Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Среда, 24.04.2024, 09:15
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Сентябрь » 15 » Авылларда-сентябрь 2013
18:54
Авылларда-сентябрь 2013




Яндавишча авылы башында күптән түгел стела төзелеше тәмамланган. Проектны авыл администрациясе баш-лыгы Рафаил Ильясов үзе төзегән, ул авылның тарихи мәчете формасы нигезендә эшләнгән. Авылның исеме татар, гарәп, инглиз телләрендә язылган. Стела тирәсенә брусчатка түшәлгән һәм декоратив койма белән урап алынган. Финанс ярдәмне хәлле авылдашлар һәм мәскәүлеләр күрсәткән.

 Мөтеравылда үткән елны урта каберлекләрнең коймасын алмаштырганнар иде. Бу эшләргә мәчет, авыл администрациясе һәм шәһәрдән спонсор акча биргән булган. Ә күп-тән түгел ул койманы сырлый башлаганнар. Бу эшкә Каюм абый Ислановның кызлары 140 кг буяу биргәннәр.

  Шөбиледә Ленин һәм Торговая урамнары тирәсендә урнашкан табигый күл сулары һәр ел ташып, халыкның абзарларын су баса булган. Күптән түгел бу проблема чишелде: суларны ачык җиргә агызыр өчен күл тирәсенә торбалар куелган.

 Печәгә һәм Красный  Остров авылларына эшлекле визит белән өлкә мөселманнары диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров килепкитте. Красный Островта ул Сәяр хәзрәт Халиуллинга 85 яшь тулу уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды, ә Печәдә Гаяз хәзрәт җирле имам-хатиб Нуриман Айзатуллин белән очрашты.

  Мөтеравылда киләсе атналарда Юсипов урамында якынча 300 метр суүткәргечне алмаштырырга җыеналар. Авыл тулысынча сыйфатлы су белән тәэмин ителер, дип хәбәр итте безгә авыл администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов.

                                                                                                                 И. САДЕКОВ

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 930 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Красный Остров, Яндавича, Шөбиле, Пица, Мөтеравыл | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь