Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 16:06
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Ноябрь » 18 » Еракта – Suomiда кунакта
21:07
Еракта – Suomiда кунакта



7сеннән  алып 10 ноябрьгә  кадәр  Т.Новгород өлкәсе татарларының делегациясе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов җитәкчелегендә ерактагы якын дин кардәшләребездә – Финляндиядә яшәүче якташ-милләттәшләребездә   кунакта булды. Азга гына барган булсак та, бик күпне күреп кайттык, телне, динне һәм мәдәниятне саклауларына шаккаттык.

   - Чикләр ачылганнан соң, Россиядән Суоми җиренә Нижгар татарларының рәсми рәвештәге бу беренче зур визиты, — диде безне Хельсинки вокзалында каршы алучыларның берсе булган сафаҗайлы Рамил Фәрит улы Беляев.

   Барып төшкән көнне безне иң баштан җайлы гына кунакханәгә урнаштырдылар. Аннары төрек ашханәсендә төшке ашта әйбәт кенә сыйландык, шәһәр белән таныштык, фин татарлары җәмгыяте бинасына экскурсия кылдык, шунда ук кичке ашны да ашадык.

   Хельсинкидан гайре тагын Тампере һәм Ярвенпяа шәһәрләрендә кунак булдык, андагы якташ-милләттәшләребез тормышын өйрәндек һәм ике зур тантанада катнаштык: Тампере татар җәмгыятенең 70 еллыгында һәм Хельсинкида зурлап уздырыла торган традицион "Чәй кичәсе”ндә. Боларның һәммәсе турында киләсе саннарыбызда укырсыз.

                                                                                                                О.ХӨСӘИНОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 906 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Хельсинки, Финляндия | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь