Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Суббота, 27.04.2024, 08:22
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Апрель » 1 » Нижгар татар эшмәкәрләрен Президент бүләкләде
16:37
Нижгар татар эшмәкәрләрен Президент бүләкләде



 21еннән алып 23 мартка кадәр Казанда II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып үтте. Аны икенче ел рәттән Бөтендөнья татар Конгрессы "Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырып килә. Җыенга Россиянең 31 төбәгеннән 430 эшмәкәр җыелган иде, шул исәптә безнең Нижгар делегациясе дә.

Кунаклар каршында ясаган чыгышында Татарстан президенты Рөстәм Миңниханов һәр халыкның теле, мәдәнияте, традицияләре иң әүвәл авылларда саклана диде. "Авылларсыз халыкның киләчәге юк, ә авылларның киләчәге бүген күп дәрәҗәдә эшмәкәрләргә бәйле. Сезнең тормышта тоткан урыныгыз, туган нигезегездә җәелдергән эшчәнлегегез, бу өлкәдә туплаган тәҗрибәгез башкаларга үрнәк өлгесе булып торырга тиеш”, - дип үгет-нәсыйхәтен бирде Президент һәм туган җирләрендә авылларын, аның структурасын саклау өстендә эш алып баручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулар арасында Сафаҗайдан Хасил Хәмзә улы Камалетдинов та бар иде (фотода). Ә Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән шундый ук Рәхмәт хатына Иске Мочалидан Зөфәр Ибраһим улы Зайров  лаек булды. Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе исеменнән һәм шәхсән үз исемебездән шундый олы бүләкләргә лаек булган эшлекле эшмәкәрләребезне тәбрик итәбез һәм туган авыллары файдасына куйган хезмәтләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.

Шул форсаттан файдаланып, без Хасил Хәмзә улы белән элемтәгә кереп, анардан кыскача гына җыен турында сораштык.

- Миңа бигрәк ошады. Бу кирәкле  чара. Андагы җирле эшмәкәр-ләрнең, гомумән, гади халыкның үзара ярдәмләшеп, теләктәшлек белдереп яшәүләре сокландырды. Бездәгечә бер-береңә көнләшеп карау юк анда. Без үзебез-нең "Камалетдинов” КФХ базасында эшли башлаган казылык цехында җитештерелгән уннан артык хәләл ризыкларыбызны алып барган идек. Аларның тәмен Рөстәм Миңниханов үзе авыз итеп карады һәм шәп продукция дип бәяләде. Иң мөһиме, без үзебезне лаеклы күрсәтә алдык һәм башка төбәкләрдәге безнең ише эшмәкәрләр белән тәҗрибә уртаклаштык, - диде Хасил Камалетдинов.

Бу җыенга Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рушан Идрисов та югары бәя бирде.

- Мин бу авыл эшмәкәрләре җыенында икенче тапкыр катнашам инде. Биредә эшлекле очрашулар, киңәйтелгән пленар утырышлар, профессиональ юнәлештә тәҗрибә уртаклашулар мәдәни ял чаралары белән бермә-бер үрелеп бара. Нижгар күргәзмәсендә Сергач райпосы тарафыннан җи-тештерелгән экологик чиста һәм кеше сәламәтлеге өчен файдалы микро-элементлары булган "Сергачская” минераль суы белән кызык-сынучылар күп булды. Тагын минем игътибарны җәлеп иткәне - БТК рәисе Ринат Закиров үз чыгышында Сергач шикәр заводы хуҗаларына төбәп, ул төбәктәге милләттәшләрнең рухи һәм социаль ихтыяҗларын кайгыртып ярдәм итү юлларын табарга өндәде, - ди Рушан Рафекович.

- Бу җыеннан авылларның, авыл җирләренең тагын бер тапкыр кыйммәтлелегенә, аеруча телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәт-ләре-безне саклап калуда аларның алыштыргысыз мөһим роль уйнаганына инанып кайттык, - дип сөйләде безгә Спас районы администрациясе башлыгы урын-басары Рамил Салихҗанов. – Моңа үз чыгышында Татарстан президенты да басым ясады. "Авыл эшмәкәрләренең авыллардагы эшчәнлеге акча эшләүдән кала милли традицияләребезне саклауда җитди адым, конкрет ярдәм булырга тиеш”, - диде ул. Бу өлкәдә икенче мөһим шарт – авылларда демографияне уңай якка үзгәртү. Һәм бу мәсьәләдә Татарстаннан үрнәк алырга кирәк. Авылларда туучылар саны кискен артып китсә, мәктәпләр ябылу проблемасы автоматик рәвештә төшеп калыр иде.

Тагын шунысы әһәмияткә ия, Татарстан җитәкчеләре Россия төбәкләрендә җитештерелгән хәләл продукцияне Татарстан җирлегендә акчага әйләндерү мөмкинлекләрен булдыруны ышандырды, - ди Рамил Әхмәт улы.

Татар авылы эшмәкәрләренең икенче Бөтенроссия җыены Резолюция дә кабул итте. Без аның проектын киләсе саннарыбызның берсендә бас-тырырбыз. Ә хәзергә Нижгар делегациясе исеменнән бу җыенны югары дә-рәҗәдә файдалы итеп оештырган БТКның Башкарма комитетына һәм шушы җыенга нижгарлыларның бару мәшәкатен үз өстенә алган Региональ автономиябез җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
 

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 937 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Сергач районы, Сергачский район, села, Нижгар татарлары, авыллар | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь