. Юл уңаеннан Володар районындагы Красная Горка эшчеләр посёлогында төзеләчәк мәчет белән дә кызыксындылар. Аннары өлкә Җәмигъ мәчете, аның каршында эшләп килгән “Маһинур” мәдрәсәсе, гомумән, өлкә Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында видеорепортаж төшерделәр. Түбән Новгородның башка мәчетләрендә булып, тарихи Кремльне да читләп узмадылар.

Аннары “Мусульмане” телепрограммасы журналистлары Куйсуы авылында кунак булдылар. Садыйк абзый йорты(Священный дом Садек-абзи Абдулжалилова) хуҗабикәсе Зөбәйдә апа белән әңгәмә кордылар. Шуннан соң алар Сафаҗай авылында, мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановтан башлап, сафаҗайлыларның әлегәчә дини тормышка карашларын, мөнәсәбәтләрен видеосүрәтләделәр. Кече Рбишчадагы иске мәчеттә, имам Әмир хәзрәт мәҗлесендә кунакта булдылар. Мәдәнә мәчете, анда урнашкан Нижгар татарларының региональ музее белән таныштылар. Шул ук көнне Чүмбәли авылындагы халык музеена да кереп чыктылар.Зур Рбишчаның Абдулхамит мәчетендә кино төшерделәр. Вакытсыз фани дөньядан китеп барган, әмма үз халкы өчен зур эшләр башкарып өлгергән мәрхүм Абдулхамитның әтисе Сәит абый белән очраштылар. Шуннан соң Абдулхамит исемендәге урта мәктәптә дин сабаклары ни дәрәҗәдә укытылуы турында сораштылар.

Язмабызның ахырында шуны да искәртеп үтәсебез килә: һәр җомга иртә белән безне сөендергән “Мусульмане” программасын безнең якташыбыз Динара Садретдинова (Петрякс) алып бара.



Главная страница