Нижгар делегатлары Ш.Нуриманов, Р. Әхмәдуллина, Р.Салихҗанов, Г. Закиров күренекле якташларыбыз, артистлар М. Башаров, Н. Фатехова белән БТКның 5 корылтаенда.

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Корылтайдан көч-дәрт алып кайттык  

№ 51 | 25.12.2012

6-9 декабрьдә Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының 5 корылтае булып үтте. Анда безнең өлкәдән дә делегация катнашты. Кайбер делегатларның корылтай турында фикерләре белән сезне дә таныштырып үтәбез, хөрмәтле укучылар.

Рамил САЛИХҖАНОВ, Спас районы администрация башлыгының ярдәмчесе:

- Корылтай бик зур оешканлыгы белән исне китәрде, аннары Татарстан республикасы хөкүмәте ягыннан игътибар бик зур иде – Президент Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, бүтән хөкүмәт вәкилләре утырышларда катнаштылар, чыгышлар ясадылар. Федераль хөкүмәт тарафыннан, кызганычка каршы, шундый зур вакыйгага әһәмият бирелмәде. Ә татарларны берләштерү юлында БТКның максатчан эшләве бу корылтайда тагы да ачык күренде, алда да татарлар яшәгән барлык регионнарга төрле ярдәм күрсәтү – дәреслекләр белән тәэмин итү, татар артистларының концертларын оештыру, сабантуйлар уздыруда булышу, аларның мәдәни программаларын баету һ.б. – күздә тотыла. Без дә бу корылтайдан милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, тагы да тырыша төшеп эшләр өчен көч-дәрт алып, рухланып кайттык. Бүтән регионнар вәкилләре белән аралаштык, авылларыбызның үсеш юллары турында фикер алыштык. Удмуртия, Пенза һ.б. регионнар делегатлары белән тәҗрибә уртаклашу өчен без аларга, алар безгә килү турында килештек. Чит илләрдә яшәүче милләт-тәшләребезнең телебезне саклап үстерүләре, саф татар телендә сөйләшүләре сокландырды. Бу өлкәдә безгә алардан үрнәк аласы гына кала.

Гаяз ЗАКИРОВ, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе:

- Тулаем алганда, корылтайдан зур канәгатьлек хисе алып кайттык – күп эшләр эшләнгән, Татарстанда тырышлык, милләт матурлыгы, милли йөз, милли моң-көй бар. Шул юнәлештә барсалар, ул безгә дә горурлык. Президент Рөстәм Миңнехановның халык белән аралашуы, гади халыкка якын булуы сокландырды.
Кыскасы, без аннан рухланып кайттык, зур эшләр башкарасы, ничек әйтмешли, таулар әйләндерәсе килә һәм моның өчен корылтай безгә зур стимул бирде. Иң мөһиме – үзебезгә бердәм булып, һәр эштә дә уртак фикер тотып эш итәргә һәм билге өчен түгел, нәтиҗәгә эшләргә кирәк.

Шәмил НУРИМАНОВ, Сафаҗайның Киров исемендәге хуҗалыгы җитәкчесе:

- Дөресен әйткәндә, бик үк канәгать булып кайтмадым мин бу корылтайдан. Оештыру якларына килгәндә, барысы да бик әйбәт иде, әмма бүтән проблемаларга кагылсак – милләт, тел, дин һәм башкалар, сүздән узу юк. Телне саклыйк дибез, ә ничек? Моның өчен, иң беренче, авылны сакларга кирәк, чөнки шәһәрдә тел юк, ә авылны ничек сакларга? Әлегә бу сорауга җавап та, конкрет тәкъдимнәр дә юк. Ә яшьләр авылдан китә бара. Мин СПК рәисе булып 18 ел эшлим, шул дәвердә биш яшь кеше эшкә алынды, ә пенсиягә һәр ел 6-7 кеше озатабыз.
Нижгар татар авылары портал , елга бер тапкыр Татарстан делегациясе катнашы белән сабантуй уздырып кына милләтне саклап кала алмыйбыз.Нижгар татар авылары,районнар
Тулаем алганда, корылтайның уңай мизгелләре дә күп булды – үзара аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу – болар бар да мөһим.
Менә шундый фикерләр делегатларда. Ничек кенә булмасын – корылтай узды, эшләнәсе эшләр билгеләнде, бердәм булып эш итсәк, барысын да булдырырбыз, иншалла. Тиздән корылтайның резолюциясен бастырырбыз, аны укыгач, фикер алышуны дәвам итәрбез, дип ышанып калабыз, хөрмәтле укучылар.Туган як газета редакциясе
Белешмә өчен. Бөтендөнья татар конгрессы 1992 елның июнендә татарларның беренче Бөтендөнья форумында Казанда оештырылган. БТКның максаты – Россиядәге һәм чит илләрдәге милли-мәдәни оешмаларның эшен координацияләү. Бүген БТК 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә, шуның 123е – чит илләрдәгеләр. Бишенче корылтайда 40 илдән меңнән артык делегат һәм кунак катнашты. Конгрессның президиумына 28, башкарма комитетның бюросына 13 әгъза сайланды. Башкарма комитет әгъзалары артып, 77 булды (әлегә тикле алар 43 иде). Яңа составка безнең өлкәдән милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Рәзилә Әхмәдуллина керде.

Наилә ЖИҺАНШИНА



Главная страница