Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 02:49
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Июль » 5 » Нижгарлылар нәселеннән ул
18:10
Нижгарлылар нәселеннән ул



Байтак кына күренекле шәхесләр, татар зыялылары тамырлары белән Нижгар якларыннан. Якташыбыз, милләттәшебез, билгеле журналист Гөмәр Баутдинов та шундыйларның берсе. Мин аның белән берничә ел элек Мәскәүдә Нижгар татарларының якташлыгында танышкан идем. Ул Орехово-Зуево шәһәрендә туган. Чыгышлары белән Сафаҗайдан булган әти-әнисе утызынчы еллар уртасында бүтән күп кенә Нижгар татарлар белән беррәттән бирегә килеп урыннашканнар.

 

Мәскәү астын зур шәһәрләргә ияләшә алмаган татарлар үз иткән һәм аларның күбесе 19-гасыр ахырында күченгән Нижгар җире мишәрләре. Ул елларны эш урыннары күбрәк Морозовның мануфактура фабрикасында гына булган һәм татарларның бер өлеше анда эшләгән – торф ташыганнар. Сәүдә белән шөгыльләнүчеләр дә булган, кайберләре Кузнецовның фарфор фабрикасында эшләгән. Анда эшләүчеләр хәтта беренче татар футбол командасы да оештырганнар. Татарлар бу якларга күпләп 1915-1916 елларны килә башлаган, ә инде 1930 елларны динне кысрыклау, коллективизация тотынгач, шәһәрләрдә төпләнүчеләр саны тагы да арта төшкән. Араларында байтак кына имамнар да булган, аларга Мәскәү, Ленинград һәм бүтән зур шәһәрләрдә яшәргә ярамаган, шуңа да Орехово-Зуево кебекләрне сайлаганнар. "Без, сугыш чоры балалары, аларның сөйләгәннәрен йотылып тыңлый идек, чөнки алар барысы да тирән белемле, күпне күргән кешеләр иде. Бу сөйләшүләр миндә кызыксыну уяткан, күрәсең, тарих белән шөгыльләнәсем, сәяхәт итәсем килде, шуңа да 1955 елны мәктәпне тәмамлап Мәскәүдәге чит ил телләре институтына укырга кердем”, — дип сөйли Гөмәр. Югары белем алгач ул Алма-Атада тәрҗемәче булып эшли, аннары аны яшь хатыны белән Сомалига җибәрәләр, кызлары да анда туа.

  Өйгә кайткач, басма агентствосында (Агентство печати "Новости”) эшли, Европа илләре буенча редактор, СССР белән Италия арасындагы дуслык оешмасында вице-президент була. Күп еллар Римдагы корреспондентлар бюросының җитәкчесе, Италиядагы чит ил журналистлары Ассоциациясының җитәкчеләр советы әгъзасы булып тора. Италияның берничә шәһәренең журналистлар премиясы лауреаты да ул.

90 елларда профессор дәрә-җәсендә Болон шәһәре университетында студентларны укыткан, Италия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр турында материаллары ике илдә дә күп бастырылган. Ул анда 12 ел эшләгән. Эшләү дәверендә Папа Римский белән дә очрашырга туры килгән аңа, соңрак Папаның чыгышларыннан торган китапны русчага тәрҗемә иткән, моның өчен ул 15 меңгә якын бит текстлар укыган. Югары профессиональ дәрә-җәдәге тәрҗемәче буларак, ике ил арасындагы сөйләшүләрдә күп тапкыр катнашкан.

   Әлбәттә, Гөмәр әфәнде үзенең тамырларын, татар халкыннан булуын  бер дә  онытмый. "Шүрәле” әкиятен дә итальянчага нәкъ ул тәрҗемә иткән, бу әкият Италиядә бастырылган "Сказки мира” җыентыгына да кергән.

   Гөмәр татар телен дә камил белә. Бервакыт мин анардан: "Италиядә бөтенләйгә калырга бер-дәме теләгегез булмады?” – дип сорадым. "Туган илем белән мине бик күп каберләр бәйли”, — дип җавап бирде ул. "Туган җир” сүзе аның өчен изге. Шуңа да крайны өйрәнү белән күп шөгыльләнә, шул темаларга лекциялар укый. Үз шәһәренең патриоты буларак, ул аның тарихына, халкына, милләтләренә игътибарны күп бирә, "Армия и бизнес” Ассоциациясы тарафыннан Савва Морозов исемендәге хөрмәтле билге белән бүләкләнгән. Җирле татарлар турындагы күп кенә материаллар, "Татары Подмосковья” китабының авторы да ул. "Туган як” битләрендә дә байтак кына материаллары бастырылды.

   Гөмәр Әнвәр улының хөкүмәт тарафыннан бирелгән бүләкләре дә байтак. Исегездәдер, 1980 елны АКШ хөкүмәте Мәскәү олимпиадасына байкот игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Гөмәр Әнвәрович та бүтән журналистлар белән беррәттән Олимпиаданы пропагандаларга дигән боерык алган. Ул бөтен Италияне диярлек йөреп чыккан, телевидение, радио аша, пресс-конференцияләрдә чыгышлар ясаган. Нәтиҗәдә, Италия командасы Олимпиадада катнашкан капиталистик илләр арасында медальлар саны буенча беренче иде һәм монда Гөмәр әфәнденең дә өлеше зур, әлбәттә, тугры хезмәте өчен ул "Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән.

   Орехово-Зуево шәһәрендә күпсанлы, бердәм булып эшләүче татарлар җәмгыяте бар, 2000 елны биредә Мәскәү астындагы беренче мәчет эшли башлады. Хәзер инде яңа мәчет һәм татарларның мәдәни үзәге төзелде. Татар җәмгыяте шәһәр һәм район администрацияләре белән тыгыз элемтәдә эшли, бу төрле мәдәни чараларда, очрашуларда күренә. Һәм монда, һичшиксез, Нижгар татарлары нәселеннән булган Гөмәр әфәнденең өлеше дә әйтеп бетергесез зур. Менә шундый якташ-милләттәшләребез булу һәрберебездә горурлык хисе уята. Орехово-Зуево татарлары дус булып яшиләр, җәмгыять эшләрендә актив катнашалар, бердәм булганга абруйлары да зур.

                                                                                                        Мансур ХАКИМОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 836 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Гөмәр Баутдинов | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь