Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 04:05
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 28 » Авылларда-октябрь
13:52
Авылларда-октябрь



  Кочко-Пожар
мәктәбенең 5 класс укучысы Эмилия Нәвретдинова Сергачта узган      «Королева осени» конкурсында 13 көндәше арасыннан беренче булган.

  Татар Моклокасында кышка әзерләнеп суэтем башняларын җылыталар.

     Сафаҗай балалар бакчасына Пильнада эшләүче "Мелиоратор” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наталья Королева кер юу машинасы бүләк иткән.

   Иске Мочалида урнашкан "Заречное” КФХсы җитәкчесе Зөфәр Зайров Тенекаево авыл советы территориясендә "Өлкәннәр көне”н үткәрергә ярдәм күрсәткән.

    Мәдәнә мәдәният йортында өлкәннәр айлыгы кысаларында чара үткәргәннәр. Иллегә якын хөрмәтле авыл картларын Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов җылы тәбрикләгән.

   Уразавыл мәчетендә Корбан бәйрәменә багышланган кичә узган. Аны Мәскәүдә яшәү-че уразавыллылар һәм район яшьләр палатасы оештырган. Чәй табыны артында әти-әниләр, балалар имамнар белән дин темасына аралашканнар, ә аннары конкурсларда катнашканнар. Иң активларны "Алмаз-Холдинг” ювелир компаниясе вәкилләре бүләкләгән.

    Грибан мәдәният йортында үткән шимбә көнне "Көзге бал” үткәргәннәр. Аны авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары оештырган. Иң актив катнашучылардан Гөлназ Җамалова, Алсу Хафизова, Лилия һәм Индира Алеевалар булган. Бал тәмамлангач яшьләр дискотекада биеп күңел ачкан.

    Мөтеравыл администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов хәбәр итүенчә, Юсипов урамына 150 метр яңа суүткәргеч линиясе салганнар һәм шул кадәр иске линияне яңартканнар.    

                                                                                                И. САДЕКОВ әзерләде.
Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1071 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь