Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Суббота, 20.04.2024, 11:43
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Сентябрь » 6 » Хөкүмәт бүләгенә лаек ханым
18:40
Хөкүмәт бүләгенә лаек ханым




Пильна район кастахәсендә хезмәт итүче табибгинеколог Марина Сәгыйт кызы Конева быел Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы, "Медицинская газета” һәм медицина хезмәткәрләренең профсоюзы тарафыннан оештырыл-ган Бөтенроссия табиблар конкурсында "Иң яхшы акушергинеколог” номинациясендә өченче урынга лаек булган иде (аның турында материал газетаның 9 август санында бастырылды).

   Үткән атнада барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләрне Мәскәүгә чакырып, өлкә хөкүмәте йортында бүләкләделәр. Бүләкләү яшь табиблар форумына туры китереп уздырылган. Чарада РФнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова,  билгеле балалар табибы Леонид Рошаль, бүтән хөкүмәт вәкилләре, медицина өлкәсендә танылган академиклар, профессорлар, Дәүләт Думасы депутатлары катнашкан. "Искиткеч зур, тантаналы, югары дәрәҗәдә оештырылган чара иде. Ә иң мөһиме – үзара тәҗрибә уртаклаштык, яшь табиблар белән аралаштык, күренекле медицина әһелләре белән таныштык. Мин бик канәгать калдым бу чарадан”, — дип сөйләде Марина Сәгыйт кызы.

   Аның Габдулла Тукай нәселененнән булуы да зур кызыксыну уяткан. "Табиблар арасында шундый күренекле язучы нәселенең вәкиле булу татар җәмәгатьчелеге өчен, һичшиксез, зур горурлык”, — дигән галимнәрнең берсе.

   Барлык призлы урыннар яулаучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнгән. Без Марина ханымны бу зур казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз, алда да эшендә, тормышында тагы да югарырак үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз.

                                                                                                    Наилә ЖИҺАНШИНА.   

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 944 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь