Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 08:07
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 16 » КУЙСУЫНДА таулар «җанланды»
18:51
КУЙСУЫНДА таулар «җанланды»




Кайгы кычкыра килми, диләр бездә. Әмма Куйсуында, елганың аръягында булган Нагорная урамындагы 20 нче йортка кайгы 7 октябрьдән башлап "ишек шакый” инде. Йорт хуҗасы Мансур Ситдиков әйтүенчә, нәкъ шул көнне биек тауның бер өлеше, минем исәпләвемчә, 60-70 метр киңлектә һәм 100-120 метр чамасы озынлыкта, 1,5 метрга шуышкан. "Шул көннән алып, ул тәүлегенә 5-6 сантиметрлап минем өемә якынлаша. Әлбәттә, куркыныч. Районнан җаваплы кешеләр килеп карадылар, күченергә тәкъдим иттеләр, әмма кичектерми ярдәм кулы сузарга акчабыз юк, диделәр. Бүгенгә күченүдән баш тарттым. Чөнки гомер буе җыйган йортымны ташлап китә алмыйм. 12 ел түшәктә яткан әнием белән күченгән очракта нишләргә? Әйтергә кирәк, дәвамлы яңгырлардан соң таудан җирнең ишелеп төшүе инде өченче очрак. Беренчеләре авылдан ерак булса, менә монысы минем йортка якыная бара, биш метр гына калды инде”, — дип борчылды Мансур Осман улы.

   Шуннан соң без К.Октябрь районының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы бүлеге начальнигы Т.Җ.Нуреев белән элемтәгә кердек.

   - 16 октябрьдә Т.Новгородтан "Волгагеология” белгечләре килеп шушы табигый хәлне тикшерделәр һәм якын арада үз бәяләмәләрен бирерләр, — диде Таһир Җәфәрович.

                                                                                                               О.ХӨСӘИНОВ.   

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1012 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь