Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Четверг, 18.04.2024, 20:51
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Октябрь » 7 » Укытучы,син һәрвакыт истә
11:01
Укытучы,син һәрвакыт истә



Сине мәңге оныта алмам, ахры,

Иң кадерле кешем – укытучым!

   Укытучы һөнәре элек-электән авыр, сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Чынлап та, теләсә кем укытучы була алмый! Тәрбия-белем учагында "янар” өчен балаларны якын күрергә, аларның тормышы белән яши, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә кирәк. Бүген укытучы үзе дә белемле, эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшләргә бурычлы.

Атяравылда яшәүче, бар гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган Рифат абый белән Әнисә апа БИЛЯЛОВЛАР турында язарга безгә аларның элекке укучылары тәкъдим итте.

  - Мин чыгышым белән Башкортостаннан, — дип сүз башлады Әнисә апа. — Татариядә ул вакытта Тынытык районы бар иде. Безгә анда Ык елгасы аша гына чыгарга иде, шунда 10 классны тәмамлап Казан педагогия университетына укырга кердем.  Ә инде студент елларын бүген дә җылылык белән искә алам. Төрле район-шәһәрләрдән җыелган егетләр һәм кызлар белән ул чорда бертуганнардай яшәдек, бүген дә бер-беребезне онытмыйбыз. Шуңа да укучыларыма, студентларыма яшьлекнең кадерен белергә, бик күп эшләр башкарып өлгерергә кирәклеген аңлата идем  һәрчак,– ди Әнисә апа.

  Кулына диплом алгач, Төмән өлкәсенә эшкә юллана ул. Шунда ике ел эшләп, 1958 елның май аенда мишәр егете Рифат белән гаилә корып җибәрәләр.

  Рифат абый чыгышы белән Атяравылдан. 1933 елда Поволжьеда ачлык башлангач, аларның гаиләсе башта Петербургка, аннары Мәскәүгә күченеп китәргә мәҗбүр була. Нәкъ менә калага барганда Рифат юлда дөньяга аваз сала.   

Берәр елдан аның әти-әнисе кабат туган якларына кайтырга карар кыла. 1942 елда Рифат туган авылы мәктәбенә укырга керә.

- 10 классны тәмамлап, укырга керергә теләп йөргән чагым. Шунда әнием миңа: "Укырга керергә телисең икән, башта печән әзерлә, аннары барырсың”,- диде. Нишләрсең, колхозда ай ярым эшләп печән әзерләдем. Ике көн калды дигәндә Горький педагогия институтына барып имтиханнар тапшырдым һәм физика-математика факультетына укырга кердем. Бүгенгедәй исемдә, ул чакта бер урынга җиде кеше туры килде, — дип кыска гына урап узды тормышын Рифат абый.

  Кулына диплом алгач, 1956 елда ул да Төмән өлкәсенә юллана. Биредә Иртыш елгасы буенда урнашкан Юрты-Казанский авылында, яңа гына ачылган урта мәктәптә хезмәт итә башлый. Шунда булачак тормыш иптәше Әнисәне очратып, аңа  гашыйк була. Бер ел очрашканнан соң  матур гаилә корып җибәрәләр, ә тагын бер елдан туган авылы Атяравылга кайталар.

  Биредә хезмәт юлларын алар икесе дә Зур Рбишча мәктәбендә башлыйлар. Рифат абый физика-математиканы, Әнисә апа тарих фәннәрен укыта. Сиксәненче елларда хезмәтләрен Уразавыл мәктәбендә дәвам итәләр. Рифат абый биредә 2007 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга. Ә тәҗрибәле, җаваплы укытучы Әнисә апаны Уразавыл педагогия училищесына чакыралар. Шунда ул 2010 елга кадәр, училище ябылганчы хезмәт итә.

  -  Инде күптән ялда булсак та, элекке укучыларыбыз, әлеге студентлар безгә килеп җәмәгатемнән берәр мисал, я контроль эшләрен эшләтәләр. Ул үзе дә буш вакытында мисаллар, арифметик мәсьәләләр чишеп утырырга ярата, — ди Әнисә апа. 

  Тырыш, булдыклы әти-әнигә Аллаһы Тәгалә сәләтле балалар да бирә. Күңел җылысын, йөрәк дәртен, кайнарлыгын балаларына тулаем бирәләр  Биляловлар. Шуңадыр инде мәхәббәт җимешләренең дүртесе дә бик тәүфыйк-лы, тәрбияле булып үсә. Алар тырышлык, гадилек, тыйнаклыкны әти-әниләреннән кабул итеп ала.  Кызлары Әлфия белән Гүзәл инженер һөнәре сайласалар, Йолдыз бөтенләй башка һөнәр иясе – экономист, ә уллары Ринат белгечлеге буенча табиб. Балалары да әти-әниләре кебек үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар икән. Корган  гаиләләре  дә кеше сокландырырлык. Биляловларның җиде оныгы – тормыш куанычлары.

  Менә шулай, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр Биляловлар

  Бүгенге көндә өлкәбездә укытучы хезмәтенең уңышы, нәтиҗәле эшчәнлеге  өчен шартлар яхшыра бара, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, гомуми белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасы яңара. Уңышлы гына "Мәгариф” өлкә программасы тормышка ашырыла. Аның нигезендә яшь белгечләргә торак һәм автомобиль бирелә. Чынлап та,  барлык уңышлы ачышларның нигезендә нәкъ менә укытучыларның фидакарь хезмәт нәтиҗәләре  тора, чөнки җәмгыятькә  файдалы, сәләтле белгечләрне әзерләүдә укытучыларның рольләре зур. Укытучыларның иң мөһим  бурычлары – яшь буынга дәрес бирү генә түгел, алар өчен һәрьяктан үрнәк шәхес, алыштыргысыз остаз, психолог, илһам бирүче, матур эшләргә рухландыручы булу.

  Форсаттан файдаланып,  без Әнисә апа белән Рифат абыйны, алар йөзендә барлык мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез,  нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар,  иминлек телибез.

                                                                                                                   Р.ХАМЗИНА.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 932 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь