Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Четверг, 25.04.2024, 04:03
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Август » 15 » Изге айда изге эш
17:36
Изге айда изге эш


Ураза гаете көнне Уразавылның үзәк мәйданында бәйрәмгә багышланган зур концерт-тамаша үтте. Татар эстрадасында чыгыш ясаучы якташ җырчы-йолдызларыбыз, Татарстанның атказанган артистлары Роза Хабибуллина, Ирфан Измайлов һәм шулай ук популяр булган Динар Фәйсханов, Сәит Абдуллин, Радик Яруллин үз җырлары белән тамашачыларны сөендерде. Яшь талантыбыз Илдус Харрясов, Таһир Нәвретдинов, Рафаил Каюмов, ике туган Ринат һәм Марат Яруллиннар, Рбишчаның атаклы баянчысы Ваиз Хәйретдинов, Семочки егете Руслан Исхаков, Яндавишчадан Ренат Ильясов, Мәдәнә кызы Гөлнара Садекова, Суыксудан Равил Исхаков бердәнбер татар районы үзәген яңгыратып җырладылар.

  - Бу хәйрия концерты иде. "Земля и люди” хәйрия фонды белән мин берничә ел  эшлим.  Мәскәүдә яки башка җирдә оештырылган концертларымда да залга махсус урналар куеп акча җыябыз һәм ятим, инвалид балаларга, картлар йортына бирәбез. Шәфкатьле, миһербанлы кешеләр күп милләттәшләребез арасында. Менә әле дә фондның рәисе Али Шәймурзин Ураза бәйрәме уңаеннан үзебезнең кече ватаныбызда (минем дә, Алиның да тамырлары Нижгар якларыннан) хәйрия концерты бирергә тәкъдим итте. Дус артистларыма шалтыраттым – шатланып ризалаштылар. Күргәнегезчә, менә дигән зур тамаша килеп чыкты һәм 34 мең сум акча җыелды.

  Бу концертны оештыруда Кызыл Октябрь районы җитәкчесе Халит Сөләймановка, Нижгар татарлары конгрессына, "Туган як” газетасына зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Ә "Земля и люди” хәйрия фонды аша изге эш кылырга теләү-челәр blago@bf-zil.ru сайтына рәхим итә алалар, анда фонд турында бөтен мәгълүмат бар, — дип сөйләде бу тамашаның режиссеры Динар Фәйсханов.

  Чәршәмбе көнне Кызыл Октябрь районының мәгариф комитеты бинасында Динар Фәйсханов хәйрия концертында җыелган акчадан райондагы 11 инвалид балага өлеш чыгарды, ә калган өлеше Салган балалар йортында бәйрәм табыны оештырырга китәр.

  Менә шулай изге айда игелекле кешеләр тарафыннан мохтажларга карата изге эшләр башкарылды.

                                                                                                          Ринат СӨННӘТОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1035 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь