Юбилейлы чемпионат Шөбиле авылында

В начало.Статьи газеты "Туган Як"

Содержание разделов

Юбилейлы чемпионат Шөбиле авылында  

№ 2 | 26.01.2013

5 январьда Шөбиледә билбаулар белән көрәш буенча яшүсмерләр арасындаСергач районының бишенче чемпионаты булып үтте.

Грибаново , Камка, Шөбиле авылларыннан егермеләп көрәшче көч сынады.Көрәш 45, 55, 60 һәм 70 килограммнан артык (абсолют) авырлык категорияләрендә барды.

Спортчыларның һәркайсы югары бәягә хаклы булса да, пьедесталда урыннар түбәндәгечә бүленде. 45 килограмм авырлыкта Грибаннан Айдар Хафизов беренче булды, 55 килограмм авырлык категориясендә Грибаннан ук Камил Гафуров җиңде, 60 килограмм авырлыкта Шөбиле егете Ринат Әхмәтҗанов уңышка иреште, ә чемпион исемен, абсолют авырлыкта җиңеп, грибанлы Руслан Хафизов яулады.

Грибанлыларның уңышлары аеруча сөендерә. Җирле мәктәп ябылгач, алар урам буйлап тәмәке кабызып, сыра эчеп йөрмәде, ә тренерлары Камил Шәймәрдәнов белән салкын, ягылмаган клубта көрәш алымнарын өйрәнә башлады. Хәзер алар капиталь ремонтланган бинада, яңа келәмдә осталыкларын шомарталар. Ә моның нәтиҗәсе - турнирның күчмә кубогын алар авылларына алып кайттылар.

Җиңүчеләрне өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Салихҗанов, Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе рәисе Рушан Идрисов, Шөбиле мәктәбе директоры Арсланбек Аляутдинов, Шөбиле, Камка авыллары администрацияләре башлыклары һәм турнирның спонсоры - ОРТ хуҗалыгы генераль директоры Фаил Арифуллин дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

“Сергач районында көрәш буенча турнирларны 5 ел дәвамында үткәрәбез. Икенче ел ул көрәш остасы Җәләл Мусин истәлегенә багышлана”, - диде Шөбиле мәктәбе директоры Арсланбек Аляутдинов.

“Районнардагы традицион турнирларның әһәмияте бик зур. Алар көрәшчеләребезнең осталыгын үстерә, рухын ныгыта, югарырак дәрәҗәдәге турнирларга әзерләнергә ярдәм итә. Фаил Арифуллин һәм Мансур Садеков кебек татар җанлы, көрәш йөрәкле якташларыбыз ярдәменнән башка оештырырга кыен булыр иде мондый ярышларны. Өлкә федерациясе һәм барлык көрәш сөючеләр исеменнән рәхмәт әйтәсе килә аларга”, - ди көрәш федерациясе президенты Рамил Салихҗанов.


х/ф-Юбилейный чемпионат по татарской борьбе куряш в селе Шубино

Р.ТИМЕРШИН



Главная страница