Туган як моңнары ансамбле турында

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Бездә дәрт, бездә җыр, бездә моң! (“Туган як моңнары” ансамбле турында)  

№ 6 | 15.02.2013

1992 елда өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге канаты астында “Туган як моңнары” ансамбле барлыкка килә. Ул милли моңнарыбызны саклап калу юнәлешен күздә тотып оештырыла. Ансамбльне Зөһрә ханым Абдюханова җитәкли.

Дөньясы түгәрәк, бар нәрсәсе җитеш булган бу ханымны фольклор ансамбль оештырырга, аны барлы-юклы кыска вакыт эчендә җәмәгатьчелеккә танытырга, җырлар иҗат итәргә кем, нәрсә мәҗбүр итә соң? Моңа туган теле, туган халкы, туган ягының югалып баручы моңнарын саклап калу теләге этәргеч һәм төп сәбәп була. Үзешчән татар халык җырларын башкаручы, татар композиторларының иҗатын саклап кала алучы мөлаем бу ханымның тырышлыгы белән яшь, тырыш, сәләтле, матур тавышлы, татар рухлы җырчылардан торган коллектив туплана.

Бердәнбер татар ансамблеТакмаклар тиз арада дан яулый, кыска вакыт эчендә ансамбль күп кенә шәһәрләрдә, Түбән Новгород өлкәсенең район үзәкләрендә һәм авылларында чыгыш ясап үзен таныта. Һәм шул рәвешле “Туган як моңнары” Сергач-Нижгар татар-мишәрләренең визит карточкасына әйләнә. Ул вакытка инде коллектив үз составын булдыра, репертуар туплый, сәхнә костюмнары тектерә, кирәкле аппаратура ала.

Еллар үтә, состав үзгәрә, җитәкче алмашына, ансамбльнең репертуары да алышына – элек нигездә халык җырлары, халык иҗаты белән шөгыльләнгән ансамбль күбрәк эстрада җырларына басым ясый башлый.

Һәм бүген без сезне нәкъ менә үзгәртелгән “Туган як моңнары” ансамбленың төп составында булган һәм аның тормышында зур роль уйнаган кешеләре белән якыннанрак таныштырып китәбез.

Дамир ФӘЙСХАНОВ 1973 елның 19 январендә Сергач районы Камка авылында дөньяга килә. Иҗат юлын 1989 елда Бор шәһәре мәдәни-агарту училищесында укыган чакта башлый. Нәкъ шул вакытта, “Туган як” милли-мәдәни үзәге җитәк-чесе Алимҗан Орлов тәкъдиме белән, үзәкнең якшәмбе мәктәбендә музыка дәресләре бирә башлый. 1992 елда, училищены тәмамлагач, Сергач районының Луговое авылына клуб мөдире булып урнаша һәм сигез ел хезмәт итә анда. Зөһрә Абдюханова еш кына аны “Туган як моңнары”ның концертларында катнашырга чакыра, ә 2000 елда ансамбльдә даими эшләргә тәкъдим итә. Дамир өлкә үзәгенә күченә, ә озакламый Алимҗан Мостафа улы ярдәме белән Тимерьюлчылар мәдәният сарае директорының урынбасары, аннары директоры булып эшли башлый, фатирлы була.

Шулай итеп, ансамбльгә репетицияләр уздыру өчен бик әйбәт урын да булдырыла. 2001 елда “Туган як” үзәге советы, Зөһрә ханымның сәламәтлеге начарлану сәбәпле, ансамбль белән җитәкчелек итүне тулаем Дамирга тапшыра.

Шул көннән башлап, коллектив заманча сәхнә тәҗрибәсе туплый башлый, концертлары күпсанлы тамашачылар җыя.

Профессиональ эшчәнлеге өлкәсендә Дамир төрле милли-мәдәни фестивальләр лауреаты, дипломанты исемнәренә лаек була, рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.

Аның җырлары белән “Киләм сиңа, авылым” һәм “Язмышым, сиңа рәхмәт” альбомнарын халык яратып өлгерде инде.

Алсу ЛАТЫПОВА шәһәр кызы, 1982 елның 12 декабрендә Горькийда туа. Беренче класстан башлап музыка белән шөгыльләнә. 5 класска кадәр “Садко” эстрада җыр төркеменең төп составында була. 1995 елда өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәгенә килә, ансамбльнең балалар төркемендә чыгыш ясый башлый. Һәм беренче елда ук “Звездный шанс” конкурсы лауреаты була. Мәктәпне тәмамлап, өлкә мәдәният колледжының хор бүлегенә укырга керә, соңрак Түбән Новгород дәүләт педагогия университетының музыкаль бүлеген тәмамлый. Белем алу вакытында да Алсу “Туган як моңнары” составында шөгыльләнүен ташламый.

Университетны тәмамлагач, Дамир Фәйсханов белән ансамбльнең балалар составын булдыру өстендә эшли башлыйлар. Үзе дә төрле район, региональ конкурсларда катнашуын дәвам итә. Сабантуйлар, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләре һәм бүтән конкурслар лауреаты һәм дипломанты ул.

Марат МУЛЛИН да чыгышы белән Горькийдан. Туган көне - 1986 елның 2 апреле. Кече яшьтән җыр-моңга гашыйк була. Үзлегеннән берничә төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнә. Балалар бакчасында, мәктәптә, ВУЗда укыганда аның катнашыннан башка бер генә музыкаль кичә дә узмый, бу юнәлештә күптөрле конкурсларда катнаша.

Мәктәптән соң башта автомеханика техникумын, аннары Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге университетын тәмамлый.

“Туган як моңнары”на ул 2000 елда килә һәм тиз арада ансамбльнең актив әгъзасына әйләнә. Бүгенге көндә музыкант-аранжировщик һәм ансамбльнең алдынгы солисты. Халыкара, шәһәр һәм өлкә конкурслары җиңүчесе, дипломанты һәм лауреаты ул.

Моннан дистә ел элек хәзер ансамбльнең төп составын тәшкил иткән профессиональ җырчылар – Алсу Латыпова, Марат Мулин һәм, әлбәттә, Дамир Фәйсханов ансамбльгә, аның репертуарына яңалык кертәр өчен, гомумән, фольклордан якка китеп, күбрәк эстрада җырлары башкара башлыйлар.

Бу вакытта берничә состав алмаштырып өлгергән ансамбльнең төп составын талантлы, матур тавышлы, сәхнәгә омтылган Рафаил Битряков, Венера Баязитова, Йолдыз Басырова, Равилә Абдюшева, Руслан Картошкин, Ольга Мураева, Румия Көтдүсова тәшкил итә, Венера Таҗерова җитәкчелегендә хореография төркеме дә уңышлы гына эшли башлый.

Тик ансамбль кичергән үзгәрешләрне күбесе кабул итә алмый, һәм 2004 елда,Туган як газета редакциясе үзәге советы тәкъдиме белән, ансамбль балалар төркеме оештыра. Аның беренче составында Сылу Хәсәнова, Венера Исаева, Әлфия Кинзябаева, Дина Жалялетдинова, Динар Жалялетдинов, Рөстәм Бибишкин, Ринат Талипов, Карина Әхмәтова була. Энҗе Сафина, Камилә Зубаирова, Лилия Салимҗанова, Динара Халилова – өлкән группаның концерт составы. Аларның һәркайсы беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге шәһәр, өлкә конкурслары һәм фестивальләре дипломантлары һәм лауреатлары. Марат Ярханов белән Руслан Закировны да тамашачы яратып өлгерде.

Узган елда Дамир белән Алсу теләге һәм аз гына сәләте булган җиде-сигез яшьлек балалардан торган төркем оештыралар. Анда Эльмира Ярханова, Лилия Гилфанова, Эльнара Хафизова һәм Сафия Насырьянова керә һәм кыска вакыт эчендә төрле чараларда катнашып (шул арада шәһәр Сабан туе, татар мәдәнияты фестивале һәм башкалар) үзләрен танытып өлгерә бу кызчыклар. Балалар белән күбрәк Алсу Латыпова шөгыльләнә.

“Туган як” милли-мәдәни үзәге советы һәм Зөһрә ханым тудырган ансамбль, шактый үзгәреп булса да, яшәвен дәвам итә. Бүгенге көндә репертуарларында 200дән артык татар, заманча, халык җырлары. Ансамбль чыгарган “Авылкаем”, “Күңелле җырларыбыз”, “Киләм сиңа, авылым”, “Язмышым, сиңа рәхмәт” альбомнарының соңгы икесендәге җырлар Дамир Фәйсханов музыкасына язылган.

Узган елларда гына “Туган як моңнары” төрле бәйгеләрдә катнашып, өлкәнең барлык татар авылларында, Казан, Мәскәү, Владимир, Ижау, Йошкар-Ола, Киров һәм башка шәһәрләрдә үзен танытты һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. Җыр, моң, дәрт бу ансамбль солистларында җитәрлек.

3 мартта Түбән Новгородның тимерьюлчылар мәдәният сараенда “Туган як моңнары” эстрада җыры ансамбле булуына ун ел тулу уңаеннан, бушлай концерт бирергә әзерләнә. Нәкъ шул көнне ансамбльнең йолдызлы сәгате. Бәйрәм концертына “Туган як моңнары”ның сәнгатен яратучылар, туганнары, дуслары җыелыр дип көтелә. Тамашачы аларның һәркайсын үз итеп каршылар, чыгышларын бирелеп карар, көчле алкышларга күмәр дип ышанасы килә. Чөнки “Туган як моңнары” ансамбле биргән концертларда һәрвакыт сәхнә белән зал арасында нык элемтә урнаша, тамашачы дөньясын онытып, җыр-моң диңгезенә чума.

Өлкә татарларының йөзек кашы булган бу ансамбльне, әлбәттә, сакларга кирәк. Күпләр җирле артистларыбыз белән горурлана. Нижгар татар-мишәрләренең фольклор ансамбле булып туган һәм дан казанган “Туган як моңнары” милли тамырларын да сакласын, яшь буынны татар рухлы, җырлы-моңлы итеп тәрбияләүгә өлешен тагын да активрак кертсен иде.Татарча музыка,жырлар онлайн карарга

“Туган як моңнары” Нижгар җирендә мәңге яңгырасын дигән теләктә калабыз һәм ансамбльнең яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.


Туган як моңнары.Дамир ФӘЙСХАНОВ

Р.ХАМЗИНА



Главная страница