Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Четверг, 25.04.2024, 09:10
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Декабрь » 15 » Авылларда-Декабрь
00:53
Авылларда-Декабрь


   Печәдән булган, Сергач ра-йон үзәк кастаханәсенең баш табибы Ринат Айсин Сергач районының мәшгульлек үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләгәне өчен Сергач районы Земство җыены исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 Шөбиле юлларын кыш айларында кардан җирле "ОРТ” хуҗалыгы техникасы арчыр.

  Карга авылына газ кертү эшләре актив бара. Бу авыл кергән Яндавишча администрациясе башлыгы Рафаил Ильясов белдерүенчә, киләсе елның апрель-май айларында йортлар газлы булыр.

 Бозлау авылы мәктәбе укучылары Лиана һәм Эльвира Ганеевалар Спас районы мәдәният бүлеге белгече Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендә туган авыллары һәм милли кухня турында видеоролик әзерләп, дини мөнәсәбәтләргә багышланган балалар иҗаты өлкә конкурсында җиңгәннәр.

 Зур Рбишчага күптән түгел солдат кайтты. Кече сержант Халим Хайдәров хәрби бурычын Рязаньда парашют-десант дивизиясендә үтәгән. Намуслы хезмәте өчен ул командование тарафыннан күп санлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

 Ишавыл, Бозлау, Тукай юлларын кардан җирле фермерлар Зиннәтулла Мөхетдинов һәм Әнәс Азымов кыш буе үз тракторларында арчырлар.

 Яңа Мочалида күп балалы Аймалетдиновлар гаиләсе өчен төзелгән йортка бу атнада газ керткәннәр.

 Бозлау каберлекләрен киләсе елга яңа коймалар белән урап алыр өчен мәчет исәбеннән 100гә якын тимер багана сатып алынган.

 Ыргу егете, Кнәген инженер-экономика институты студенты Надир Исхаков тай боксы буенча Бөтенроссия ярышларында өлкә командасы составында икенче урынны яулаган, ә үз үлчәмендә беренчелекне алган. Әле ул Дагстанда үтәчәк Россия кубогы ярышларында катнашыр.

 Татар Моклокасы клубы тирәсендә урнашкан спорт мәйданчыгында 30х30 кв. метр-лык  каток ясаганнар. Аның инициаторы — авылның спорт яратучысы Ринат Кукаев. Материалларны авыл администрациясе биргән, эшләрне күршедә яшәүче ир-атлар башкарган. Кем белә, бәлкем киләчәктә бу авылда хоккей командасы да барлыкка килер…

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1041 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь