Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 18:55
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Сентябрь » 6 » Балаларга шатлык бүләк иттеләр
18:44
Балаларга шатлык бүләк иттеләр



Менә икенче ел инде Мәскәүдә яшәүче бер төркем яшь милләттәшләребез —  студентлар, эшмәкәрләр, гади эшчеләр һәм башкалар, 1 сентябрь – Белем көне алдыннан "Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия төркеменә кушылып, уку кирәк-яраклары бүләк итеп, төрле авыл мәктәп укучыларын   сөендерәләр. Әлеге акциянең инициаторы – мәскәүле, тамырлары белән Мәдәнә авылыннан булган Наил Шакиров.

  Узган елда әлеге төркем бүләкләр белән Мәдәнә укучыларын куандырса, быел шундый сөенеч Грибан балаларына булды. 1 сентябрь көнне билгеләнгән вакытка  барлык укучыларны авыл мәдәният йортына чакырып, Сергачтан Равил Хамзин 23 балага спонсорлар бүләкләрен тапшырды һәм тырышып  укыруларын, тәрбияле, заманга лаек кешеләр булып үсүләрен теләде.

  Шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен барлык укучылар, әтиәниләр әлеге хәйрия эшендә катнашучыларга, аеруча Наил Шакировка олы рәхмәтләрен белдерәләр. Аларның кылган гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде, диләр грибанлылар.  

   Ә без бу матур гамәл дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.

                                                                                                                Румия ХАМЗИНА.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 821 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь