Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 04:32
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 14 » Ярминкәгә барган идем
11:09
Ярминкәгә барган идем


Узган шимбә көнне Спас район үзәгендә "Спас җире бүләкләре” дип аталган традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булып үтте. Чараны район администрациясе башлыгы ачып җибәрде. Бу авыл хуҗалыгы бәйрәме Укытучылар көненә туры килгәнлектән, Татьяна Бирюкова сәхнәгә районның алдынгы педагогларын чакырып бүләкләде. Мактау грамотасына ия булганнар арасында милләттәшебез, Татар Моклокасы мәктәбенең математика укытучысы Галия Җамалетдинова да иде.

  Үзәк мәйданда өч дистәдән артык сату нокталары районда җитештергән мал-ризык саттылар. Ассортимент бай иде. Фермер Марат Хәсәнов бәрәңге сатты, РайПО нокталары аш-су, Спас, Татар Моклокасы һәм башка авыл мәктәпләре укучылар үстергән яшелчәләрне тәкъдим иттеләр. Милли татар киемнәренә киенгән Татар Моклокасы мәктәбе, Бозлау, Татар Моклокасы авыл администрацияләре хезмәткәрләре кунакларны үзләре пешергән милли татар ашлары белән сыйладылар (фотода).


Ярминкәдә ит, сөт, каймак, бал, балык сатучылар  күп булды. Тукайда яшәүче Камил белән Хәсәнә Арифуллиннарның (фотода) сату нокталары ассортиментка аеруча бай иде.


  - Безнең фермер хуҗалыгыбыз сөт җитештерә. 100 баш савымлы сыер асрыйбыз. Быел 250 баш туарга яңа каралты төзибез, өлкә максатчан программасы ярдәмендә, әлбәттә. Моңа кадәр терлекне иске колхоз дворында тоттык. Шулай сөт, каймак, эремчек сатып көн күрәбез. Без җитештергән продукцияне авылда күп алалар, Сергачка да илтеп сатам. Хәзер авылларда сөткә сорау зур, бигрәк тә җәен, шәһәрлеләр ялга кайткан чакта. Бал кортларыбыз әлегә биш оя гына, киләчәккә аларның санын үстерергә җыенабыз. Менә бүгенге ярминкәгә дә татлы ризык алып килдек. Бал кортлары тоту тәҗрибәсе бай миндә, элекке елларда байтак умырта карый идек.

  250 гектар җир эшкәртәбез. Быел 70 гектар арпа, 6 гектар бәрәңге һәм калган мәйданда күпьеллык үләннәр үстердек. Һәр гектардан 30 центнер иген җыйдык, бәрәңге уңышы да ярыйсы иде – 200 тоннадан артык "җир алма”сы алдык. Техникадан "Нива” иген комбайным, ДТ-75, МТЗ-80 тракторларым, чәчкечләрем һәм башка кирәкле агрегатларым бар.

  Күргәнегезчә, крестьян яхшы сыйфатлы продукция җитештерергә өйрәнде. Ләкин җитештергәнне кулланучыга җиткерү, аны сату проблемасы кискен тора. Нишләрсең, базар системасында яшибез. Бу проблеманы, аз булса да, менә шундый ярминкәләр чишәргә ярдәм итә, минемчә. Мондый базарларның һәр ел үткәрелүе, сатучыга да, сатып алучыга да файдалы: сатучы җитештергәнен сата, ә сатып алучы сыйфатлы, сәламәтлеккә зыяны булмаган, чагыштырмача арзан хаклы ашамлыкларга ия була. Ә иң мөһиме – сатучы белән сатып алучы бер-берсен таба. Башкача моны реклама чарасы дип тә әйтеп була”, — дип сөйләде Камил Арифуллин.

  Ярминкәдә катнашучы фермерлар да, шәхси хуҗалык ияләре дә Тукай крестьянының сүзләре белән килешәләр. Тик, кызганычка, мондый чара елга бер генә була, диләр алар.

                                                                                                    Ринат СӨННӘТОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 984 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь