Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 01:36
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 14 » «Татлы» күрмеш
18:47
«Татлы» күрмеш




Татлы тамыр үстерүчеләр быел, чын мәгънәсендә, уңышларын җыеп алыр өчен табигать белән "көрәшергә” мәҗбүр. Туктаусыз яңгырлар, гомумән, крестьянны бигрәк авыр хәлгә калдырды. Шуңа да карамастан, Сергач шикәр заводы чөгендер эшкәртә башлады. Сергачның  "Алтын башак” агрофирмасы, Печәнең Нариманов, Кочко-Пожарның  "Шаипов”  хуҗалыклары заводны чимал белән тәэмин итүгә керештеләр. Соңгысы быел 300 гектар чөгендер чәчкән һәм шуның 70 гектарын гына җыеп алган. 1 мең тоннасын шикәр комбинатына озаткан, ә  2  мең тоннасы кырда ята әле.

    - Белгәнебезчә, Сергач шикәр заводы хуҗалары өлкә хөкүмәте белән берлектә заводка модернизация ясарга, аны кирәкле күләмдә чимал белән тәэмин итәр өчен җир күләмен арттырырга, заманча техника сатып алырга дигән берничә еллык уртак программа кабул иткәннәр иде. Шуның үтәлеше белән танышыр өчен үткән көннәрдә Сергач районына эшлекле визит белән президентның Идел буе федерадь округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге аппаратының баш федераль инспекторы С. Ю. Валенков килде. Ул шикәр заводында барган реконструкция эшләре белән танышты.

  Очрашуда шулай ук район администрациясе башлыгы Н.М. Субботин, Казанның "Ак барс” холдингы генераль директоры урынбасары Н. П. Мухин һәм предприятие җитәкчесе В.Г. Спичков катнаштылар.

Шуннан соң  завод җитәкчеләре  белән өлкә  авыл хуҗалыгы министры һәм белгечләре күрешеп аралашканнар, заводтагы яңарышлар белән танышканнар, дип ишеттек.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 954 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь