Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 02:19
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Май » 18 » Ятимнәр хөрмәт ителгән йорт - иң сөйкемле йорт
10:21
Ятимнәр хөрмәт ителгән йорт - иң сөйкемле йорт



 Нәкъ шулай диелгән бер хәдистә. Әлбәттә, бу адым зур батырлык сорый. Аллага шөкер, безнең татарда да, дөресрәге, Зур Рбишчада шундый бер йорт бар. Һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан (15 май) без шушы йортка юл тоттык.

Безнең илдә гаилә һәрвакыт диярлек игътибар үзәгендә. Үзгәртеп кору чорында гына ул җәмгыять тоткасы буларак икенче планга калды. Ә соңгы елларда гаилә институтын үстерүгә бермә-бер игътибар артты – төрле максатчан программалар тормышка ашырыла, социаль түләүләр артканнан-арта бара. Балаларны шәхес итеп үстерүгә дә зур әһәмият бирелә. Ә иң шатландырганы, өлкә губернаторы Валерий Шанцев билгеләп үткәнчә – балалар йортлары акрынлап булса да кими бара, тәрбиягә алынган балалар саны арта. Менә Зур Рбишчада яшәүче Валемеевлар гаиләсе дә шундый изгелек эшләде – бер ел элек тәрбиягә дүрт бала алды. Зәки әфәнде һәм Наилә ханым үзләренең өч балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар. Рәис белән Эльмира үз гаиләләрен корып, Казанда яшиләр, әби-бабайның иң зур куанычы булып биш оныклары үсеп килә, Әлфия Түбән Новгородта яши.

Гомер буе балаларга белем-тәрбия биргән педагоглар башта оныкларын үстерешкәннәр, алары да бераз тернәкләнгәч, бала-чага белән кайнарга күнеккән бу ике тынгысыз җан тәрбиягә балалар алырга карар кылган. "Берничә ел инде шул фикер белән яшәдек, һаман ничектер туры килмәде, Ходайдан вакытымы җитмәгән булган инде. Ниндидер эшләнмәгән эш күңел түрендә тора иде кебек. Һәм бала-оныклар белән киңәшләшеп, ниһаять, ниятләндек. Ике бала алырга булдык – ике кыз яисә ике малай. Барлык кәгазьләр-не юнәтеп, өлкә мәгариф минис-трлыгына киттек. Анда безгә компьютердан балалар йортларында тәрбияләнүче бик күп балаларның фоторәсемнәрен күрсәттеләр. Озак карап утырдык, баштарак күреп калган дүрт туган Моториннар ни сәбәпледер күңелнең кайсыдыр читенә кереп калган инде күрәсең, мин әйтәм, кайтыйк әле шуларга, тагы бер тапкыр карыйк. Сез бит икене генә алырга җыенасыз, ә алар дүртәү, диләр. Шулай да тагы бер тапкыр карадык та, нәкъ шул балаларны алырга булдык”, - дип сөйләде Наилә ханым.

Беренче тапкыр балаларны үткән ел май бәйрәмнәренә кунакка китерәләр, 4 июньдә инде бөтенләйгә алып кайталар. Зур, ике катлы иркен йорт яңадан шау-шу, бала тавышы белән тула. Без төш вакытындарак бардык Валемеевларга, балалар берәм-берәм мәктәптән кайтып керә башладылар. Өс-башларын алмаштырып, табын янына утырдылар, әти-әниләренә мәктәп хәлләрен сөйлиләр, барысы белән дә уртаклашалар – кыскасы, уртак тел табылганы, бердәм гаилә икәнлекләре күренеп тора. Әлбәттә, җиңел булмагандыр моңа ирешүе, нәниләр түгел бит, иң кечеләре Машага хәзер сигез яшь, Боряга ун, Женяга унике яшь, Юляга унбиш. Соңгы дүрт елда балалар йортында яшәгәннәр алар.

"Әлбәттә, безнең бу адымыбызга сәерсенеп караучылар да булды, әмма без зур педагогик тәҗрибәбезгә ышанып эшләдек аны. Эштән лаеклы ялга чыккач ук киттек, әле көчебез бар иде, шуңадыр да ниндидер эшләнеп бетмәгән эш тойгысы күңелдә калды, хәзер ул тойгы юкка чыкты: бар булган назыбызны, белемебезне шушы балаларга бирәбез”, - ди Зәки Әнвәрович.

Ә бит һәрберсенең шәхес итеп формалашкан чорлары, дүртесенең дүрт төрле холкы, азмы-күпме үз әти-әниләре тәрбиясендә дә яшәгәннәр (әниләре вафат, әти-ләрен ата хокукыннан мәхрүм иткәннәр), шул өскә алар рус балалары – бүтән мохит, бүтән дин һ.б. һ.б... Кечкенәләр тиз күнә, дибез, ә Валемеевлар очрагында нәкъ киресенчә булган.

Олылар беренче көннән диярлек "әти”, "әни” дип дәшә башласалар, Маша керпе кебек булган – назны да, яхшы сүзне дә, җылы мөнәсәбәтне дә кабул итмәгән башта. Яңа ел чамасында гына туңган күңеле бераз эри башлаган, нәкъ Яңа ел төнендә беренче тапкыр: "Әни, я тебя очень сильно люблю” , - дигән Наилә ханымга.

Хәзер инде Маша аның яныннан да китми, без сөйләшкән чакта да әнисенең муеныннан кочып торды. Үзләре хезмәт яратучан гаилә алар, барча балаларын да хезмәт белән тәрбиялиләр. Боря белән Женя гел әтиләре янында, каядыр эш буенча берәр көнгә китсә дә, түземсезләнеп көтәләр үзен, кызлар инде, әлбәттә, әни-ләренең ярдәмчеләре, Юля пәрәмәчне миннән дә матуррак бөгәргә өйрәнде, дип горурлануын белдерде хуҗабикә. Зәки абый мәктәптә озак еллар физкультура укыткан, ул тәрбия биргән күп кенә малайлар, егетләр билбаулар белән көрәш буенча төрле дәрәҗәле турнирларда беренче урыннарны яулыйлар, аның спорт өлкәсендәге казанышлары турында без күп язабыз, шуңа да артык сөйләп торырга кирәкмидер. Балаларны да спорт белән шөгыльләнергә өйрәтәләр, әлбәттә – өйнең беренче катында җиһазландырылган спорт залы бар, һәр көннең иртәсен барысы бергәләп гимнастика ясаудан башлыйлар.

"Тулаем алганда, тәртипкә, җайга салынган тормышка өйрәнеп киләләр, дөрес, балалар йортында яшәүчеләргә хас булган кайбер гадәтләре бар әле, әмма акрынлап булса да бергәләп җиңә барабыз аларын да”, - диләр әти-әниләре.

Менә шулай, картаерга вакытлары юк аларның – бергәләшеп дәрес карыйлар, уйныйлар, борчу-шатлыкларны бүлешәләр. Үзләренең бала-оныклары арасында бернинди аерма ясамыйлар. "Бу мөмкин дә түгел, бүтәнчә без яши дә алмас идек. Олыларыбыз өчен алар балалары кебек, бер дә бүләксез кайтмыйлар, гел ярдәм итеп торалар, ә оныклар белән бөтенләй аерма юк, яшь-ләре дә бер булганга, уртак тел тиз таптылар”, - ди Зәки абый.

Мәктәптә дә гел мактыйлар үзләрен, бигрәк тырыш, сәләтле балалар, диләр укытучылар. Телне дә өйрәнә башлаганнар инде, Маша татар теленнән диктантны күптән түгел бишлегә язган, Юля бигрәк тырышып укый икән, дүртле алса да канәгать булмый инде хәзер. Машадан, үскәч кем булырсың дип сорагач: "Әнием кебек укытучы”, - дип җавап бирде. Нинди һөнәр сайларлар – үз эшләре, иң мөһиме – гаилә тәрбиясе алып, намуслы кешеләр, чын шәхесләр булып үссеннәр, ә бу йорттагы тормыш рәвеше белән танышкач, моңа шик калмый. Анда үзеңне ничектер бик җиңел хис итәсең, күңел тынычлыгы аласың. Мин киткәндә кайдандыр өй эченнән балаларның күңелле, шат тавышлары иштелеп калды – әтиләре Зәки абый белән балыкка җыеналар икән. Валемеевлар гаиләсенең дүрт бала тәрбиягә алып, изге эш башкарганы турында артык сөйләп торасы юк – бу болай да аңлашыла. Ә инде гомерләренең байтак өлешен проб-лемалы гаиләдә уздырган рус балаларын алулары икеләтә изгелектер дип саныйм. Сөйләшкән чакта да шул сорауны бирмичә булдыра алмадым һәм Наилә ханымның җавабын ишеткәч бу мәгънәсез сорау өчен оят булып китте. "Адәм баласы бар да бер – русмы, татармы, бүтән милләтме. Ә инде бу балалар безнең телебез, динебез, мәдәниятебез белән кызыксыналар, аларны өйрәнергә тырышалар икән – без моңа бик шат, әмма бернигә дә мәҗбүр итмибез. Бисмилланы әйтә башладылар үзләре белеп, кечкенә генә булса да дога өйрәнделәр. Беркөнне Женя: "Әни, минем классташым җәен мәчет каршындагы мәдрәсәгә йөрергә җыена, мин дә йөрсәм ярыймы?” – дип сорады. Әлбәттә, шатланып риза булдык”, - ди Наилә апа.
 

                                                                   Н.ЖИҺАНШИНА                                
      Архив статей газеты "Туган Як"
Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 863 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Валемеевлар, Туган Як | Рейтинг: 4.8/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь