Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Среда, 08.05.2024, 21:37
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Сентябрь » 28 » Өлкәннәр сыенган урында
13:11
Өлкәннәр сыенган урында



Уразавылда 1997 елдан башлап шәфкать йорты эшләп килә. Бүгенгә анда 40 кеше яши, күбесе татарлар. Шәфкать туташлары, санитаркалар, аш пешерүчеләр һәм башкалар — барлыгы 29 белгеч аларга югары квалификацияле хезмәт күрсәтә. Быел учреждениегә 1 миллион 300 мең сумлык ремонт ясалган.

  - Финанслау тулаем өлкә хөкүмәте бюджетыннан булды. Шул акчага пластик ишекләр куйдык, яңа люстралар элдек, электр үткәргечен тулаем алмаштырдык, янгынга каршы сигнализация яңартылды һәм бөтен бүлмәләргә, бәдрәфкә косметик ремонт ясалды, абзарда ял бүлмәсе-беседка төзедек. Киләчәктә массаж кабинеты булдырырга җыенабыз, тиздән  җиһазлар китерербез.

  Бу йортта картлык көннәрен кичерүчеләргә ярдәм кулы сузучылар милләттәшләребез арасында аз түгел, рамазан аенда, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә  аларның күңелләрен күрүчеләр аеруча күп була. Куйсуы изгеләр йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә Мерсияпова даими ярдәм итеп тора, Зур Рбишчаның Абдулхамит Садеков мәчете имамы тумбочкалар бүләк итте.

  Октябрь аенда районда өлкәннәр айлыгы башлана. Айлык кысаларында Казан артистлары концерты, мәдәни кичәләр, экскурсияләр, спорт чаралары, конкурслар һәм акцияләр оештыру күздә тотыла, — диде учреждениенең директоры Ринат Каюмов.

  Бу йорт халык телендә "картлар йорты” дип йөртелә. Гомер көзендә караучысыз калып, ярдәмгә мохтаж булган ялгызак әби-бабайларга нормаль тормыш алып барыр өчен барлык шартлар тудырылган биредә, өлкә хөкүмәтенең кайгыртучанлыгын  тоеп яшиләр алар, персонал да җылы сүзләрен, ягымлы мөнәсәбәтләрен кызганмый. Тик шулай да барсының да карашларында моңсулык, өметсезлек, чөнки гаилә җылысын, якыннарының кайгыртучанлыгын берни дә алмаштыра алмый. Тормышның әчесен-төчесен күп күргән өлкән буын үз өйләрендә, кадер-хөрмәттә матур картлык кичерергә лаеклы, әлбәттә, тик язмыш кайчак аяусыз була шул…

  Бәйрәм көнне барлык өлкәннәргә иң җылы теләк-ләрне җиткерәсе килә, ә биредә яшәүчеләр ул теләкләргә икеләтә лаек. Бәйрәм белән, хөрмәтлеләр, янәшәдәгеләрегезнең күңел җылылыгын тоеп яшәргә язсын һәрвакыт.

                                                                                                     Ринат СӨННӘТОВ.


Фотоларда:  Уразавыл шәфкать йортында яшәүче картлар.
Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 954 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь