Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 19.04.2024, 13:38
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Декабрь » 1 » ТЕЛНЕ БЕЛСӘҢ, ТӘМЕН ТОЯРСЫҢ
21:14
ТЕЛНЕ БЕЛСӘҢ, ТӘМЕН ТОЯРСЫҢ



Финляндиядә булып кайтканнан соң шуңа төшендем: моннан йөз еллар элек чит илдә төпләнгән әби-бабаларыбызның бала-оныклары, татарны һәм татарлыкны саклап калу максатыннан чыгып, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә һәм динебезгә киләчәк яшь буында мәхәббәт уятуны көн кадагында тотып, безгә дә хас булган актуаль проблеманың чишелеш юлларын эзлиләр.

- Финляндиядә татар диаспорасы азчылыкны тәшкил иткәнгә күрә, безнең яшь егетләр һәм кызлар бала чактан ук дуслашып, аралашып үсәләр, үзләрен чын мәгънәсендә туганнар дип хис итәләр һәм үзара никахка керүдән баш тарталар, башка милләт вәкилләре белән гаилә корырга мәҗбүр булалар. Шуның аркасында татар яшьләре арасында катнаш никахлар саны арта башлады һәм андый гаиләләрдә татар теле күбесе очракта онытыла, юкка чыга. Бездә бит, тулы татар гаи-ләләрендә, иң беренче чиратта балалар туган телне гаиләдә өйрәнә, чөнки фатир бусагасын атлап кергәннән соң, өйдә без бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Бу – кая да язылмаган закон, әмма һәр татар гаиләсе бездә моңа җитди карый, аны изге бурыч дип саный. Ә инде латин графикасында  татарча язарга балалар якшәмбе мәктәбендә өйрәнә, җәйге ял лагерьларында  да балаларыбызга татар телен өйрәтүне, динебез сабакларын үзләштерүне төп максат итеп куябыз. Үзара күрешү һәм татарча аралашу максатыннан оештырылган "Чәй кичәләре»нә, башка мәдәни-ял чараларына да балаларыбызны үзебез белән алып киләбез,   янәсе  бала чактан ук алар татар мохиты сулышын тоеп үссеннәр, дибез. Ә катнаш никахлар процессын азайтуда бер ышанычлы адым дип яшьләребезне Нижгар төбәгендәге тиңдәшләре белән таныштыруда күрәбез. Шуны тормышка ашыру максатыннан чыгып, якын киләчәктә яшьләребезне туплап Нижгар якларына барып кайтырга исәп бар. Бәлки, Нижгар яшьләре делегациясен үзебездә кабул итәрбез. Һәрхәлдә, шул хакта ике яклап сөйләшүләр башланды инде. Иншалла, Ходайның ярдәме белән әлеге планнарыбызны да тормышка ашырырбыз, дип ышанам. Чөнки бу өлкәдә озак еллар хыялда булган беренче зур Нижгар делегациясе, Суоми җиренә юл ачып, безгә килеп җитте, — дип сөйләде Финляндия татарларының Хельсинки мәхәлләсе рәисе Атик Али.

   Күреп торганыгызча, Суоми татарлары белән аш-суларыбыз һәм илләребез аерым булса да, мөһим проб-лемаларыбыз бер үк – татар теле аша милләтебезне саклап калу, олы буынга, әти-әнигә кадер-хөрмәт тәрбияләү.

   Яшьләр колагына әйтәм, әнием радиодан  Рәшит Ваһаповны, Илһам Шакировны һәм Әлфия Авзалованы тыңлаганда минем ачуым килә иде, чөнки ул елларда миңа рус җырлары, музыкасы якынрак тоелды. Инде бүген үзем ир уртасы – гаилә тоткысы. Күптән әти-әнием дә юк. Ә татар җыр-моңы хәзер минем күңелемә бигрәк ятышлы, әти яисә әни турында тирән эчтәлекле җырлар җаныма үтеп кереп күңел кылларымның иң нечкәләрен чирткәли башлый һәм ирексездән күзләрем яшьләнеп куя. Димәк, олыгая барган саен җан-күңел туган телгә дә, хак дингә дә күбрәк тартыла башлый. Димәк, телне белергә кирәк, ә тәмен аның олыгая баргач тоясың. Моның белән ни әйтмәкче булам: газиз әти-әниләребезнең безгә куйган кадер-хөрмәтләре турында һаман күбрәк һәм ныграк үзләре үлгәчтен уйлана башлыйбыз. Шуңа күрә газиз кешеләребезгә үзләре фани дөньяда исән булган чакта изге бурычларыбызны кайтарып бирергә тырышырга кирәк. Димәк, туган телебезнең кадерен дә ул исән чакта белергә кирәк. Телебез "үлгәч”, аны да кайтаруы мөмкин булмаячак. Шунда Р.Фәйзуллин шигыреннән мисал итеп дүртюллык кына китерәм:
 

Киләчәкнең  башы – бүгенгедә,

Нинди шатлык

                    картлык көнеңдә –

Оныкларың сиңа

                            рәхмәт әйтсә

Матур итеп туган телеңдә.


                                                                                                             О.ХӨСӘИНОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1008 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь