Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Среда, 24.04.2024, 22:52
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 18 » Җомга
19:01
Җомга




15 октябрь көнне бөтен Җир шарының мөселманнары иң олы дини бәйрәмебез булган Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

   Безнең төбәктә бу бәйрәм бик күркәм итеп үткәрелә – бар җиһанны яңгыратып тәкбир әйтелә, корбанга сыер-сарыклар бугазлана, мәҗлесләр уздырыла. Иң мөһиме – корбан итләре мохтаҗларга, ялгызакларга өләшелә, балалар, картлар йортларына да өлеш чыгарыла, әлбәттә.

   Хаҗ кылучылар да елдагыча, аз түгел якташларыбыз арасында.

   Корбан гаете көнне безнең журналистлар кайбер авылларда булып, бәйрәм чараларында катнаштылар, бүгенге сәхифәбездә   без  сезгә  аларның бәйрәм репортажларын тәкъдим   итәбез, хөрмәтле газета укучылар. Һәм тагы да бер тапкыр изге бәйрәм теләкләребезне  кабул  итеп  алыгыз, мөхтәрәм  якташлар.

Ыргуда мәчет халык белән тулы иде

   Ыргудагы үзәк урамның ике очыннан тәкбир тавышы җаннарны наз-ландырып иртән үк яңгырады. Ә мәчет алды хатын-кыз белән тулган иде инде. Аларның кайберләре мәчеткә кертеп садакаларын куйдылар һәм күмәкләшеп сөйләшеп тәкбир әйтеп килүчеләрне көтеп тордылар. Шунда авылда 5-6 сыер корбанга бугазланганын да ишеттем. Аннары якындагы чит илдән Кнәгендә югары белем алучы мөселман студентлары белән автобус килде. Аларны Грибан егете Рафек Җамалов җитәкләп килгән иде.

   Менә тәкбир әйтүчеләр мәчет алдында күркәм ислам сәламнәре белән күрештеләр, бер-берләрен Корбан бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм Аллаһы йортына юнәлделәр.

   Биредә җирле имам Нәим хәзрәт Бәдретдинов мәчетне тутырып килгән авылдашларын һәм кардәшләрен бәйрәмнең көн тәртибе белән таныштырды, каберлекләргә барып якыннарны яд итү традициясен онытмаска кирәк, диде. Шуннан соң азанчы Галиәскәр Хөсәинов Коръән укыды, аннары имам җитәкчелегендә Корбан гаете башкарылды. Нәим хәзрәт шулай ук Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның һәм "Туган як” газетасы редакциясенең котлаулары белән таныштырды.

   Кнәген районы хакимиятенең һәм шәхсән үзенең җылы котлауларын Белка администрациясе башлыгы Рәшит Жадиханов ирештерде.

   Ахырда Нәим хәзрәт корбан чалу тәртибе турында сөйләде һәм гает намазына килүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

Кочко-Пожарда өч төштән тәкбир яңгырады

Кочко-Пожарда Корбан гаетенә халык иртәнге җидегә үк җыела башлады. Биредә алар өч урыннан кара-каршы килә — каберләр яныннан, "кара тау”дан һәм авылның югары очыннан. Беренче сафларда аксакаллар, авылның хөрмәтле кешеләре, аннары бәйрәмгә шәһәрләрдән килгән пожарлылар. 

  Гает намазын укыр алдыннан Габделхәй хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләде һәм мәхәллә исеменә юлланган котлауларны укыды. Мәчеткә җыелучылар арасында яше дә, карты да бар иде. Күбесе ирләр намазга яшүсмер улларын, ә бабайлар оныкларын алып килгәннәр. Шулар арасында Аминовлар, Гаязетдиновлар, Әхмәтбаевлар, Жиһаншиннар гаиләләре. Димәк, алар яшьтән үк балаларда ислам йолаларына хөрмәт тәрбиялиләр. Аерым бүлмәдә дистәләгән  хатын-кыз җыелган.

  Бәйрәм уңаеннан мәчеткә ярдәм күрсәтүчеләр байтак булды. Руслан Үмәров,  Вафа Абдулвалеев бишәр мең сум садака биргәннәр, ә "Континент” сәүдә үзәге мөдире Фаил Хамзин һәм мәскәүле Наил Равил улы Жианшин берәр машина имән китерткәннәр.

   Корбан гаете намазы укылгач, халык таралышырга ашыкмады. Туган-тумача, дуслар, күршеләр бер-берсен сәламләделәр, бәйрәм белән котладылар, хәлләр белештеләр.

   Мәчеттән чыккач күбесе халык зиратка мәрхүмнәрне искә алырга юл тотты, өйләрдә барысын да бәйрәм табыны көтте.

   Авылда бу көнне өч сыер корбанга чалынган, ә сарыкларны инде исәпләп бетергесез: Вафа Курамшин  йортында гына җиде сарык чалынды.

Грибан буйлап рәт-рәт тезелеп

Барлык мөселман халкы өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете Грибан авылында да зурлап билгеләнеп үтте.

  Көн шактый салкын булуга карамастан, нурларын җиргә сипкән кояш бәйрәмгә икеләтә ямь өстәде, бәйрәм хисен арттырды.

 Иртәнге сәгать җидедә авылның йөзләгән  яше-карты, шәһәрдән килгән кунаклар  Школьная урамының  ике очыннан  рәт-рәт тезелеп авылның нәкъ уртасында урнашкан изге йортка — мәчеткә килделәр. Мәчет залына сыймаганнар коридорда, баскычларда тупланды.

 Вәгазь белән башланып киткән бәйрәм мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Сергач районы администрациясе башлыгы Николай Субботин, Камка авылы администрациясе  башлыгы Мөнир Шәймәрдановтан килгән котлау телеграммаларын уку белән дәвам итте. Аларны барча халыкка Касыйм хәзрәт Хәсәнов җиткерде.

 Бәйрәм вәгазеннән соң грибанлылар  тәкбир әйтеп, Гает намазы укыдылар, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылдылар. Ә анда кадәр  җыелган халык мәчеткә үз өлешләреннән ярдәм итеп садака бирделәр, аларга дога  кылынды. Авылның  казначее Фатех Жамалетдинов  мәчет эшләре буенча халык алдында  хисап  тотты  һәм үз теләге белән әлеге вазифадан баш тартуы турында белгертте. Халыкның те-ләге буенча бу урынга Ринат Хамзин сайланды.

  Гает намазы тәмамланганнан соң, грибанлылар бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләшеп, хәл-әхвәлләр белештеләр. Аннары барысы да оешкан төстә зиратларга барып, әби-бабайлары, әти-әниләре, туган-тумачаларының каберләрен зиярәт кылдылар, нәселләрендә  булган мәетләр рухына Коръән багышладылар.

Аннан кайтып корбан чалу йоласы башланды.  Быел Грибанда 13 сыер чалынды. Сарыклар саны – йөзләгән. Кайбер гаиләдә  икешәр сыер, сыер  белән сарыклар, дистәләгән сарык  суючылар да булды.

 Гаетнең икенче көнендә дә корбаннар чалу дәвам итте, күбесе гаиләләрдә корбан мәҗлесләре башланды.

Пашатта таңнан сафландылар

Пашатта таң ату белән мөселманнар сафларга басып, Аллаһыны олылап кырык адым саен туктап тәкбир әйтте, гыйбадәт йортына килде.

  Мәчеткә 300гә якын пашатлы җыелды. Имам Марат хәзрәт  Салахетдинов авылдашларын изге Корбан бәйрәме белән котлады, корбан чалуның  тарихы, тәртибе, савабы турында вәгазъ сөйләде, хәер – садака бирүчеләрне әйтеп узды. Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, район җитәкчеләреннән, "Туган як” газетасы редакциясе коллективыннан килгән котлау хатларын һәм телеграммаларын халыкка җиткерде.

  Кояш чыгып офыктан күтәрелгәч, мөселманнар намазга бастылар. Намаздан соң алар мәрхүмнәрне яд итәргә каберлекләргә ашыкты.

  Пашатта 23 сыер һәм 100дән артык сарык корбанга чалынды.

  Авылның һәр гаиләсендә шатлык, сөенеч, бәйрәм иде бу көннәрдә.

Без, "Туган як” редакциясе коллективы изге бәйрәм уңаеннан ярдәм күрсәткән өчен Марат хәзрәткә һәм авыл мәхәлләсенә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

                                                О.ӘНДӘРҖАНОВ, Р.СӨННӘТОВ, Р.ХАМЗИНА, И.САДЕКОВ

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1130 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 4.6/5
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь