Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Вторник, 23.04.2024, 19:15
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 28 » Көенечтән туа үтенеч
13:44
Көенечтән туа үтенеч

Агымдагы атнада редакция телефоннарына 250дән артык шалтыратучы булды. Һәм, әйтергә кирәк, күбесе очракта үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Куйсуы тукталышында яңадан чүп капчыклары өеме барлыкка килә башлаган икән. «Шул хакта «Туган як»та фото чыккач, аны чистартканнар иде. Зинһар, бу юлы да ярдәм итә алмассызмы?» — дип үтенделәр. Аннары инде шушы авылдан Мансур Ситдиков шалтыратты: «Сез беренчеләрдән булып минем мөшкел хәлемне килеп уртаклаштыгыз. Хәзер өлкә, үзәк телеканалларга чыгарга ярдәм итмәссезме икән? Чөнки ишелеп шуыша башлаган зур күләмдәге тау бите көннән-көн минем өемә табан якыная бара һәм зур фаҗига белән яный», — дип авыр кичереш белән сөйләде ишеген бәла-каза шакыган хуҗа.

 Аннары Грибаннан Рәхимә апа шалтыратып үз зарын белдерде. Биредә авыл хуҗалыгы җирләрен пайларга бүлгәндә, колхозда эшләмәүчеләргә өлеш чыгармаганнар икән. «Хәзер шул җитешсезлекне төзәтеп, хаклылык урнаштыру юллары юк түгелдер?» — диде ул. Озак еллар «Туган як»та бухгалтер булып эшләгән, бүген аяк-билләре белән җәфа чиккән Зоя Петровна да гел ярдәм сорап шалтыраткалый. Бу юлы аңа массаж матрасы кирәк, ә ул түгәрәк кенә сумма тора. Әгәр-мәгәр кемнеңдер аңа ярдәм итәсе килсә, 8-902-684-43-63 номерына шалтыратыгыз.

Билгеле, шундый үтенеч-ләрне теркәп барабыз һәм хәлебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Нижгар татарлары тормышындагы яңалыклардан хәбәрдар булып торыр өчен «Туган як»ны укыгыз, аңа язылыгыз. Ноябрь башы белән Нижгар татар җәмәгатьчелегеннән бер төркем делегация Финляндиядә яшәүче милләттәш-якташларыбызга Рамил Әхмәт улы Салихҗанов җитәкчелегендә, Алла боерса, кунакка барачак. Ул делегация составында мин дә бар. Димәк, шушы сәфәрдән исән-имин әйләнеп кайткач, ерактагы якын фин кардәшләребез турында да «Туган як»та укырсыз.

 Һәм соңгы яңалык. 10 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Т.Новгородның Тимерюлчылар мәдәният йортында Хания Фәрхи яңа концерт программасы белән чыгыш ясар. Бу турыда тулы белешмәне Т.Новгородка 413-14-10, 436-00-39 телефон номерларына шалтыратып белергә мөмкин.

                                                                                                           О.ӘНДӘРҖАНОВ. 

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 943 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь