Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 02:51
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Июнь » 16 » Шушы көннәрдә Хәйдәр Бигичевка 64 яшь тулган булыр иде
00:54
Шушы көннәрдә Хәйдәр Бигичевка 64 яшь тулган булыр иде



 Шушы көннәрдә күренекле якташыбыз, бөек татар җырчысы, опера солисты, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган шәхес Хәйдәр Бигичевка 64 яшь тулган булыр иде.

Ул 1949 елның 16 июнендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районының Чүмбәли авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәгәч, башка авылдашлары шикелле, Мәскәүгә урнашырга китә. Ә 1971 елда туган якларына ялга кайтканда аңарда җырчы Фәрхи Насретдинов зур сәләт күреп ала һәм Мәскәү җырчылары Сөнгәт Җәләлетдинов һәм Нәҗип Жиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә күндерә.

Консерваторияне тәмамларга бер ел кала дигәндә, 1977 елда, Хайдәрне Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.

Үзенең иҗат эшчәнлеге дәверендә татар композиторларының барлык музыкаль сәхнә әсәрләрендә төп партияләрне башкара ул. Рус һәм чит ил классик опера спектакльләрендәге ("Кармен”да – Хозе, "Тоска”да – Каварадосси, "Пиковая дама”да – Герман, "Борис Годунов”та – Самозванец) партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнлеген исбатлый. Дж.Вердиның "Отелло” операсындагы Отелло образы аның иҗатының йөзек кашы була.

Үзенең музыкаль сәхнә эшчәнлеге, эстрада концертлары, телевидение һәм радиодагы даими чыгышлары белән киң таныла ул. Киң диапазонлы, кабатланмас матур тембрлы тавышка, матур буйсынга ия булган җырчының иҗаты югары профессиональлеге, төрле жанрдагы һәм стильдәге әсәрләрне бертигез дәрәҗәдә сәнгатьчә башкару осталыгы белән аерылып тора.

Хайдәр Бигичев 1970-90 елларда татар артистлары арасында иң популяр профессиональ башкаручыларның берсе иде. Ул Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984).

1998 елның 13 ноябрендә Хайдәр Бигичев вафат була һәм Казанда Яңа бистә зиратында җирләнә.

Без, аның якташлары, шушындый шәхесләребез белән горурланырга хаклы һәм аларның якты истәлекләрен саклау безнең олуг бурычыбыз.

Бегичев Хайдар Аббасович(1949-1998),Биография,видео

                                                                                                           Р. ХАМЗИНА

 

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 872 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Хайдәр Бигичев | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь