Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Среда, 24.04.2024, 06:25
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Август » 5 » Мәчеттә ифтар мәҗлесе
17:41
Мәчеттә ифтар мәҗлесе



Рамазан ае керү белән авылларыбызда дини тормыш җанлана. Көн озын булуга карамастан, күпләр ураза тота. Һәр йортта диярлек иртән сәхәр ашыйлар, кояш баегач ифтар мәҗлесләре үткәрәләр.

  Чүмбәлинең беренче мәчетендә ифтар мәҗлесе икенче ел рәттән үткәрелә. Узган җомга көнне яңа гына төзекләндерелгән мәчет бүлмәсенә авыз ачарга 80гә якын кеше җыелды. Аның имамы Надер хәзрәт Камаев әйтүенчә, ике ел эчендә авыл халкы ярдәмендә мәчеткә бер миллион сумнан артыкка ремонт ясалган.

Табын тулы иде, бу мәҗлесне бөтен мәхәллә белән оештырганнар. Кайсылары акчалата ярдәм иткән, кайсылары аш пешергән, юган, себергән, кыскасы – бергә зур бәйрәм оештырганнар чүмбәлилеләр. Олы кунаклар да килми калмаган: өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, мөхтәсибе Харис Исмаилов (фотода) вәгазь сөйләделәр, дога кылдылар.

   Кояш баеп авыз ачкач, тәравих вакыты җитте. Халык өстәл артыннан торып, рәт-рәт басып намаз укыды. Шуның белән бәйрәм бетте. Кунаклар күңелләрен иман нуры белән рухландырып, иртәге очрашуга кадәр хушлашып өйләренә кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә ниятләрен кабул итсен иде. Миңа калса, итәр дә, чөнки Аллаһының илчесе ахшам намазын укыганчы, хөрмә җимешләре белән авыз ачкан һәм:”Кешеләр ифтарны ашыктырган һәм сәхәрне соңга кадәр кичектергән вакытта, алардан бәрәкәт китмәс”, — дигән,  ә дога кылу турында олуг Пәйгамбәребез: "Ураза тотучының ифтар вакытында кылган догасы кире кагылмас”, — дип әйткән. Ә мәҗлестән фотоларны безнең сайттан карагыз.

                                                                                                         Ринат СӨННӘТОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1213 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь