Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Суббота, 27.04.2024, 02:20
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Апрель » 27 » «Туган як» - милләтебез көзгесе
19:06
«Туган як» - милләтебез көзгесе


 Без, кече Ватаныбыздан еракта яшәүче милләттәш-якташлар, Түбән Новгород өлкәсендә Пильна районының Сафаҗай авылындагы хәлләр белән һәрчак кызыксынып торабыз һәм бу өлкәдә "Туган як”ыбызның өлеше зур. Мин газетаны күп еллар инде яздырып алам, аны олы кунак көткән кебек көтәм, нинди булса сәбәп аркасында бер-ике көнгә соңгарак калса, нидер җитми кебек. Чөнки "Туган як” безне туган җирләр белән бәйләүче чара ул һәм "рухи аш” белән тәэмин итеп торучы редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Газетаның быелгы бишенче санының (8.02.2013) "Кереш сүзе”ндә сез кайбер мәсьәләләрдә укучы фикерен белергә теләк белдергән идегез. Менә мин сезгә даими укучыгыз буларак үз фикерләремне язам.

Газетаның беренче редакторы Рифат ага Ибраһимовның һәр санның сүзлеген булдырырга кирәк дигән тәкъдиме белән тулаем килешәм. Без үз вакытында авыл мәктәпләрендә татарча белем алсак та, хәзер кайбер сүзләрне аңлап җитәлмибез. Мин үзем дә барлык материалларны газетага русча язам, аларга сез профессиональ тәрҗемә ясаганны белмичә, дусларым мине мактыйлар, бигрәк матур әдәби телдә язасың, диләр.

Татарстанда чыгып, күп төбәкләрдә таратылган "Атна вакыйгалары”на килгәндә, миңа калса, аның исемен алыштыру кирәкми, айга бер чыкса да, ул үз исемен тулаем аклый.

Кайчак кайбер материаллар вак шрифт белән бастырыла, укучыларның күп өлеше олы яшьтәгеләр булганлыктан, аны укуы авыр, ә рекламалар зур хәрефләр белән бирелә. Бу катлаулы заманда газетага яшәр өчен реклама да кирәк икәнне без аңлыйбыз, шулай да укучы, аның мәнфәгатьләре беренче урында булырга тиеш.

Өлкә татар авылларында күпме кеше яшәгәне, күпме газета алынганы турындагы информация зур кызыксыну тудырды. Авыллар, халык санын исәпкә алсак, тираж алай ук зур түгел икән, бу өлкәдә редакция коллективына эшлисе бар әле. Бәлки, шәһәрләрдә корпунктлар оештырырга, яисә хат ташучыларны материаль яктан кызыксындырып, подписканы үстерү мөмкинлеген эзләргә.

Соңгы вакытта, бигрәк тә агымдагы ел башыннан газетаның эчтәлеге һәм тышкы кыяфәте шактый яхшырды, яңа рубрикалар артты.

Кызыл Октябрь районы татар районы булып санала, андагы укучыларның газетага карата фикерләрен өйрәнеп бастырсагыз, яхшы булыр иде.

Менә минем фикерләрем шул, редакция хезмәткәрләренә тагы бер тапкыр иҗади уңышлар телим, "Туган як” һәрчак милләтебез көзгесе булып калсын иде.

Мәскәү.


РЕДАКЦИЯДӘН. Мансур әфәнде чыгышы белән Сафаҗайдан, үз авылының, милләтебезнең чын патриоты буларак, һәрчак редакциягә шалтыратып, хәлләребезне белешеп, биредәге яңалыклар белән кызыксынып тора, Мәскәү татарлары тормышын безгә яза һәм без дә, үз чиратыбызда, аңа рәхмәт әйтәбез.


 

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 898 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь