Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Четверг, 28.03.2024, 13:21
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2014 » Январь » 9 » Батыр буын вәкиле ул
00:01
Батыр буын вәкиле ул



Озын гомер — язмыш бүләге. Шуның өстенә өлкән яшьтәге кеше сәламәтлегеннән дә зарланмаса — аннан да зуррак бәхет юк. Бу атнаның 23 июлендә Красный Островта яшәүче шундыйларның берсе булган Таһирә Юсуп кызы ХАЛИЛУЛЛИНА (Сөләйманова)  тугызынчы дистәсен йомгаклап, унынчысын алмаштырып бала-оныклары кадер-хөрмәтендә 91 нче яшенә салмак кына атлый башлады (фотоларда). Гомер дигәне, ул агымсуга эләккән бер шырпы сыман, кешене балачактан яшьлеккә, яшьлектән олы тормышка чыгарып ташлый һәм шунда боргаланып-боргаланып нужа тарта-тарта олуг юбилейларың ишек шакыганын сизми дә каласың икән. Шулай ди Таһирә апа.

90 еллык гомер юлына күз ташлавын үтенгәч, башта ни сөйләргә белмичә аптырап калган кебек булды әбекәй. Шулай да күзлексез генә гаилә архивындагы фотоларны караштыра-караштыра бераз хәтерен яңартып тын гына сөйли башлады ул:

   - И, балакаем, күргәнебезне күрдек инде. Күңел һаман да унсигездә дип әйтсәләр дә, зиһен белән аңлыйсың бит инде күп калмаганны. Шуңа үлемтегемә инәсенә кадәр барысын да әзерләп куйдым, кичәләремә суелачак ашларыма кадәр акчалары биргән.

   Бигрәк яшьләтә күп авырлык күргәнгә Ходай мине шулай озын гомер белән бүләкләгәндер инде. Янәсе, якты дөньяның рәхәтен, бала-оныкларыңның хөрмәтен күреп кал дигәндер. Ә бит бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, минем бит яшем яшәгән, чиратым гына җитмәген. Әнә, минем үз әнием 27 яшендә дөнья куя. Ул чакта миңа барлыгы дүрт яшь булган. Шуннан алып үги әни тәрбиясендә үстем. Ә 13 яшендә кыз туганым белән Орехово-Зуевога киттек, анда бер елдан соң текстиль фабрикасына эшкә урнаштым. Шулай 5 ел эчендә салмак кына олы тормышка аяк баса башлагач, сугыш тотынды, фабрика ябылды. Безне, тернәкләнә башлаган яшь буй кызларны, Серпуховка окоплар казырга алып киттеләр. Андагы хезмәтне, ачлы-туклы эшләп хәлдән тайганны сүз белән әйтеп бирергә мөмкин түгел. Көне-төне баш күтәрми эшли идек. Инде немец Мәскәүдән кире чигенә башлагач кына, безгә дә туган якларга кайтырга рөхсәт ителде һәм 1942 елдан алып бүгенгесе көнгә кадәр минем Краснайны ташлаганым булмады. 20 яшем тулгач, 1943 елда сугыштан яраланып кайткан Харис исемле авылдашыма тормышка чыктым. Ул чакта мин колхозның ындыр табагында ашлык суга идем, ә сугыш михнәтен күреп кайткан авылдашым, булачак тормыш иптәшем бригадир иде.

   Дөрес, балакаем, заманасына күрә мәхәббәте дә булгандыр инде. Ичмасам, 49 ел сөймәгән кеше белән яшәү мөмкинме соң? Безнең ике арада булган изге хисләр-не, саф мәхәббәтне исбатлап бер-бер артлы 11(!) балабыз туды. Кызганычка каршы, мәхәббәт җимешләребезнең өчесен кече яшьтән үк саклый алмадык. Ул чакта төрле чирләр бик күп йөрде, ә медицина ярдәме юк иде. Ни сөйләргә, мин 11 нарасыемның бары тик берсен генә Петрякс балалар тудыру йортында таптым, калганнары барысы да өйдә Катимә апа булышлыгы белән исән-сау тудылар.

   Катимә апа ул чакта безнең авылда өшкерүче иде. Берәр төшең авырта башласа, аңа чаба идек. Төрле үләннәрдән ясалган төнәтмәләре белән төрле чирләрне дәвалады, ә кайберләрен өшкереп кенә юкка чыгара иде. Ул үзе дә, көн-төн димәде, аның ярдәмен көтеп ятучылар янына ашыкты.

   Исем кычкырту, әйе, ул чакта да бар иде. Минем балаларыма Ярулла, Осман абзыйлар бөтен дини йолаларны туры китереп исем бирделәр. Авылларда мәчет манараларын юк итсәләр дә, биналарын башка максатка куллансалар да, безнең татар авыллары халкы, шул исәптә безнең Красный Остров та хак диннән бер дә аерылмады, тайпылмады. Җомга көннәрендә катем укытмаган йорт юк иде. Гомер-гомердән ураза да тоттылар, корбан да чалдылар. Бүгенгесен инде сөйлисе дә юк.

   Узган гомерегездән ризамы дисез? Әйе, һәр туган яңа көнне шатланып кабул итәм, үткәненә шөкерана кылам, бала-оныкларым хакында катем-догада торам. Бүген, Аллага шөкер, 20 оныгым һәм 16 оныкчыгым бар. Җәйләрен тулысынча кызым Рау-за, аның гаиләсе кадер-хөрмәтендә яшим. Кышларын улым Рәшит, аның гаиләсе ярдәмен һәр көн тоеп торам. Ходай биргән язмышка үпкәләргә хакым юк кебек. Тик 40 яшьләрен тутырып улларым Мансур, Риза һәм Маратның бу фани дөньядан киткән-нәре өчен генә йөрәгем өзгәләнә.

    Бер карасаң, 90 ел эчендә бик күп авырлыклар күрелгән. Сугыш безнең балачакны гына түгел, яшьлекне урлады. Аннары муеннан нужага батып гаилә йөген тарттык, авыл хуҗалыгын торгыздык. Шулай тормышлар җайланып барганда бер-бер арт-лы күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәтләр дә кичердем. Язмыш мине шактый сынады, әмма мин сабыр итә алдым, Ходайдан гомер түгел, түземлек сорадым. Ә Ул миңа икесен дә бирде, күрәсең.

   Менә шулай, улым, әйттем бит инде, замана ул туктап тормый, агымсу кебек ага да ага. Кеше гомере дә шулай, ә олыгая барган саен ул гел чаба да чаба. Еллары ай кебек кенә, ә көннәре сәгать кебек йөгерә. Шуңа күрә җирдә үз эзегезне калдырыгыз, үз ыруг-тамырыгызны дәвам иттерүче игелекле балалар тәрбияләргә тырышыгыз. Берсе булмаса да, икенчесе хәлләреңне белешерлек, өченчесе йөгереп җитәрлек булсын. Шуның белән ни әйтмәкче булам: бер бала белән генә чикләнмәсеннәр иде яшь гаиләләр. Туган җанга Ходай ярдәмен бирә Ул. Без нинди авыр елларда да күпләп балалар тәрбияләдек. Ә бүген хөкүмәт яшь белгечләргә йорт салып бирә, автомобиль бүләк итә, ана капиталы белән сөендерә, йөккә узучыларга медицина югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә. Тик туучылар саны гына үлүчеләрдән узмый шул, — дип, авыр сулап куйды Таһирә апа.

   Җирдә үз эзегезне калдырыгыз дигәч, Айрат Сафинның «Яшә җирдә эз калдырып» дигән җыры искә төште. Ләкин аның тагын бер яңа җырында шундый юллар бар:

«Яшәү бит ул Ходай бүләге,

Кемнәр белә күпме күләме?»

   Менә бу юллар да минем язма героема, Герой анага бигрәк тәңгәл килә кебек. Ул соңгы туена тулаем әзерләнгән булса да, Ходай бүләгенең күләмен генә белми тора. Һәм аны Таһирә апага, миңа калса, беләсе дә кирәк түгел. Бәлки язмыш ялгыш кына гомеркәйләрен өзгән улларының да яши алмаган елларын Ходай аңа өстәгәндер. Шулай булсын.

   Таһирә апаның юбилейлы туган көненә туры китереп, җирле авыл башлыгы Максут Алимов Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын рәсми рәвештә хөрмәтле авылдашына тапшырган. Без дә Президент һәм авыл башлыгы котлау-те-ләкләренә кушылабыз һәм «Туган як»ны укучылар исеменнән йөзлек юбилеена ирешер өчен Таһирә апага Ходайдан сәламәт-лек сорыйбыз. Бөек буын вәкилләре, Бөек Җиңү яуларга өлеш керткән, Бөек Россиянең иминлеген саклап  тәэмин иткән Таһирә Юсуп кызы Халилуллина кебек олы хөрмәткә лаек шәхесләр мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр иде. Алар бит тарихи текә борылышларының тере шаһитлары.

                                                                                                      О.ХӨСӘИНОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1136 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь