Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Суббота, 20.04.2024, 12:53
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Июль » 4 » КӨРӘШ БУЛСА, ТАТАР ЮГАЛМЫЙ
18:04
КӨРӘШ БУЛСА, ТАТАР ЮГАЛМЫЙ



Үткән якшәмбе көнне Уразавылда Кызыл Октябрь районы сабан туе узды. Бәйрәм, гадәттәгечә, болында үтте. Һава торышы да уңайлы булды. Ул башка районнардан, регионнардан килгән кунакларга бай иде. Район җитәкчеләре Халит Сөләйманов, Рәшит Садретдинов һәм Фәрит Бәшәров белән беррәттән кызылоктябрлыларны хөрмәт итеп өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, якташыбыз Рифат Фаттахов, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендә сәүдә-икътисад вәкиллеге вәкиле Айрат Усманов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, өлкә "Туган як” милли-мәдәни оешма рәисе Марат Юнисов, Россия һәм Германия иҗтимагый фондының җаваплы сәркатибе Александр Фурс, Сергач районының җирле үзидарә башлыгы Евгений Соколов, Мәскәү татарлары союзы рәисе Гаяр Шабанов һәм Түбән Новгород авыл хуҗалыгы академиясенең проректоры Николай Добня килгәннәр. Аларны җыр-моң, ипи-тоз белән район үзешчәннәре каршы алды. Аннары кунаклар татар һәм рус чәйханәләрендә милли ашлардан авыз иттеләр, "Аулак өй” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.

   Үзләренең чыгышларында Кызыл Октябрь районы җитәкчеләре бар халыкны күңелле ял итәргә чакырдылар һәм районда уңышлы үткән чәчү кампаниясе турында сөйләделәр. Соңгы атнада яуган шифалы яңгырлар арты яхшы уңыш алырга өмет бар, дип ышандырды алар.

  Зур Рбишча мәчете имамы Мөнир хәзрәт Багаутдинов бәйрәмдә күңелле һәм тәртипле ял итеп, Бәраәт кичәсен каршы алырга чакырды.

   Авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов губернатор Валерий Шанцевның котлау телеграммасын укыды, Законнар чыгару җыены, өлкә хакимияте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән төрле тармакларда намуслы эшләп килгән хезмәт алдынгыларын бүләкләде.

  Район администрациясе, Земство җыены тарафыннан да бүләкләнүчеләр  байтак булды. Әлбәттә, хөрмәтнең иң олысы авыл хуҗалыгы алдынгыларына белдерелде.

   Концертны популяр эстрада җырчысы Вил Усманов ачып җибәрде һәм сәгать буе тамашачыларны үзенең җырлары белән сөендереп торды.

   Сабантуй бөтен зур мәйданны биләп гөрләде. Гадәттәгечә, сату нокталары санаусыз. Балалар төрле аттракционнарда мавыгып, батутларда сикереп рәхәтләнделәр. Тик берсе кызганыч, заманча күңел ачу чаралары татар халык уеннарын сабантуй мәйданыннан кысрыклап чыгара бара. Ярый әле атлар чабышы биредә сакланып килә. Быел уразавыллы Рауф Алимовтан тизрәк чабучы булмады, икенче булып 62 яшьлек суыксулы Харис Айсин финишка килде, өченчедә тагын бер суыксулы Ринат Сабиров булды.

   Спорт мәйданында футбол, волейбол яратучылар көч сынашты. Гер күтәрүдә чүмбәлиле Ринат Аляутдиновка күп еллар инде тиңнәр юк. Ә икенче һәм өченче урыннарны мочалилы Шәмил Бадяутдинов һәм тагын бер Чүмбәли егете Илнур Салахетдинов алдылар.

   … Көрәш мәрәсендә җанатарлар урыннар ала. Көрәшүчеләр дә күренә башлады инде. Менә Түбән Новгород сабан туе чемпионы Рамил Нуриманов, менә тагын ике фаворит -"тяжеловес”- сафаҗайлылар Ринат Сәбитов һәм Марат Усманов.

  Сәхнәдә концерт дәвам итә – күп төрле конкурс-фестивальләр лауреатлары һәм дипломантлары Ринат һәм Марат Яруллиннар чыгыш ясадылар. Алардан соң өлкә "Туган як” оешмасы каршында эшләп килгән "Мирас” ансамбле артистлары төрле җанрларда матур итеп җырлар башкардылар. Ә концерт программасын җирле үзешчәннәр тәмамлады.

  Әкрен генә тамашачылар игьтибары тулаем көрәш мәйданына күченде. Көрәш дүрт авырлыкта: 66, 75, 81 кг. кадәр һәм абсолютта барды. Көрәшчеләр составы бигрәк көчле килеп чыкты, өлкә, Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары, спорт мастерлары яйсә кандидатлары келәмгә җыелды. Ләкин көрәшчеләр күбрәк көндәшнең хатасын көтеп һөҗүм ясарга тырыштылар, чиста егулар аз иде. Ниндидер "прагматик” көрәш килеп чыкты бу юлы, нәтиҗәгә ирешү беренче урында булды. Шулай да милли көрәшебез сабантуйның бизәге булып кала бирә, ярышларның баш судьясы Зәки Валемеев әйткәнчә, көрәш булса, татар югалмый.

   66 кг. кадәр авырлыкта тугыз егет көрәште, күпчелеге Зур Рбишча һәм Сафаҗайдан. Нәтиҗәдә, бу авырлыкта рбишчалы Айрат Измайлов, сафаҗайлы Илһам Шәмсетдиновны сыртка салды. Өченчене Суыксу егете Илдар Айсин алды. Аларны бу авырлыкның спонсоры, эшмәкәр, келәм-дәге судья Максут Сәмиуллин акчалата бүләкләде.

   75 кг. хәтле авырлыкта да шул ук хәл килеп чыкты дияргә була. Призлы урыннарны Зур Рбишча һәм Сафаҗай егетләре үзара бүлеште. Бүгенге көндә бу ике авыл көрәшчеләрен өлкәдә иң көчлеләр дип санарга мөмкин. Монда финалда ике рбишчалы очрашты һәм Рөстәм Измайлов Камил Хайретдиновтан көчлерәк булып чыкты. Өченче урынны сафаҗайлы Айрат Усманов яулады.

  Җанатарлар да кыза бара. Кайсыдыр авылдашы өчен кайгыра, кайсыдыр дусты өчен. Киңәш бирүләр, күл чабулар мәрәнең бөтен ягыннан яңгырый, ләкин барысы да тәртип чикләрендә.

   81 кг. кадәр авырлыкта көрәш тагын да кызыграк барды. Көндәшләрнең көче бердирәк, шуңа күрә җиңүче соңгы секундларда гына ачыкланды. Иң көчле, иң сизгер булып Фәнис Мөхетдинов чыкты, ул беренче урында, Рөстәм Измайлов — икенче (икеседә Зур Рбишчадан), Дамир Юсипов (Ишавыл) — өченче. Барысы да район администрациясе тарафыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

  Ярышлар арасында, күптәнге традицияләрне дәвам иттереп, элекке еллардагы сабантуйларда чемпион исемнәрен яулаган ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  Абсолют авырлыкта ун кеше көрәшергә теләк белдерде. Биредә инде сафаҗайлылар фаворитлар иделәр. Ләкин финалга Рамил Нуриманов кына җитте. Ул ярымфиналда семочкилы Ильяс Исхаковны очколар буенча җиңде. Икенче ярымфиналда Кызыл Яр егете Илдар Билялетдинов һәм сафаҗайлы Марат Усманов очраштылар. Марат җиңә барса да, соңгы секундларда оттырып, финалга юлны Илдарга бирде. Өченче урын өчен ярышта инде Марат җиңүне ычкындырмады.

Финал Рамил Нуриманов өстенлегендә барды. Илдар бөтен көчен, осталыгын кулланса да, дөнья чемпионына каршы тора алмады. Шулай итеп Рамил Нуриманов Уразавыл сабантуе батыры исемен яулады. Аңа күчмә кубок, ат һәм акчалата бүләк тапшырылды.

  Бәйрәм төңге дискотека һәм фейерверк белән тәмамланды.

                                                                                                            Ильнар Садеков

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1113 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Куряш, КӨРӘШ, Сабантуй-2013, татарская борьба на поясах | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь