Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Суббота, 27.04.2024, 01:07
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Сентябрь » 30 » Гомер көзендә күңел боекмасын
13:16
Гомер көзендә күңел боекмасын



Бу көн, бәйрәм буларак, 1990 елда игълан ителә. Аның максаты — өлкән яшьтәгеләрнең көнкүреш проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыру.

 Кызыл Октябрь  районында 11 мең кеше яши, шуларның өчтән бере социаль яклау идарәсе клиентлары дияргә була. Алар белән социаль яклау  үзәге белгечләре эшли. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең өйләренә йөреп, төрле хезмәт күрсәтәләр – йорт эшләрендә булышалар, кибеттән аш-су, аптекадан дарулар алып кайталар, психологик ярдәм дә күрсәтелә.

  Районда төрле программалар эшләп килә, алар буенча кайбер категория өлкәннәргә материаль ярдәм күрсәтелә.

  -  Беренче октябрьдә, бәйрәм көнне,  социаль  саклау бинасының икенче катында оештырылган көндезге ял итү үзәге өлкәннәрне кабул итә башлар. 25 өлкән кеше көне буе  массаж, релаксация, хезмәт терапиясе, спорт, ял итү бүлмәләрендә  төрле сәламәтләндерү процедуралары алырлар. Якын киләчәктә группалар санын арттырырга исәп.

  "Туган як” газетасы аша бу үзәкне булдыруда ярдәм күрсәткән өчен район башлыклары Халит Сөләйманов белән Рәшит Садретдиновка, эшмәкәрләр Камил Хафизовка һәм Рөстәм Сәитовка, Уразавыл мәчете мәхәлләсенә һәм башка миһербанлы милләттәшләребезгә рәхмәт сүзен җиткерәсем килә, ә өлкәннәрне ихлас күңелдән халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм, аларга саулык-сәламәтлек, иминлек телим, — ди районның социаль яклау идарәсе директоры Нелли  Садретдинова.

                                                                                                      Ринат СӨННӘТОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 963 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь