Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Пятница, 26.04.2024, 06:32
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 18 » «Туган телне гаилә генә саклый ала» Әхмәт САТТАР.
18:56
«Туган телне гаилә генә саклый ала» Әхмәт САТТАР.




17 октябрь көнне күренекле якташларыбызның берсе, Россия һәм Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы, М.Ломоносов һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Әхмәт САТТАР үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтте.

   Тумышы белән ул Кочко-Пожар авылыннан, аңа ун яшь чакта гаиләләре башкалага китеп урнаша. Русчаны тиз арада үзләштергән ул, әмма туган телен беркайчан да онытмаган, телгә мәхәббәтне әниләре Фәреха тәрбияли алган балаларында. Әхмәт әфәнде гомер буе үз милләтенең патриоты булып яши, телебезне саклау юлында башкарган эшләре байтак. Менә бүген дә без сезгә шагыйрьнең шул темага "Кызыл таң” газетасына биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.

   Әлбәттә, мәшһүр якташыбызны чираттагы туган көне белән дә чын күңелдән котлыйбыз, аңа исәнлек, озын гомер, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Татарның Омар Хәйямы дип атыйлар кнәз Йосыповлар токымыннан булган, нәсел тамырлары ерак Болгарга барып тоташкан бу уникаль шәхесне.

   - Бүгенге көндә теләсә нинди халык өчен туган телен саклап калу зур проблема булып тора, — ди ул. – Гомер-гомергә ана телен гаиләдә генә саклап калып була. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, дөньяда 6 мең тел бар, актив кулланылганнары – 2 мең. Дөньяви телләр арасында татар теле 14 нче урында тора. Бу көнчыгыштагы, Азиядәге, Европадагы һәм Кавказдагы төрки телле халыклар белән аралашып була торган бөек тел! Җир шарында 20 миллион кеше татар телендә сөйләшә.

   Шунысы гаҗәп, безнең илдә татарлар күмәк яшәгән регионнарда күп татар гаиләләрендә ана теле онытылган чакта чит илләрдә яшәүче татарлар үзләренең балаларын һәм оныкларын туган теленә өйрәтә. Әхмәт Саттар Финляндия татарларының ана телен берничә буынга тапшыруы турында сокланып сөйләде. "Ә ничек үзебезнең борынгы тел һәм музыка мәдәниятен дәүләт ярдәменнән башка саклап калырга соң?” – дигәндә, ул: "Бары тик гаиләдә генә!” – дип җавап бирде.

   - Безнең Мәскәүдә яшәүче күп балалы гаиләбез моңа ачык үрнәк булды. Балачакта ук безнең Фәриха әнкәй балалар өчен "Ялкын”, "Азат хатын” журналларын, "Татарстан яшьләре”, "Яшь ленинчы” гәзитләрен алдыра һәм буш вакытларында безгә аларны укый иде. Акрынлап ул безгә татар хәрефләрен өйрәтте, татарча укырга кызыксындырды. Ә татарча белү безгә урыс һәм чит телләр-не өйрәнергә комачауламады, киресенчә, булышты гына.

   Нәтиҗәдә, без – биш бала, барыбыз да татарча укый-яза беләбез, җырлыйбыз, әниебез тәҗрибәсен хәзер үзебезнең балаларга, оныкларга тапшырабыз. Кызым Казан дәүләт педагогия университетында инглиз һәм гарәп телләре буенча укыды. Биш яшьлек оныгым Мәрьям татарча менә дигән итеп сөйләшә, хәзер инглиз телен өйрәнә. Ул хәзер гаилә әдәбен белә. Без – дәү әтисе һәм дәү әнисе килсә, саф татарча сөйләшә, гаилә әгъзалары белән татарча да, урысча да аралаша.

   Милли җанлы Әхмәт Саттар чын-чынлап Мәскәүдә татар әдәбиятының вәкиле булып исәпләнә. Аның әллә ничә шигырь җыентыгы бар. Ул язган шигырьләр Елена Образцова, Ринат Ибраһимов һәм башка танылган  җырчыларның репертуарына кергән. Аның яхшы танышы Владимир Высоцкийга багышлап язган шигырьләре дә күп. Әхмәт Саттар Муса Җәлилнең якыннары белән дә дус. Ул бихисап робагыйлар авторы.

   Әхмәт Саттар – Кремльнең баш метрдотеле булып та эшләгән. Кем була соң ул метрдотель?

   50 нче елларда Әхмәт Саттар Ерак Көнчыгыш чигендә армия хезмәтен уза. Демобилизациядән соң аны Киев военкоматының аерым бүлекчәсенә чакыртып алалар. Монда майор аңа партия-хөкүмәт чараларын хезмәтләндерү өчен метрдотельләр һәм официантлар әзерли торган курска барырга тәкъдим итә. Уку дәверендә ул кулинария, санитария, икътисад, политэкономия, халыкара этикет буенча иң яхшы белгечләрнең лекцияләрен тыңлый. Өч ел укыганнан соң Әхмәт Саттарны Кремль махсус төркеменә метрдотель итеп билгелиләр. Кремльне хезмәтләндерүчеләр арасында ул татарлардан ялгызы гына була. Исемен вакытлыча Алексейга алыштырырга туры килә. Мондагы хезмәткәрләр 25 ел буена банкет залыннан бернинди сүз чыгармаска ант итәләр.

   Хәзерге көндә Әхмәт Саттар лаеклы ялда булса да, актив иҗади һәм иҗтимагый тормыш алып бара, рус һәм татар телләрендә китаплар чыгара. Тиздән Татарстан китап нәшриятында аның робагыйлары дөнья күрәчәк.

                                                                                              Ләйсән КӘШФИЕВА.          

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1762 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь