Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 16:04
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Июль » 3 » Тау итәгендә ял иттеләр
17:54
Тау итәгендә ял иттеләр

Бозлауда быел милли бәйрәмебез


Сабантуй 22 июньдә авыл каршындагы тау итәгендә булып үтте. Хәтер һәм кайгы көне булганга күрә, Спас районы администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова үз чыгышында бозлаулыларны һәм аларның күпсанлы кунакларын сугыш кырыннан кайтмаучыларны тын торып искә алырга чакырды. Шуннан соң ул барча халыкны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен белдерде. Шулай ук сабантуйны тантаналы ачу чарасында Спас районының җирле үзидарә башлыгы Андрей Ганенков милләттәшләребезне җылы тәбрикләде. Рамил Салихҗанов кайнар котлауларын җиткерде, авыл башлыгы Али Аймасов та бәйрәмгә җыелган кунакларга һәм авылдашларына, аеруча сабантуйны оештырырга ярдәм иткән спонсорларга олы рәхмәтләрен белдерде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә төп спонсорга – Абдуллин Рамил Абдулгани улына, шул исәптә озак еллар медицинада хезмәт иткән Халисә апа Шайдуллинага һәм мәгариф өлкәсендә абруй казанган Роза апа Юнисовага "Бозлау авылының хөрмәтле гражданины” дигән дипломнар тапшырды.

   Шуннан соң төп микрофонны яңадан Казаннан килгән "Камил” иҗади студиясе директоры Фанил Мөбарәкзәнов алды. Ул үзе җырлады да, концертны да күңелле итеп алып барды. Татарстанның халык артисты Резеда Төхватуллинаның, популяр җырчы Зөбәрҗәтнең дә чыгышлары халык күңеленә хуш килде. Биюче Әминә Имашеваның яшел чирәмдә матур ак кош кебек "канат кагып очып йөрүе” дә ошады тамашачыга. Биюгә һәвәскәр булганнар урыннарында тыныч кына утыра алмадылар: җырчыларны дәртләндереп биеп тордылар. Кыскасы, концерт Бозлау сабан туен аеруча бизәде.

   Ә бу вакытта мәрәдә Рамил Абдуллин бүләкләренә көрәш бара иде инде. 65, 75 һәм 85 килограммда бил алышучылар шактый булса да, абсолютта бары тик өч кенә кеше көрәште һәм беренчене Сафаҗайдан Ринат Сәбитов алды. Калган үлчәмнәрдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

65 килограмм:

Илһам Шамсетдинов (Сафаҗай), Илдар Айсин (Суыксу), Илдус Сабиров (К.Рбишча).

75 килограмм:

Рөстәм Измайлов (К.Рбишча), Эмиль Низаметдинов (К.Рбишча), Фәрит Бәдретдинов (Мочали).

85 килограмм:

Дамир Юсипов (Ишавыл), Ринат Нәвретдинов (К.Рбишча), Ильяс Хөсәинов (Атяравыл).

  Дамир Юсиповны матур көрәш күрсәткәне өчен спонсор әле зур телевизор белән дә бүләкләде. Ә төп батырга зур суыткыч һәм традицион булган кучкар тапшырылды.

   Көрәш тәмамланып без кайтыр юлга җыендык, ә Бозлау авылы каршындагы тау итәгендә сабантуй байрагы әле төнгә кадәр җилфердәде, татар моңы таң атканчыга кадәр яңгырады…

                                                                                   О.ХӨСӘИНОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 933 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Сабантуй-2013 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь