Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 12:59
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2014 » Июнь » 1 » Авылларда-май 2014
00:16
Авылларда-май 2014

Шөбиледә “Өлкә инфрас-труктурасын үстерү” дигән максатчан программа кысаларында  иң күп ватылган 100 метр юл участогына быел яңа асфальт салырга ниятләнәләр.
 
Татар Моклокасы мәктәбенең балалар оешмасы 19 майда Спас мәдәният йортында үткән район балалар оешмалары слетында катнашкан.“Чишмә”леләр (оешманың исеме шулай) район үзәгенең балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни-ләргә мавыктыргыч программа бүләк иткән.
 
   Тукай авылында уңышлы гына эшләп килгән фермер Камил Арифуллин “Ел эшмәкәре – 2013” өлкә конкурсында катнашып бүләккә лаек булган. Барлык җиңүчеләрне Түбән Новгород өлкәсенең Законнар чыгару җыены исеменнән экономика, промышленность һәм эшмәкәр-лекне үстерү комитеты рәисе Михаил Гапонов бүләкләгән.
 
   Шөбиледә авылдашлары Зифа Ивашкина узган елларда зират тирәсен коймаларга, юлларны төзекләндерергә булышкан. Ул ялгыз аналарга һәм авыр тормыш хәлендә булган авылдашларына да даими ярдәм итеп тора икән. Авыл башлыгы Бари Абдуллин шөбилелеләр исеменнән аңа зур рәхмәтен белдерә.
 
   Кочко-Пожарның Октябрьская урамына (1,300 м.) өлкә юллар фонды бүлеп бирәчәк акчага (601 мең сум) вак таш ташыта башладылар.
 
    Карга авылының “Яфәс” фермерчылык хуҗалыгы 40 баш  ит токымлы мөгезле эре Герефорд туарлары сатып алган. Англиядә барлыкка килгән бу туарлар салкын һава торышына бик чыдамлы, кышларын алар ачык карда да яши ала икән.
 
    Яндавишча администрациясе хәбәр итүенчә, Каргага табигый газ керер өчен соңгы әзерләнүләр бара. Шул көннәрдә газүткәргеч торбаларны зур басымлы һава белән тикшергәннәр.
 

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1026 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Авылларда | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь