Әйдә егет чык келәмгә

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Әйдә, егет, чык келәмгә  

№ 6 | 23.02.2013

Миңа, һөнәремә карата, өлкәбездә үткәрелгән барлык билбаулар белән көрәш турнирларында катнашырга туры килә диярлек. Сабантуйларыбызны ң йөзек кашы булган билбаулар белән көрәш үзенә яшен-картын, кызын-малаен гашыйк иттерә. Мин дә шул ятьмәгә эләктем. Ул болын чирәменнән спортзалларга, келәмнәргә күчкәч тә тамашачыларын югалтмады. Бары тик соңгы вакытта “көрәшергә кеше калмый” дигән борчулы сүзләр һаман да еш ишетелә башлады. Татар-мишәр көрәшебезгә башка милләт яшьләрен, хәтта хатын-кызларны да тартырга кирәк, дигән фикерләр дә калкып чыкты.

Бу хакта кайбер танышларым белән сөйләшкәндә: «Нигә көрәш секциясе “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексында (ФСК) түгел, анда булса малаемны берсүзсез йөртер идем. Грибанга ераграк”, - диләр. Шул сорауга җавапны без ФСКның директоры Николай Ерамасовтан алырга булдык.

- Моңа берничә сәбәп бар: беренчедән, көрәш келәме зур булганлыктан, аны “Лидер”ның спорт уеннары залында гына урнаштырырга мөмкин. Ләкин анда һәр көн я мини-футбол, я волейбол, я башка ярышлар үткәрелә. Һәрчак келәм түшәү күп вакытны ала. Икенчедән, Камка һәм Шөбиле егетләренә Сергач ФСКсына килгәнче, Грибанга барырга уңайлырак. Шуларны истә тотып, секцияне Грибан авылы клубында оештырырга булдык. Ә моңарчы башка авыллардан көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр булганы юк. ФСКда булмаса да, билбаулар белән көрәш секциясе Грибан клубында уңышлы эшләп килә. Камил Шаймәрдәнов җитәкчелегендә егетләр көрәш осталыкларын үстерәләр. Һәм, әйтергә кирәк, югары дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар яулап районыбызның абруен күтәрүчеләр дә бар инде. Без, үз чиратыбызда, Сергач районы көрәшчеләренә турнирларда катнашырга булышабыз, финанс яктан ярдәм итәбез. Инде көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр артып китсә, киләчәктә ФСКда да секция булдыру мөмкинлеге туар”, - диде Николай Александрович.

- Бүген Грибанның якты клуб бинасында Грибан, Камка, Шөбиле история села авылларыннан 32 көрәшче даими шөгыльләнә. Дәресләрне күбрәк ял көннәрендә, студентлар авылга кайткан вакытта үткәрергә тырышабыз. Студентлар да бик мавыгып көрәшә бит. Физик күнегүләрне ФСКның тренажерлар залында уздырабыз. Сергач районында билбаулар белән көрәшне үстерү ике милләт җанлы дусларымнан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Алар да булса – Камкадан Рафаил Абубәкиров һәм Шөбиледән Арсланбек Аляутдинов. Район көрәш командасының югары уңышларында аларның да өлеше бар. Берне ассызыклап үтәсе килә, көрәш белән шөгыльләнергә теләге булган кешегә Грибандагы секциянең һәрчак ишекләре ачык. Кочко-пожарлылар, печәлеләр, андылылар, мөтеравыллылар, рәхим итегез! Күрше Кызыл Октябрь районыннан булсалар да, без аларны шатланып каршы алырбыз. Белешмә өчен 89308162775 номерына шалтыратыгыз, - диде Сергач районының билбаулар белән көрәш буенча тренеры Камил Шаймәрдәнов.

Яшь буынны милли көрәшебезгә тарту максаты белән Спас районының Татар Моклокасы мәктәбендә секция эшли. Бозлаудан, Тукайдан, Ишавылдан килеп йөриләр, көрәш белән шөгыльләнәләр. Пильна районында Сафаҗай белән Петрякста көрәш секцияләре бар. Кызыл Октябрь районында күптән инде Зур Рбишчада(Большое Рыбушкино) татар-мишәр көрәше секциясе эшләп килә. Ләкин, 16 (Кадомавылны санамыйча) татар авылын үз эченә алган милли районга бер секция аз түгелме икән? Көрәш белән шөгыльләнүчеләр санын арттырыр өчен, безгә калса, иң мөһиме - көрәш секцияләренең һәм турнирларының санын арттыру сорала. Чөнки осталык бары тик турнирларда сынала, ә көрәш алымнары секцияләрдә шомара.

Р. СӨННӘТОВ



Главная страница