Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Среда, 24.04.2024, 20:42
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 7 » Бозлауда «Милли көй» яңгырады
13:05
Бозлауда «Милли көй» яңгырады


Үткән шимбә, 28 сентябрь көнне, Спас районының Бозлау мәдәният йортында милли моң тантана итте, биредә "Милли көй” татар халык иҗатының II өлкә конкурсы узды. Аны гамәлгә куючылар – өлкә мәдәният министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, өлкә халык иҗатының фәнни-методик үзәге һәм өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе. Оештыручылары – Спас районы администрациясе, яшьләр, мәдәният, спорт һәм туризм бүлеге, районның мәдәният – ял итү үзәге һәм "Арт-Септима” вокаль студиясе.

Билгеләнгән вакытка – 11.00 сәгатькә барлык катнашучылар да – алар Сергач, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна районнарыннан, Түбән Новгород, Дзержинск, Балахна шәһәрләреннән йөзгә якын иде, килеп җиттеләр, җил белән яуган салкын яңгырга карамый тамашачылар да залны тутырып җыелдылар, моңга сусаган шул күрәсең халык.

   Алып баручылар Гүзәлия Зиннәтуллина белән Үмәр Нафеев катнашучыларны, хөрмәтле кунакларны сәхнәгә чакырдылар. Кунаклар арасында өлкә милли-мәдәни автономия рәисе Гаяз Закиров, өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Снежанна Какурина, Спас районы администрациясе башлыгының ярдәмчесе Рамил Салихҗанов, урынбасары Ирина Зайцева, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы, Казан кунагы Геннадий Макаров һ.б. иде. Алар барысын да бу музыкаль бәйрәм белән котлап уңышлар теләделәр. Шулай ук Бозлау авылы администрациясе башлыгы Али Аймасов милли моң бәйрәменең нәкъ Бозлауда уздырылуына шат булуын белдерде.

   Конкурс дүрт номинациядә уздырылды. Вокал-поэзия жанрында 40 яшьтән узганнар ярышты, анда һәрбер катнашучы икешәр әсәр әзерләргә тиеш иде: бәет һәм мөнәҗәт, бәет һәм татар халык җыры, мөнәҗәт һәм татар халык җыры, шулай ук үзешчән авторлар да бу номинациядә катнашты. Халык уен кораллары иҗатында катнашучылар төрле уен коралларында икешәр көй уйнадылар.

   Хореография номинациясендә татар биюләре башкарылды, ә фольклор театр жанрында татар халык йолалары күрсәтелде.

   Иң күп катнашучылар беренче номинациядә иде, шунсы шатландыра. Беренчедән, татар халык иҗатының җәүһәре булган бәет-мөнәҗәтләр, халык җырлары онытылмый, икенчедән, аларны башкаручылар – матур ак әбекәйләребез. Аларның зур сәхнәгә чыгуы – үзе бер казаныш, барлык нечкәлекләрен туры китереп, моңлы тавыш белән бәет яисә мөнәҗәт әйтүләре кемне дә битараф калдырмады.                                                                                                       

Кайбер әсәрләр кабатланса да, һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле иде. Матур әбиләр Фатыйма алмай Таштабанова белән Айшә алмай Сәбитова (икесе дә Татар Моклокасыннан) күңелләрдә иң матур хатирәләрне уяттылар. Бозлаулы Рәхилә Юсипова үзенең искиткеч көчле, үзенчәлекле тавышы белән тамашачыга яхшы таныш, бу юлы да сынатмады. Адилә Нафеева (Бозлау), Нәймә Фатехова (Тат. Моклокасы) шулай ук матур чыгыш ясадылар. Гомер буе үзешчән сәнгатьтә катнашып, сәхнәдән төшмәгән укытучы-ветеран Роза Юнисованың да чыгышы һәрвакыттагыча югары профессиональ дәрәҗәдә булды. Асия Насибуллина һәм Вафа Курамшин (Кочко-Пожар) шулай ук тамашачыга яхшы таныш һәвәскәр артистлар, төрле дәрәҗәдәге күп кенә фестиваль-конкурслар лауреатлары, бу юлы да аларга алкышларның иң кайнары булды. Дзержинск мәчетенә йөрүче алмайларыбыз да яхшы әзер-ләнгәннәр иде.

   Ә инде Сафаҗайның "Сафаҗай чишмәсе” коллективы "Чибәр кызга”, "Бик еракта идек без” әсәрләрен искиткеч оста башкарып, таң калдырдылар.

  Халык уен кораллары иҗатында катнашучылар саны күп булмаса да, барысы да истә калырлык иде. Моклокалылар Хәсән Бәдретдинов белән Рафаил Махмутов, Азат Жиһаншин (К.-Пожар) һ.б. өздереп уйнадылар. Азатның хатыны Наилә белән бергәләп ясаган чыгышы (дуэт "Жиганшины+”) да матур иде. Фольклор театр номинациясендә бер генә катнашучы төркем иде – Татар Моклокасыннан  "Сәрвиназ” төркеме. Алар күптән түгел генә Казанда узган "Түгәрәк уен” VI-Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә уңышлы катнаштылар (бу хакта аерым язарбыз). Биредә дә "Силәзән йөртү” дигән борынгы туй йоласын бик оста иттереп сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм, әлбәттә, беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Хореография номинациясендә өч кенә коллектив катнашты — Балахна районыннан "Аллегро”, Сафаҗайдан "Умырзая” төркемнәре һәм Мөтеравылдан "Конфетти” дуэты. Әлбәттә, "Аллегро” төркеменең чыгышы югары дәрәҗәдә иде, әмма алар бит бию белән дә профессиональ рәвештә шөгыль-ләнәләр диярлек, бәлки, аларның чыгышын конкурстан тыш бәяләргә иде. Сафаҗай һәм Мөтеравыл кызлары үзлекләреннән диярлек, әти-әниләре, укытучылары ярдәме белән биергә өйрәнсәләр дә, матур гына номерлар күрсәтәләр һәрвакыт. Тик өч төркемнең берсенең  дә чыгышларында борынгы татар биюләренең чалымнары күренмәде, күбрәк эстрада биюләре алымнары иде.

   Эстрада вокалы бәяләнмәде, шулай да һәвәскәр артистларыбыз бик матур чыгышлар ясап, тамашачыны шатландырды. Түбән Новгородтан "Туган як моңнары” ансамбленең балалар төркемнәренең чыгышлары ачык булды. Эльза Магҗанова (Тат. Моклокасы), Диана Хәсәнова (Кочко-Пожар) үзенчәлекле тавышлары белән истә калдылар.

   Геннадий Макаровтан, Снежанна Какуринадан һәм өлкә татарлары арасында киң танылган шәхес, кабатланмас моң иясе Тәнзилә ханым Паламарчуктан торган дәрәҗәле жюрига йомгаклар ясау бер дә җиңел булмады, чөнки һәр чыгыш ясаучы диярлек талант иясе дисәк тә, дөрес булыр. Шулай да конкурс булгач урыннар бүленергә тиеш инде. Нәтиҗәдә, беренче номинациядә өч урын да икешәр кешегә бирелде. Беренче дәрәҗә дипломнар белән Рәхилә Юсипова һәм Фатыйма Таштабанова бүләкләнделәр. "Сафаҗай чишмәсе” төркеменә дә беренче урын бирелде. Икенче урынны Асия Насибуллина белән Рәйсә Сәйфетдинова (Т.Моклокасы) бүлештеләр, өченчедә – Алимә Ганеева (Тукай) һәм Айшә Сәбитова булдылар.

   Халык уен кораллары номинациясендә беренче дәрәҗә дипломнарга Рафаил Махмутов белән Хәсән Бәдретдинов лаек булдылар. Кочко-Пожардан "Жиганшины+” дуэты профессиональ осталык өчен аерым номинациядә бүләкләнде. Хореография номинациясендә "Аллегро” һәм "Конфетти” беренче, "Умырзая” икенче булдылар.

   Әлбәттә, катнашучылар өчен призлы урыннар алу мөһим, алар шуңа омтыла, өмет итә. Әмма мондый чараларның иң мөһим ягы – халкыбызның иҗатын саклап үстерү, аның белән яшьләрне кызыксындыру, киң аудиториягә чыгару. Һәм "Милли көй” бу максатларга иреште – катнашучылар арасында яшьләр, балалар байтак булды, зал тулы иде. Конкурсның шундый аншлаг белән узуында, катнашучылар саны күп булуда оештыручыларның өлеше зур, әлбәттә. Иң зур оештыру эшләрен Спас районы мәдәният бүлеге хезмәткәре, яшь белгеч Гүзәлия Зиннәтуллина башкарып чыккан. Бу терекөмештәй тиктормас кыз районга эшкә килгәч, милли сәнгать тагы да зуррак үсеш алды. Бозлау мәдәният йорты директоры Равил Талипов һәм художество җитәкчесе Үмәр Нафеев та конкурс югары дәрәҗәдә узсын өчен бар тырышлыкларын куйганнар. Бозлау һәм Татар Моклокасы администрацияләре башлыклары Али Аймасов белән Салех Щегалев, һәрвакыттагыча, якта калмаганнар, барысына да зур рәхмәт.

   Жюри әгъзалары оештыру комитетына да, катнашучыларга да зур рәхмәтләрен белдерделәр. "Милли иҗат ул бит зур хәзинә, аны сакларга һәм үстерергә кирәк, биредә ул хәзинәнең саклануына, олы мирас итеп киләчәк буынга тапшырылуына шик юк һәм мин моңа бик шат”, — диде Геннадий Михайлович.

   18 октябрьдә Түбән Новгородның Тимер юлчылар сараенда узачак татар мәдәнияте көнендә гала-концерт оештырыла. Аның беренче бүлегендә "Милли көй”дә җиңүчеләр дә катнашыр, бүләкләү дә шунда ук булыр һәм җиңүчеләребезне концертның беренче өлешендә кабат сәхнәдә күрербез. Шулай итеп, тиздән очрашуга кадәр дибез, ә "Милли көй”нең озын гомерле булуын телибез.
 

                                                                                                                                                                                       Н.ЖИҺАНШИНА
Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1008 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь