Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 09:44
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Август » 30 » Безнең Тәнзүк
18:34
Безнең Тәнзүк



Үткән атнада, 24 август көнне өлкәбезнең татар дөньясына яхшы таныш булган иҗади шәхес Тәнзилә ханым ПАЛАМАРЧУК үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп үтте – ике бишлене тутырды. Аның хакта бу материалны язарга дип кулыма каләм алгач, мин бераз уйга калдым.

Яхшы белгән кеше турында язу җиңел дә, шул ук вакытта авыр да. Җиңеллеге – син аның турында барысын да беләсең кебек, мәгълүмат күп, яз гына, авырлыгы – мондый ачык шәхес турында искиткеч матур, бар ягын да күрсәтеп язасы килә, ә фикерләр чуала, әле бер, әле икенче вакыйга искә төшә. Мин Тәнзиләне өч дистә елдан артык инде беләм икән. Ул чакта, бәләкәче Юляга инде берничә яшь булуга карамастан, үсмер кыз кебек кенә иде үзе. Тормыш аны бер дә башыннан сыйпамады, авырлыклар өелеп кенә торды диярлек юлында, әмма Тәнзилә сынмады, сыгылмады, башын югары күтәреп, алга атлавын, югары үрләр яулавын дәвам итте. Барлык киртәләрне җиңәргә аңа җыр да ярдәм итте, билгеле. Сәхнәдә ул бар дөньясын онытып, тулаем сәнгатькә бирелә, "Җыр белән тормыш буенча” дигән әйтем аның тормыш девизы дисәк тә, ялгышмабыздыр. Ходай Тәгалә аңа хатын-кыз бәхетен кызганса да, матур моңлы тавышны артыгы белән биргән һәм аны шәһәр халкы сәхнәдә беренче күрү белән яратты. Ә татар халкы арасында ул туксанынчы еллар башында "Туган як” газетасында эшли башлагач танылды. Тәнзилә бит тумышы белән Татарстаннан, яшүсмер чагына хәтле анда үскән, шуңа да аның теле, язу стиле бөтенләй башка. Газетаны алгач, иң беренче аның материалларын табып укый иде халык, чөнки бер генә вакыйганы да, кеше язмышын да аның кебек матур, сәнгатьле итеп язып булмый. Барлык авылларда, һәр өйдә редакция хезмәткәрләре көтеп алынган кунаклар булса да, аңа аерым хөрмәт күрсәтелә. Инде байтак еллар редакциядә эшләмәсә дә, бездән һаман аның турында сорыйлар, ул халык күңеленә "безнең Тәнзүк” булып кереп калды – һәрберсенә туганы кебек якын.

  Иҗади шәхес буларак Тәнзилә бер дә ирешкәненә канәгать булып яшәми, һаман яңалыклар эзләүдә ул. Шул сәбәпле тугыз ел элек газетадан телевидениега эшкә күчте. "Исәнмесез! Студиядә – Тәнзилә Паламарчук!” — бу сүзләрне ишетүгә күпләр барлык эшләрен ташлап, зәңгәр экран каршысына килеп утыра, чөнки Тәнзиләнең чишмә челтерәведәй матур тавышы, тәмле теле, ягымлы елмаюы кемне дә битараф калдырмый. Һәр кеше исеменә әйтелгән котлау сүзләре бер генә дә кабатланмый,  нәкъ  сиңа гына атап, синең өчен генә сөйли ке-бек ул. "Җәбелстан” программасы аша тамашачыны бик күп шәхесләр, татар халкының тормышы, көнкүреше, мәдәнияте, йолалары белән таныштыра килә, бу тапшыруны руслар да яратып, кызыксынып карый.

 Халкыбызның гореф-гадәт-ләрен, борынгы уеннарын саклап үстерү өчен ул өченче ел инде "Җәясу” фестивален оештырып килә. Фестивальдә татар авылларыннан үзешчәннәр, мәктәпләр, балалары бакчалары бик актив катнаша. Балаларда милли мәдәниятебезгә ихтирам, мә-хәббәт, кызыксыну уяту үзе бер зур казаныш.

   Тәнзиләнең үзенең казанышлары да санап-язып бетергесез. Ул бик күп төрле дәрәҗәдәге – районныкыннан башлап, өлкә, зональ, Бөтенроссия конкурс-фестивальләренең лауреаты һәм дипломанты, аның җырлаганын бер тапкыр ишеткән кеше моңлы, сихри тавышын оныта алмый инде. Әле бик матур шигырьләр дә яза язмамның герое, газетабызның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты ул.

   Дустымның кызы Юлия турында берәр сүз әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Буйга-төскә искиткеч матур булган бу балага да әнкәсенең таланты бирелгән – Юля сәхнәдә үсте дисәк тә ял-гышмабыздыр. Тормышта төп кәсебе итеп тә ул иҗат юлын сайлады – мәктәптән соң Бор шә-һәрендәге мәдәни-агарту училищесында укып, махсус белем алды,  (Тәнзилә үзе дә шул уку йортын тәмамлаган) хәзер гаиләсе белән Балахнада яши һәм андагы мәдәният йортында хореограф булып эшли. Ул да татар мәдәниятен үстерүгә үзенең шактый гына зур өлешен кертә – күп кенә киртәләрне узып, үзенең чаялыгына, тапкырлыгына  таянып рус кызларыннан торган төркеме белән татар биюләрен куюга ирешә. Аларның осталыгы, биюләренең матурлыгы искиткеч һәм бу Юляның казанышы. Кая гына, теләсә нинди милләт тамашачысы алдында чыгыш ясамасыннар, алкышларның иң кайнары аларга.                 Ә инде әнкәсенә кунакка кайтканда, Тәнзиләнең өендә чын бәйрәм була, ана белән бала серләшеп туймый, таңга тикле тәрәзә-ләрендә ут балкый.

   Менә шундый ачык, күпкырлы шәхес ул безнең Тәнзилә. Редакциядә ул һәрвакыт көтеп алынган кунак, һәрберебезгә җылы сүзе, ягымлы мөнәсәбәте җитә. Лаеклы ялга чыкса да, кул кушырып утырырга җыенмый, планнары зурдан, аның байтак иҗат җимеш-ләрен күрербез әле.

  Без Тәнзилә ханымны редакция исеменнән, барлык газета укучылар исеменнән чын күңелдән юбилейлы туган көне белән котлыйбыз. Бәхет, корычтай саулык, җан тынычлыгы, имин тормыш һәм, әлбәттә, иҗади уңышлар сезгә, хөрмәтле коллегабыз, һәрвакыт шулай матур, яшь булып яшә, синең тормыш юлың ике түгел, дистәләгән бишлегә лаек, алда да шулай булырына ышанабыз.

                                                                                                     Найлә ЖИҺАНШИНА.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 805 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь