Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 18:30
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Апрель » 26 » Сергачта Гаяр Әндәрҗанов истәлегенә турнир булды
17:24
Сергачта Гаяр Әндәрҗанов истәлегенә турнир булды


 Сергачның ФСКсында пашатлы Гаяр Әндәрҗановның якты истәлегенә һәм 50 яшьлек юбилеена багышланган турнир башланганчы, мин һәр катнашучы команданың капитаннары белән әлеге спорт сараеның яңадан хоккейның күтәрелешенә керткән өлеше турында кыскача гына сөйләшеп алдым.

- Сергачта ясалма хоккей мәйданчыгы булачагын ишеткәч үк, эчке эшләр органнары хезмәткәрләреннән торган "Динамо” командасын туплый башладык һәм кирәкле экипировкалар табыштырып беренчеләрдән менә шушы бозга бастык. Аннары шаккатырып К.Октябрь районыннан Семочки, Пильнадан Сафаҗай командалары чыктылар. Сергачта тагын хоккей сөючеләрдән бер-ике команда оешты. Ә иң искитмәлесе – Кочко-Пожар авылы командасы. Аларны яңадан хоккейга кайтырга нәкъ менә шул ФСК этәрде инде, чөнки, башка командалардан аермалы буларак, аларның бүгенгәчә үз авылларында хоккей мәйданчыклары юк. Атна саен алар бирегә килеп осталыкларын шомарталар һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, алар гел бүләкләнүчеләр арасында, гел җиңүгә омтылганнар. Бик тырыш, оешкан, дус команда. Сизеп торам, узган елда откан күчмә кубокны быел саклап калырга безгә бик авыр булачак. Шуның өстенә шоба да беренче көндәшебез итеп безгә нәкъ пожарлыларны "бүләк итте”, - дип бераз борчылып сөйләде "Динамо”ның капитаны Юрий Левкин.

- Илһам әйдәп барган бу Пожар командасына сокланмыйча мөмкин түгел. Без бу ясалма бозга чыкканда алар әле яңадан шуарга гына өйрәнәләр иде. Сер түгел, безнең якларда яңадан хоккейны торгызуга без керештек. Мәрхүм Нуршат Әббәсов моның өчен күп тырышты, күп чыгымнар тотты. Без дә аның истәлегенә турнирлар оештырып киләбез. Менә аның исеме язылган яңа майкалар белән бүген беренче тапкыр бозга чыгачакбыз. Валерий Павлиновичка рәхмәт, хәзер урамдагы ачы эсседә дә хоккей уйный алабыз. Ул гына болытлар артындагы балачак хыялларыбызны тормышка ашырырга мөмкинлекләр ачты, - ди Семочки хоккей командасы капитаны Гаяр Әббәсов.

- Безнең чын-чынлап авылда хоккейны торгызуга әле ике еллап кына вакыт үтте. Берсе куандыра – бездә яшьләр күп. Димәк, команданың киләчәге бар. Быел яшьләребез Уразавылда һәм үзебездә булган турнирларда җиңүгә ирештеләр. Сергач ФСКсына йөреп, шушындый турнирларда мөмкин кадәр күбрәк катнашып, безнең уңышлы матчларыбыз да озак көттермәс дип беләм. Һәрхәлдә, моңа омтылыш бар. Бәлки губернатор Валерий Шанцев якын киләчәктә Пильнага да ФСК бүләк итәр. Чөнки безгә Сергачка йөрергә бераз ераграк. Ә Пожар егетләре җирле хоккейда – үрнәк өлгесе. Бүген мин аларга җиңү телим, - диде Петряксның спорт инструкторы һәм хоккей командасы капкачысы Әхмәр Закиров.

- Дөрес, Сергачта ФСК аычлмаган булса, без дә хоккей уйнамаган булыр идек, - дип сөйли башлады Кочко-Пожар хоккей командасы капитаны. – Ул ачылгач ук без аны үз иттек. Гадәти тимераяклардан башлап, бүген без барыбыз да диярлек профессиональ эпикировкада уйныйбыз. Иң мөһиме, салмак кына яшь буынны бу уенга тарта киләбез. Аталы-уллы уйнаучыларыбыз да бар. Мәсәлән, Ирфан һәм Рауф Фәхретдиновлар, Наил һәм Дамир Гаязетдиновлар, Илдар һәм Динар Әхмәтбаевлар. Олег улы Ринат Әндәрҗанов хоккей секциясенә йөри. Ул да, Алла кушса, үсеп җиткәч, туган авылы өчен уйнар. Бер яшь талантыбыз – Дамир Абдрахманов, быел Сергач җыелма командасы өчен чыгыш ясады инде. Илдус Гафуров, Ленар Жиһаншин, Рушан Сафин куәтләнеп киләләр. Валерий Шанцев бүләгеннән файдаланып калырга, аның ярдәмендә яшьләрне спортка тартырга кирәк, - дип ассызыклады Илһам Жиһаншин.

Әңгәмәдәшләремнең фикерләреннән күренгәнчә, алар ФСКның башкарган функцияләренә, гомумән, эшчәнлегенә, аның булуына югары бәя бирделәр. Димәк, ФСКлар кирәк, димәк, Валерий Шанцевның инициативасы гади халык арасында да югары дәрәҗәдә хуплау таба.

Салкын бозда кызу уен

Гаяр Хисбулла улының юбилейлы бишенче истәлекле хоккей турнирын оештыручылар (Кочко-Пожар) һәр катнашучы командага Сергачның җыелма хоккей командасыннан икешәр уенчы алырга рөхсәт иттеләр. Шуңа күрә һәр матч бик кызыклы һәм киеренке узды. Финалга чыгар өчен Семочки Петряксны отты, ә Кочко-Пожар – Динамоны. Өченче урын өчен Петрякс матч буе диярлек бер алкага көндәшеннән алда барса да, ахырда "яшьлек”не "тәҗрибә” җиңде: Петрякс – Динамо – 2:3.

Финал матчның башында ук пожарлылар ике тиз гол керттерделәр. Әмма алар бер генә дә бирешергә уйламадылар, һаман Семочкины куып тота бардылар. Матч ахырына якынлаша башлагач, Дамир Абдрахманов пожарлыларны алга чыгарды – 5:4 һәм Сергачның иң әйбәт уенчылары белән көчәйтелгән Семочки исәпне тигезләргә бик тырышса да, морадына ирешә алмады. Шулай итеп "Динамо” күчмә кубокны Кочко-Пожарга бирде.

Бүләкләү мизгелләренә килгәндә, гадәттәгечә, Илһам Жиһаншин мәрхүм дусларының әнисе Нурия апага һәм хатыны Рушания ханымга истәлекле бүләкләр тапшырды. Озак еллар спорт өлкәсендә туган авылы Кочко-Пожарның данын яклаганы һәм футбол, хоккей уеннарында татар милләте исемен югары дәрәҗәгә күтәреп, аның абруен район, өлкә күләмендә танытканы, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартканы өчен Илһам Жиһаншин "Туган як” газетасы редакциясе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Петрякс администрациясе һәм авылның спорт ветераннары, активы "Туган як” битләрендә даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганы өчен газетаның баш редактор вазифасын башкаручы Олег Әндәрҗановка матур картина тапшырдылар. Турнирның баш судьясы Ринат Сөннәтов та, боздагы судьялар Сергей Ширшов һәм Владимир Любичев та оештыручылар исеменнән бүләксез калмадылар. Шулай ук һәр команданың иң файдалы уенчысын да оештыручылар файдалы бүләкләр белән сөендерделәр. Ә һәр команда грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Турнирның иң зур чыгымнарын үз өстенә алган пожарлылар Пашат авылы мәчетенә, аның җирле администрациясенә, Сергачның "Континент” сату үзәге дирекциясенә, "Лидер” ФСКсы директоры Николай Ерамасовка һәм тагын башка ярдәмчеләренә олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Әлеге турнир зур оешканлык белән үтте һәм югары дәрәҗәдә тәмамланды. Әмма май башында, май каникулларында пожарлылар мәскәүле авылдашлары һәм дуслары белән Сергачта тагын шундый истәлекле хоккей турниры оештырырга планлаштыралар. Авылдашлары Рафаэль Багаутдиновка багышланганы ике көн булырга тиеш, диләр. Димәк, монысы тагын да зуррак, тагын да баерак узар.

Ә без Кочко-Пожар хоккей командасын чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм турнирлар оештыруда юмарт спонсорларга тап булып олы игътибарга лаек булган хезмәтләренең игелекле нәтиҗәләренә ирешүләрен теләп калабыз.
 

 

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 840 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: хоккей, Сергачский район, турнир, Гаяр Әндәрҗанов | Рейтинг: 5.0/6
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь