Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 29.03.2024, 12:49
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2015 » Январь » 1 » Яңа елга яңа өмет белән
00:00
Яңа елга яңа өмет белән


Ел азагында экономиканың һәр тармагы үзенең эшчәнлегенә йомгак ясый, киләчәккә планнар кора. Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көзге кыр эшләре тәмамлангач ук нәтиҗә ясый. Ләкин быел гади ел түгел шул, санкцияләр һәм башка “чертлар” үсеш алган предприятиеләр, шул исәптән авыл хуҗалыклары эшчәнлегенә, планнарына бераз коррективалар керткәндер. Бу турыда Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовтан кызык­сындык (фотода).
- Рушан Рафекович, экономиканың бүгенге хәленә карап планнарыгызга үзгәрешләр керт­тегезме?
- Әйе, аз булса да, төзәтмәләр бар. Ил экономикасы бүген авыр көннәр кичерә. Әлбәттә, бу авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә дә кагыла. Ләкин көнбатыш илләре санкцияләренең уңай яклары да бар, аеруча җирле АПК предприятиеләре өчен. Кай­бер чит ил продуктларына эмбар­го кертелгәч, җирле крестьяннар җитештергән продукциягә сорау артты. Шуны исәпкә алып киләчәккә планнар корабыз.
- Нинди юнәлешләрдә эш алып барырсыз?
- Беренчедән, Сергач районында фермерчылык хәрәкәтен үстерергә ниятләнәбез, шуңа күрә “Туган як” га­зетасы аша халыкка мөрәҗәгать итәм. Иптәшләр, туган җирегездән еракта “ипи” эзләп йөргәнче, элекке колхоз­ларда туплаган бай тәҗрибәгезне кече ватаныгыз үсешенә юнәлтегез, фермерчылык хуҗалыклары оеш­тырыгыз. Бүген җиргә чын хуҗалар кирәк. Ипи эзләгәнче, аны туган туфрагыңда үстерү җиңелрәктер. Ә без, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, сезгә һәрчак ярдәм итәрбез. Күргәнегезчә, бүген авыл хуҗалыгына, шул исәптән фер­мерлар үсешенә дә уңай шартлар тудырыла. Һәр тармакта диярлек федераль һәм өлкә максатчан про­граммалар ярдәмгә килә. Өлкә хөкүмәте сөт җитештерүне, туарлар санын арттыруны, яңа техника бул­дыруны һәм башканы дотацияли, хуҗалыкларга ташламалы кредит­лар алырга ярдәм итә. Хәзер генә эшен башлаган фермерларга, шәхси хуҗалыкларга грантлар бирелә. Әйдәгез, бергәләп җиң сызганып ту­ган җиребездә хезмәт итик.
Сергач районы фермерлары тра­дицион иген җитештерү, терлек үрчетүдән башка, яшелчә, җиләк- җимеш тә үстерергә планлаштыра. Аларның экологик яктан сыйфатлы продукциясе район мәктәпләре, ба­лалар бакчалары һәм кастаханәләр табынына эләгер дип ышанам. Менә бу юнәлешне импортны алмаштыру­га бер адым дип санарга мөмкин.
Быел район хуҗалыклары шикәр чөгендерен дә шактый үстерде. Шикәр заводы Сергачта урнаш­канга күрә, бу тармак табышлы. Дәүләт тә шикәр кайнатучыларның чаң сугуларын ишетте, миңа кал­са. Якын киләчәктә аларга ярдәмгә юнәлтелгән федераль максатчан программаны гамәлгә кую күздә то­тыла. Шуны да истә тотыйк, шикәр җитештерү үзара файдалы эш: хуҗалыклар зур күләмдә чөгендер үстереп заводка бирсә, күбрәк акча ала. Завод, үз чиратында, шушы чи­малдан күбрәк шикәр кайнатып сата, димәк, табыш ала. Шикәр үстерүче хуҗалыклардан Кочко-Пожарда Ил­дус Шаипов җитәкләгән фермерчы­лык хуҗалыгын билгеләп үтәр идем. Ул банкрот чыккан “Авангард” СПКсы җирләрендә эшчәнлеген алып бара. Шикәр чөгендерен киләсе елга да үстерергә ниятләнә, шуңа күрә КФХ “Шаипов” җирләренә ашлама — из­весть кертергә җыенабыз. Бу эшләр җирле бюджеттан финанс-ланыр һәм татлы тамыр үстерергә теләк белдергән һәр хуҗалыкка кагылыр. Чәчүлекләрне тукландыру эшләрен, аз күләмдә булса да, быел да алып бардык. Ә киләсе елга масштаб­ны үстерербез, хакы да азаер дип уйлыйм. Чөнки ашламага куллан­ган известь Сергач шикәр заво­ды территориясендә җитештерү калдыгы буларак зур күләмдә ята. Бу матдәне кулланырга рөхсәт алыр өчен барча лаборатор эшләр тәмамланды инде, хәзергә сертифи­кат көтәбез.
Эксперименталь юнәлешләрдән игенгә кукуруз үстерүне әйтми калып булмый. Аны рбишчалы Харис Хакимов “Ачка” хуҗалыгы кырында үстереп карады, нәтиҗәләр әйбәт. Бу юнәлештә киләчәктә дә эшләргә планлаштырабыз. Хәзер хуҗалык ту­арлары югары туклыклы булган куку­рузлы азыкны ашап ята һәм, нәтиҗә буларак, зур күләмдә продукция дә бирә алар.
Шушындый планнар, Алла боерса, тормышка ашыр.
Форсаттан файдаланып, Сер­гач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе буларак, барча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, ә Нижгар татарларының региональ милли- мәдәни автономиясе сове­ты әгъзасы буларак, барча милләттәшләремне киләсе Яңа ел белән котлар идем. Хөрмәтле як­ташлар, “Туган як”ны укучылар! Һәркайсыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете телим.
Яңа ел бөек Россия халкына бердәмлек, хезмәттә зур уңышлар, мул тормыш китерсен.
- Рушан Рафекович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
                                                                                      Ринат СӨННӘТОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 974 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/6
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь