Нижегородские татары.Биографический словарь Вторник, 23.05.2017, 21:45
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход

Главная » 2011 » Июль » 18 » Авылларда Каз өмәләре гөрли
Татарские мультфильмы смотреть онлайн
00:51
Авылларда Каз өмәләре гөрли

Ниһаять, көз үзенең холкын күрсәтә башлады. Салкынайтып, җирне бераз туңдыруга, авыл халкының мәшәкате арта.  Бүген татар авылларында иң матур, иң борынгы йолаларның берсе – каз өмәләре гөрли. Безнең үзебезгә генә хас тагын бер бәйрәмебез бар шул. Җир йөзендә башка бер генә халык та каз суюны шундый югарылыкка күтәрми. Элек тә авылларда йорт саен оя-оя каз үстергәннәр, җир туңдыргач, аны күрше-күлән, туган-тумача белән җыелышып суйганнар.  Авыл халкы әле дә каз үстерә. Дөрес, хәзер күп очракта бәбкәләрне инкубатордан гына сатып алалар. Ә көзен бәйрәм иттереп  «Каз өмәсе» уздыралар. Аннары казларны кемдер суыткычка төяп куя, кемдер тозлый, кайберләре сата, күчтәнәчкә бирә.

 Шул көннәрдә Шөбиле авылында  Гафурова Нуржиһан Каюм кызының йортында узган «Каз өмәсе»ндә булырга туры килде. Иртә белән туганнар, күршеләр, якыннар казлар суя торган йортка җыела. «Кыйгак, кыйгак!» – дип кычкырган  казларының шомлы авазлары аларны каршылый. Кунакларны хуҗабикә аш-су белән сыйлап алганнан соң, хатем-догалар укып эшкә керешәләр. Ирләр казларны суя башлый, аннары хатын-кызга мамыгын йолкар өчен мунчага итеп бирәләр. Анда эш гөрли, хатын-кыз җырлап-җырлап казларны йолкалар, ә  йолкылган казларны кире ирләргә утта тотып өтәр өчен кайтаралар. Чистартылган казларны матур иттереп бер урынга тезеп куялар. Эшләр беткәч, хезмәт күрсәтеп йөрүчеләрне каз итеннән әзерләнгән ризыклар белән сыйлыйлар. Көннең икенче яртысында тагын да өстәлләр корып кунаклар чакырыла.

Җыелган каз мамыгыннан түшәкләр, мендәрләр ясыйлар. Аларны бүләк итеп туган-тумачага өләшәләр.

 Нуржиһан апа һәр ел казлар асрый икән. Олы яшьтә булуына карамастан (аңа 69 яшь), быел да авырсынмыйча 25 баш каз үстергән.

– Карга алмаслык булганнан соң, каз үстерүнең бернинди мәшәкате юк, – ди хуҗабикә шаярып кына.  Әлбәттә, яхшы нәтиҗә булсын өчен бераз тир түгәргә туры килә инде. Җәен яшел үләндә торалар, су коенырга урыннары бар, симертер өчен вакытында ашатырга  кирәк шул. Көз җиткәч, күңелле итеп «Каз өмәсе» оештыру, эшеңнең нәтиҗәсен күреп куану үзе зур бәхет, – дип  елмаеп куйды Нуржиһан апа кулына симез казны алып.

Казларны, күчтәнәч итеп балаларына, туганнарына, күрешләренә бүләк итә.

Нуржиһан апаның балалары Мәскәүдә үз тормышлары белән яшиләр (Халидә, Наилә, Шамил). (Кызганычка каршы, Наил исемле баласы һәм ике оныгы фаҗигале рәвештә юл һәлакатендә вафат булалар). Дүрт оныгы һәм ике оныгының баласы бар. Барысына да өлеш чыгара Нуржиһан апа. Менә «Каз өмәсе»нә махсус итеп  кызы Наилә ире Илдус белән Мәскәүдән кайтканнар.

– Каз асрау, көзен аны суеп, туган-тумача, күршеләр белән бергәләп өмә үткәрү, ит бәлешләре, майлы шулпалар пешереп якыннарны сыйлау гадәте безнең халыкта беркайчан да бетә күрмәсен иде, – ди хуҗабикә.

 

Нуржиһан апа бер-ике рецепт та тәкъдим итте:

 Алма тутырылган каз

Казның эченә һәм тышына тоз, борыч, сарымсак ышкырга. Тиресенә кечкенә тишекләр ясап, сарымсак кисәкләре кыстырырга. Эченә туралган антон алмасы тутырырга да, җеп белән тегеп куярга. Кошны аркасы белән табага куярга һәм табага ярты стакан су салып, салкын духовкага (каз әкренләп җылынырга тиеш) тыгарга. Кыздырганда каз өстенә бүленеп чыккан маен һәм согын әзерләнәчәк ризыкка даими сипкәләп торырга кирәк. Каз 2,5 сәгатьтән әзер була.

 

Фаршланган муен тиресе

Казның муен тиресенә тоз, борыч һәм сарымсак сыларга. Эченә эчлекне тутырырга да ике башын ак җеп белән бәйләп куярга. 1 һәм 2 нче эчлек салынган тирене кайнар су белән пешекләп алырга һәм майда кыздырырга. 3 нче эчлеклесен салмак утта 30 минут пешерергә һәм кайнар килеш, керән, ипи белән ашарга.

1 нче эчлек: 3 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы ваклап туралган каз мае, тоз, борыч.

2 нче эчлек: 4 аш кашыгы сыер итеннән фарш, 1 йомырка, 1 аш кашыгы ваклап тураган суган, 1 аш кашыгы төелгән сохари, тоз, борыч.

3 нче эчлек: 2 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 3 аш кашыгы ваклап тураган терлек мае, 2 аш кашыгы ваклап тураган суган, 1 йомырка, тоз, борыч.

Наил ХӘСӘНОВ.
 Фотоларда: Нурҗиһан апа эш нәтиҗәсенә куана; (сулдан уңга) Каюмова Флюра, Курамшина Зөлфия, Гафурова Зөһрә, Зарипова Галия, Каюмова Зифа, Люкманова Наилә; Гафуров Таһир, Каюмов Азат, Люкманов Илдус.

 

Категория: Обновления,статьи | Просмотров: 562 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Каюмов Азат, Зарипова Галия, Люкманов Илдус, Курамшина Зөлфия, Гафурова Зөһрә, Каюмова Флюра, Люкманова Наилә Гафуров Таһир, Шөбиле, Каюмова Зифа | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь