Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Среда, 24.04.2024, 02:04
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2015 » Январь » 21 » Татар теле турында сөйләштеләр
00:00
Татар теле турында сөйләштеләр

Агымдагы атнада редакциядә өлкә та­тарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов һәм Сергач районы татар авылларының бер төркем авыл башлыклары, мәктәп дирек­торлары «Түгәрәк өстәл» артында җыелып, районда барча татар балаларын туплаган этно-мәдәни компонентлы бер мәктәп булдыру турында сөйләшү алып бардылар. Аны Кочко-Пожар мәктәбе базасында оеш­тыру планлаштырыла.

Сөйләшүдә Мөтеравыл администрациясе баш­лыгы Хәсән Бәдретдинов, Камка администрация­се башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Кочко-Пожар администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин, Камка, Кочко-Пожар тугыз еллык һәм Шөбиле башлангыч мәктәпләре мөдирләре (алар өчесе дә рус Пожары мәктәбе филиаллары) Рафаил Әбүбәкиров, Фаилә Курамшина һәм Арсланбек Аляутдинов, Лопатин мәктәбенең татар теле укытучысы, печәле Равилә Османова һәм, автономиянең Кызыл Октябрь районы Уразавылдагы вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдул­лин катнаштылар (фотода).Әбу очрашуга Рафаил Османовичның автономиягә татар балаларының рус мәктәпләрендә укырга мәҗбүр булуы, телебезнең югала баруы турында язган хаты сәбәп булды. Әңгәмәдәшләрнең нинди фикергә килүе турында­гы тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз, хөрмәтле укучылар.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1193 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Түгәрәк өстәл, Мөнир Шәймәрданов, Шөбиле, Арсланбек Аляутдинов, татарский язык, татар телендә | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь