Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Четверг, 25.04.2024, 22:57
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Ноябрь » 18 » ХУШ, РАУФ АБЫЙ…
21:11
ХУШ, РАУФ АБЫЙ…



Бу атнада өлкә татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – 70 яшен тутырып килүче гомерлек журналист Рауф Абдулла улы АБДУЛЛИНны агымдагы атна башында соңгы юлга озатты.

Мәктәп елларында ук каләмен шомарта башлаган Рауф абый Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлының күп өлешен хәрби журналистикага багышлый, үткен каләме белән Ватаныбызның иминлеге сагында тора, профессиональ эшчәнлеге, намуслы хезмәте һәм сокланырлык оештыру сәләте даими рәвештә югары бәяләнеп килә, ә хәрби хезмәтен ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. Чит илләрдә, чиксез илебез киңлекләрендә һөнәри кәсебен, хәрби бурычын үтәп, туган якларына (К.-Пожар) кайтканнан соң, "Туган як” редакциясендә җиң сызганып эшкә керешә, һәрьяклап татар халкының ихтыяҗын кайгырта башлый, газетаны җитәкли, аның дәрәҗәсен үстерү өстендә даими шөгыльләнә. Бүген редакция диварларын бизәп торган "Рәхмәт хатлары”, "Диплом”нар һәм башка мактау кәгазьләре – барысы да Рауф әфәнде казанышы. Ул Казан һәм Мәскәү белән нык бәйләнештә торды, башка төбәкләрдә чыгып килгән тиңдәш татар газеталары белән иҗади хезмәттәшлек урнаштырды, татар өммәтеннән булган күренекле галимнәр, артистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, бизнес вәкилләре белән уртак тел таба белде, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә халык зарын ирештерде, проблемаларын хәл итте.

   "Туган як”тан китеп баргачтын да ул татар тормышы белән кызыксынып яшәде, хәтта инфарк-тан соң хәлләнә башлагач ук газеталар сораштыра башлады. Гомерлек хезмәт коралына әверелгән каләмен дә җыеп куймады ул – туган авылы турында китап әзерләүгә керешкән иде.

   Әмма, ни кызганыч, егетләр кебек өлгер, төз гәүдәле, зирәк фикерле аксакалыбыз, киләчәккә зур планнар корган, оныкларына сөенгән, пар канатына сыенган, ул-кызының кадер-хөрмәтен тойган, өлкә татар җәмәгатьчелеге каршында дан-абруй казанган, "Туган як” газетасының хөрмәтле редакторы булган Рауф Абдулла улы белән хушлашулары авыр иде шул. Ул бит "Туган як”ның югалтуы гына түгел, ә бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен  дә  зур югалту, чөнки атна башыннан алып редакциядә телефонның тынганы юк. Барысы да Рауф абыйның үлеменә шакката, гаиләсенең, туганнарының кайгыларын уртаклаша. Өлкә Диния нәзарәте һәм Нижгар татарлары автономиясе исеменнән Гаяз хәзрәт Закиров шалтыратты, Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов, "Туган як” милли-мәдәни үзәге исеменнән Марат Кадыйрович Юнисов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе исеменнән Рамил Әхмәтович Салихҗанов.

   Өлкә татар җәмгыятен, өлкә татар газетасын булдыруда күп тырышкан, аннары Рауф абый белән иҗади һәм эшлекле хезмәт-тәшлектә торган хөрмәтле Алимҗан абый Орлов та, Энҗе апа белән Надир Мансурович Хафизовлар да, Казаннан Рифат Фаттахов, Спас районыннан Т.Моклокасы, Бозлау администрацияләре башлыклары Салех Щегалев, Али Аймасов, озак еллар Бозлау мәктәбе директоры булып торган Равил Талипов та  Рауф абый гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашалар.

   Төрле елларда, төрле вазифаларда "Туган як”та эшләгән Наҗия Зиһаншина, Наил Җәфәров, Тәнзилә Паламарчук, Рәйсә Җәфәрова, Гөлнара һәм Алсу Әхмәтбаевалар, Гөлнара Нәвретдинова, Наил Хәсәнов, Камил Фәткуллин, Зоя Петровна Страхова, Илдар Аминов, Гүзәл Люкманова, бүгенге редакция коллективы да Рауф абыйның вафатын зур фаҗига, авыр хәсрәт буларак кабул иттеләр, якын кешеләрен югалтуга тиңләделәр. Шул сәбәпле, барчабыз да көтмәгәндә фани дөньяны ташлаган күренекле якташыбызның һәм остазыбызның гаиләсенә төшкән кайгыларын уртаклашабыз.

Рауф абый, дибез,

Кичә иде түрдә.

Ә бүген ул ята

Салкын кара гүрдә.

Әмма онытылмас ул –

"Туган як”та калды эзе.

Һәр сәхифәсендә чагыла

Аның әйткән асыл сүзе.

   Әйткәнемчә, Рауф абыйның искәрмәстән үлеме аның гаиләсен генә түгел, таныш-белешләрен, дус-ишләрен тирән кайгы-сагышка салды. Шул сәбәпле Сергач, К.Октябрь һәм Пильна районнарыннан булган кайгы уртаклашуларны эчке битләргә дә чыгарырга мәҗбүр булдык.

   Аның халык файдасына кылган изге гамәлләре аңа җәннәт ишекләрен ачыр, дип ышанабыз.

   Хуш, Рауф абый…

                                                                                                         О.ӘНДӘРҖАНОВ.   

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 949 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь