Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Суббота, 20.04.2024, 11:51
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2015 » Февраль » 15 » Өчкүл инвестицияле авыл
18:20
Өчкүл инвестицияле авыл

Өчкүлдәге өй куяннары фермасында булып кайтканыбызга ике ел чамасы вакыт күзгә дә күренмичә узып китте. Быел Кызыл Октябрь районындагы бу уңышлы инвестицион проект белән без тагы да кы­зыксындык һәм анда таба юл алдык. Зур койма белән чолгап алын­ган ферманың кабак төбендә безне хуҗалык җитәкчесе Хәммәт Фәйзуллин һәм зоотехник Илнур Әхмәтҗанов каршы алдылар.
- Хуҗалыгыбыз ныгый, үсә. Гомумән, озын колаклылар саны меңгә җитте. Ана куяннар 700 баш. Алар һәр көн диярлек токым бирә һәм берне генә түгел. Җәйгә ана затлар санын 1400 башка үстерергә җыенабыз.
Закон таләпләрен үтәп, махсус чалу урыны төзедек. Иң мөһиме — за­манча җиһазландырылган цех зур күләмдә куян ите җитештерергә мөмкинлек бирә. Бүгенгә кадәр без куяннарны бабайлар ысулы – пычак белән чалдык, ә зур партияләрне тереләтә генә сата идек, — дип сөйләде Хәммәт әфәнде.
Өй куяннары фермасы аның бердәнбер инвестицион җимеше түгел. Берничә ел элек ул Өчкүл(село Трехозерки) күмәк хуҗалыгы үсешенә шактый ка­питал юллады. Сәфәребезнең икен­че өлеше нәкъ шушы “Трехозерский” хуҗалыгына иде.
- Бүген хуҗалык табышлы, иген­челек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Гомумән,1200 гектарҗир били, шуларның 850се — чәчүлекләр. 200 гектарда күпьеллык үлән, аеруча люцерна үстерәбез. Калган мәйданга арпа, бодай, солы, борчак чәчәбез. Бөртекле уңышның шактый өлеше терлеккә фуражга кулланыла, ә артыгын сатабыз. Тер­лекчелек табышлы тармак бүгенгә. Шуңа күрә узган елда 200 баш ту­арга исәпләнгән терлек каралты­сында һәм җәйге лагерьда заманча җиһазландырылган сөтүткәргеч төзедек. Кадрлар дефициты шарт­ларында сөт җитештерү процессын механизацияләштерү бик актуаль булып тора. Бүгенгә хуҗалыкта 215 баш кара-чуар токымлы сыерлар көненә бер тоннадан артык сөт бирә. Азык рационы бай. Җимнең төрлесен миксер ярдәмендә кушып туарларга ашатабыз. Сөтбикәләр продукция­сен Чуваш республикасының Порец­кое авылыннан килеп алалар.
Төзекләндерелгән каралтының аерым канатында дүрт дистәдән артык яңа туган бозау күшәп ята. Ба­рысы да теше, үгезләрне ике-өч ат­надан ук халыкка сатабыз. Фермада сигез кеше эшли, шуларның дүртесе савымчы. Ә хуҗалыкта гомумән 13 кеше хезмәт итә. Кыр эшләре вакы­тында алар саны күпкә арта, әлбәттә, — дип сөйләде хуҗалыкның генераль директоры Хәмит Сафин (фотода).
Инвестицияләү һәрчак риск, ә яңа, аз өйрәнелгән тармакта бигрәк тә. Терлекчелек өлкәсендә уңышлы инвестицияләү үрнәкләре булса, шундый зур масштабта өй куянна­рын үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бүтән юк өлкәбездә. Куанычка, Хәммәт Фәйзуллин нигез салган бу инвестицион проектлар икесе дә чәчәк ата, авылга эш урын­нары, ә район казнасына салым бирә.
Күргәнегезчә, шәһәрләрдән кайтып, авыл хуҗалыгы предпри- ятиеләре оештыручы егетләребез саны көннән-көн арта бара. Димәк, бу табышлы эш.
                                                                                   Ринат СӨННӘТОВ

Туган як газетасы авыллырда

 

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1022 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: очкул, тарское село, Өчкүл авылы, трехозерки | Рейтинг: 5.0/6
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь