Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Суббота, 20.04.2024, 16:05
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Май » 14 » Сугыш михнәтен күргәннәрне кадер-хөрмәт итик
15:56
Сугыш михнәтен күргәннәрне кадер-хөрмәт итик



Илебезне кара кайгыга салган, бик күпләрне ятим иткән, яшь кызларны гаиләсез, хатыннарны тол калдырган иң канкойгыч, иң мәрхәмәтсез сугыш тәмамлануга быел 68 ел тулды. Арабызда бу сугышны үз җилкәләрендә татыган, аның бар авырлыкларын кичергән ветераннар юк диярлек инде. Шулай ук тылда, ачлык-ялангачлыкта фронттагы солдатларыбызга аз булса да җиңеллек китерик дип, бар авыр эшне үз җилкәләренә салган апаларыбыз да берәм-берәм арабыздан китеп баралар. Балачаклары бу каһәр суккан сугыш елларына туры килгән абый-апалар да инде бик өлкән яшьтә. Һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 68 ел тулган көннәрдә ул вакыйгалар турында сөйләми калу мөмкин түгел.

   Россиядә саны буенча икенче урында торган татарлар да, әлбәттә, башкалар белән бергә Ватанны саклаучылар рәтенә басалар. Татарлар булмаган бер генә гарнизон да, бер генә часть тә булмагандыр, мөгаен. Нижгар татарлары да, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка соралып, гаризалар яза башлыйлар. Өлкәбезнең барлык татар авылларыннан олауларга утырып та, машиналар белән дә татар егет-ләре ут эченә китәләр. Һәм Нижгар татарларыннан сугышка киткән 10 мең 400 кешенең 6708е яу кырларыннан кайтмый.

   Ни кызганыч, аларның күбесе сугышның башында ук һәлак була. Зур Рбишчадан Усман Мостафа улы Алимов (1941 елда 8 августта), Абдулла Бехтимеров, Абдулла Карагатов (1941 елда 12 октябрьдә), Сәмиулла Хәмидуллин (1941 елның 15 ноябрендә), Хәйретдин Садеков (1941 елның 30 октябрендә), Харрәс Фәхретдинов (1941 елның 24 ноябрендә) һәм 1941 елның 28 октябрендә авыр яралардан Ханәфи Алимов үлә. Кече Рбишчадан Әнвәр Йосыпов 1941 елның 26 августында, аның авылдашы Хәмзә Сатдинов та 28 ноябрьдә Ватан өчен һәлак булалар. Билгеле, бу исемлек бигрәк озын әле…

   Зур Рбишчадан хәбәрсез югалган Әббәс Алимов, Каюм Алимов, Алиәзһәр Дәүләтбаев, Әнвәр Ибраһимов, В. Бәдретдинов һәм Ф. Бәдретдиновлар язмышы әлегәчә билгесез. Алар сугышка керүгә, чолганышка эләккән частьләр составында булалар. Шуннан якыннарына бары тик «хәбәрсез югалды» дигән кайгылы кәгазь генә килә. Күңелләре әле һаман көтсә дә, бәлки әле исәндер дигән өмет аларны ташламаса да, туганнары өчен бу хәбәр зур фаҗига булган.

   Нижгар егетләре туган җир-ләре, газиз илләре, гаилә-балалары өчен бу сугышта үзләрен чын батырлар итеп күрсәтәләр. Алар арасында Советлар Союзы герое исеменә 4 кеше лаек була. Разведчиклар Геннадий Габайдулла улы Габайдуллинга һәм Яков Шакировка гомерләренең соңгы мизгеленә кадәр фашистлар белән атышырга туры килеп, үзләренә кушылган биремне башкарып, геройларча һәлак булалар. Ә Түбән Новгородтагы Кремльнең Дан Аллеясындагы геройлар исемлеген Абельханов Садыйк башлап җибәрә. Татарлар өчен, әлбәттә, бу бик зур горурлык. Туган авылы Семочки урта мәктәбенә дә аның исеме бирелгән, туган җирендә алтын төстә бюсты басып тора. Дүртенче герой-бронебойщик Сабир Әхтәм улы Әхтәмов Белоруссияне, Прибалтиканы азат итүдә катнашып, сугышчан дусларына үрнәк булып, күптөрле батырлыклар күрсәтеп, исән-сау  туган  җиренә кайту бәхетенә ирешә. Шулай ук Суыксудан өч Дан ордены кавалеры Айсин Әлләм, Сталининград бәрелешләрендә геройларча һәлак булган Ленин ордены кавалеры Өчкүл егете Хафиз Фәттахетдинов та – якташларының горурлыгы.

   Бөек Ватан сугышында катнашкан татарларның батырлыгы турында материалларны беренче булып Нижгар җиреннән чыккан талантлы язучы Кави Нәҗми җыя башлый. Ул бу мәгълүматларны үз әсәрләрендә дә куллана. Сугыш геройлары турында татар телендә чыккан беренче китап та аныкы. 1943 елда Мәскәүдә рус телендә «Татары – герои Великой Отечественной войны» исемле очерклар җыентыгы нәшер ителә. Анда кергән материалларны Гази Кашшаф һәм Кави Нәҗми җыя.

   Ә тылда «Барысы да сугышка, барысы да җиңү өчен!» дигән лозунг астында искиткеч хезмәт батырлыклары күрсәтелә! Красный Островта сугыш елларындагы хезмәтләре өчен йөзгә якын кеше медальләр белән бүләкләнә. Түбән Новгород татарлары акчалата «Валерий Чкалов» эскадрильясенә булыша. Чүмбәли халкы акчасына төзелгән «Чембилеевский колхозник» исемле танк та дошманга каршы сугыша. Эзләнүче Ю.А. Перчикова мәгълүматларыннан күренгәнчә, татар колхозларыннан 1020 яхшы ат сугышка озатыла. Мөтеравылның ул вакыттагы «Алга» колхозы рәисе Мостафа Саберов самолётлар төзүгә 110 мең сум үз акчасын күчерә. Һичшиксез, Нижгар татарлары да бөтен милләт халкы белән бертигез Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертә — фронттагылар гына түгел, тылдагылар да, партизаннар да. Бөек Ватан сугышы ветераны М. Юсипов мәгълүматлары буенча, Красный Остров авылыннан гына да фронтка 850 ир кеше китә. Шуларның 326сы сугыш кырларында ятып кала. Юсиф Якубов, Абзал Аймалетдинов, Мостафа Җамалетдинов, Абдулла Нуриманов, Айсә Гыйльметдинов, Зөфәр Хәйретдинов, Абдулла Әхсәнов Ватаныбыз өчен һәлак була. 100 кеше яраланып авылга кайта. Аларның 85е медаль һәм орденнар белән бүләкләнә. Красный Островтан 150 кыз хезмәт фронтына алына. Ә авылда бары тик картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Сугыш вакытының авырлыкларына карамастан, үз-үзләрен аямый алар колхоз эшен тарталар. Соңрак 8 колхозчы «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг» медале белән бүләкләнә.

   Сугыш елларында авылда калганнарның хәле аеруча мөшкел була. Пильна районының Почетлы гражданины Нәим ага Абдуллин сөйләвенчә, 1942-43 елларның кышында Краснай белән Сафаҗай авылында бик күп кеше ачлыктан үлә. «Бу авылларның кешеләре чөгендер, кычыткан, алабута яфракларыннан «болгатма» пешереп ашаганнар, ә бер бәрәңге урта яшьтәге кеше өчен «тулы бер өйлә ашы» саналган», – дип искә ала ул. Шуңа карамастан да, сугышның беренче көннәрендә үк Краснай авылы халкы 150 эвакуацияләнгән кеше кабул итә. Аларны үз араларына алып, якыннарыдай кайгырталар һәм ярдәм итәргә тырышалар. Шул ук вакытта үзләреннән өзеп фронтка җылы киемнәр, азык-төлек җибәргәннәр. Ә «Яңа юл» колхозы фронтка 300 ат озаткан. 1941-45 елларда 2000 тонна бәрәңге, 4500 тонна ашлык, 1500 тонна ит озатыла фронтка. Ә бу бит үзләре ачлыктан, суыктан, авыр хезмәттән аяктан егылган чакта…. Ирләрен фронтка озатып, хатын-кызлар үз-үзләрен аямый Җиңү көнен якынайту өчен көне-төне хезмәт итәләр: станок янында да торалар, үгезләр җигеп җир дә сөрәләр, озын кышлар буе ашлык та җилгәрәләр, балаларын да карарга өлгерәләр.

   «Хәтер китабы» мәгълүматлары буенча, сугыш елларында 6708 Нижгар татары һәлак булган яисә хәбәрсез югалган. Димәк, татар авылларының һәр унынчы кешесе гомерен Ватан өчен биргән булып чыга. Әлбәттә, кыска гына мәкаләдә аларның барчасын да исемләтә әйтеп узу мөмкин түгел, кызганыч.

   Безгә, бүгенге рәхәт тормышта яшәгән буынга, аларның кадерләрен белергә, һәр көн аларга рәхмәт укып, булдыра алган кадәр тормышларын җиңеләйтергә тырышып яшәргә иде дә бит… Юк шул, җитми бу коточкыч сугышны кичергәннәргә бездән игътибар да, кадер-хөрмәт тә. Күпме генә бу турыда сөйләнсә дә, чынлыкта, барыбыз да беләбез – ветераннарыбызга лаеклы тормыш тәэмин ителмәгән.

   Безнең бәхеткә, арабызда бу сугышның авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, бернигә карамый, исән калганнар әле дә бар. Мөмкин кадәр аларның кадерен белсәк иде, алар өчен җылы сүзебезне, игътибарыбызны кызганмыйча, кадерле ветераннарыбызның һәм тылда алардан калышмыйча Җиңү өчен бар көчләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча хезмәт иткән хатын-кызларның, кечкенә яшьтән ачлык-ялангачлык, ятимлекнең ачысын татып үскән сугыш вакыты балаларының һәр көнен бәхетле итәргә тырышсак иде.

   Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан кулдан килгәнчә ветераннарга ярдәм, игътибар күрсәтелә. Ел саен Җиңү көненә матур табыннар корыла, һәр ветеранга бүләкләр тапшырыла. Берничә ел элек татар районнарыннан ветераннарны түбән Новгородка китереп, аларга үзара аралашып, матур концерт программасы карап утыру да мөмкин булды. Хәтта үзләре дә җырлап та, биеп тә алдылар. Бик канәгать булган иделәр алар. Ике ел элек Кызыл Октябрь районы хакимияте белән бергәләп бар авыллардан ветераннарны җыеп, алар өчен концерт, бәйрәм табыны оештырылды.

   Быелгы Җиңү бәйрәменә Хәйрия бүлеге Диния нәзарәте хезмәткәрләре белән бергә сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләр хәстәрли. Хәлләре булганнар елдагыча уздырыла торган бәйрәм табынына Җәмигъ мәчетенә килерләр. Ә инде кайсыларына мәчет хезмәткәрләре, автономиянең яшь активстлары барып килер. Ә 8 майда, гадәттәгечә, Җәмигъ мәчетендә 120-150 кешелек бәйрәм табыны корылды, бәйрәм концерты оештырылды. 

                                                                                                              Зилә АХМАДУЛЛИНА.

                                                                       
                                                                  Архив статей газеты "Туган Як"

                                                                          

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1646 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: 1941, Туган Як | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь