Хуҗалар кунакчыл булдылар

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Хуҗалар кунакчыл булдылар  


№ 1 | 23.01.2013

3 январьда Семочкида Нуршат Әббәсов истәлегенә мәрхүмнең авылдашлары, дуслары һәм туганнары традицион хоккей турниры оештырдылар.

Беренче уенда Петрякс хоккей командасы хуҗаларның яшьләрен отты, ә икенчесендә пожарлылар Семочкиның өлкән командасын җиңде. Шулай итеп хуҗалар кунакларга аеруча кунакчыл булып, күчмә Кубок өчен көрәшергә Петрякс белән Кочки-Пожарки хоккей командаларына юл куйдылар, мөмкинлек бирделәр. Әмма финалга кадәр хуҗалар өченче урынга лаек булыр өчен үзара уйнадылар һәм өлкәннәр командасы көчлерәк булып чыкты.

Финал матчка килгәндә, уен зур киеренкелек белән башланды. Берәү дә оттырырга теләмәде. Ерак юлны якын итеп килгән Петряксның яшь уенчылардан гына торган хоккей командасы шактый өлкән көндәшләренә уенның башында бер дә бирешергә уйламады. Әмма тәҗрибәле хоккейчылар акрын гына уенның җебен үз кулларына алдылар. Пожарлылар бер-бер артлы гол кертә башлагач, турнирның җиңүчесе нәкъ алар булачагы кемдә дә шик-шөбһә тудырмады инде. Һәм шулай булып чыкты да.

Үз командаларын хуплап килгән Петрякс авылы башлыгы да, СПК җитәкчесе дә яшь авылдашларының икенче урынга лаек булуларын югары бәяләделәр.

Әле ачык һавада хоккей турнирлары Петрякс белән Сафаҗайда үтәр дип көтелә. Ә без, үз чиратыбызда, беренчеләрдән булып авылларыбызда урам хоккеена яңа җан өргән семочкилыларга рәхмәтләребезне белдерәбез, җиңүчеләрне тәбриклибез һәм Сергачта барган “Төнге лига"да чыгыш ясаучы хоккейчыларыбызга уңышлар теләп калабыз.Туган як газета редакциясе

Нижгар татар авылары,районнар


О.ХӨСӘИНОВ



Главная страница