Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 21:48
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Июль » 7 » Ислам рухы яши бу җирдә
17:47
Ислам рухы яши бу җирдә



Һәр ел өлкәбезнең татар авыллары мәчетләре каршында җәйге дини укулар оештырыла. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте мөгаллимнәре, Мәскәүдән яшь дин белгечләре балаларга ислам дине нигезләре дәресләрен бирәләр. Авыл яшьләре генә түгел, шәһәрдән ялга кайтканнар да бу укуларда кызыксынып белем ала.

   Һәм узган якшәмбе көнне Сафаҗай урта мәктәбенең спорт мәйданында җәйге укулар тәмамлануга багышланган "Шәкертләр бәйрәме” узды. Аны дүртенче тапкыр инде шул авыл егетләре – ике туган Илдар һәм Ринат Аляутдиновлар оештыралар, һәм бу чара бер күркәм традициягә әйләнә бара дисәк тә, ялгышмабыз.

  Чараның максаты ничә еллар алмашсыз – аралашу, дуслыкны, бердәмлекне арттыру, туган авылларыбызга мәхәббәт хисләрен көчәйтү, әдәпле-тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау, мөселман рухында тәрбияләүнең яңа үрнәкләрен табу.

  Быел бәйгедә Суыксу, Актук, Сафаҗай, Петрякс, Камка, Карга, Семочки, Мәдәнә, Пашат, Татар Моклокасы, Анды, Шөбиле, Рбишча авылларыннан шәкертләр командалары катнашты.

  Мәктәп абзарында матур итеп бизәлгән сәхнә, балаларга ял итәргә аттракционнар, чатырлар куелган, дини китаплар, мөселман атрибутикасы сатыла, "тәгәрмәчле ашханә” кунакларны чәй, пылау һәм башка татар рызыклары белән сыйлап тора.

  Һәр яхшы эш Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлана. Ринат хәзрәт Аляутдинов Коръән сүрәсен  укып, бәйрәмне ачып җибәрде.

  Бәйрәм программасы киң һәм бай булып чыкты. Шәкертләр Коръән аятьләрен яттан укуда ярыштылар, дини сорауларга җавап бирделәр, ислам кануннарын сәхнәләштерделәр.

  Жюрида утырган имамнар аларның белеменә югары бәя бирде, ә җиңүче булып Мәдәнә балалары чыкты, икенче урынны Петрякс командасы яулады, өченче урынга сафаҗайлылар лаек булды. Җиңүчеләргә  бүләккә велосипедлар тапшырдылар. Бәйге тәмамлангач, яшьләр арасында футбол ярышлары оештырылды.

  Тулаем алганда, мөселман яшьләре бәйрәме матур һәм үзенчәлекле үтте. Ислам рухы тантана итте бу көнне Сафаҗайда.



                                                                                                         Ринат СӨННӘТОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 908 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: “Шәкертләр бәйрәме” | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь