Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Четверг, 18.04.2024, 11:25
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Август » 22 » УРАК БАТЫРЛАРЫ
18:19
УРАК БАТЫРЛАРЫ



Агымдагы атна башы белән без Иске Мочалиның  Зөфәр Зайров җитәкчелегендә уңышлы гына эшләп килгән "Заречное” КФХсы эшчәнлеге белән танышып кайттык. Билгеле, бүген көнүзәк мәсьәлә – коры кулда иген уңышын җыеп алу. Шуңа күрә турыдан-туры ике "Полесье” һәм "Джон Дир” комбайннары "йөзеп” йөргән уҗым бодае басуына юл тоттык. Кыр юлында тагылмалы ике КамАЗ автомобиле очраттык. Ә басу башында тагын шундый ике йөк машинасы басып тора иде. Һәм беренче сорауны хуҗалык идарәчесе Рифат Измайловка нәкъ шул турыда бирдек.

   - Чыгып киткәннәре – Володар он комбинатыныкылар. Менә болары да иген белән төялергә үз чиратларын көтеп торалар. Игенне кырдан ук сатып җибәрәбез, чөнки ул коры, ә яңа буын комбайннар аны сукканда ук ярыйсы гына чүп бөртекләреннән чистарталар, ә алар быел аз түгел.

   Уракта әлеге комбайннардан тыш тагын өч "Енисей-950” дала кораблары бүтән кырда иген суга. Барлыгы 3 мең гектардан бөртеклеләрне җыеп аласыбыз бар. Туры финишка чыкмасак та, күп калмады инде. Уңышны гектарыннан уртача 25 центнер алабыз. Әлбәттә, ике мәртәбәгә күбрәк өметләнгән идек, тик яңгырлы һава торышы үз төзәтмәләрен кертте һәм өметләребез, кызганычка каршы, чынга ашмады.

 Кемнедер аерым билгеләп үтәсем килми, барысы да бик тырышып эшли. Сафаҗайлы яшь егетебез Илдар Гыйльманов та зур тракторда бертуктаусыз зур күләмдә игенне амбарга ташый. Пильналы Равил Хайретдинов та чит ил комбайнында зур җитештерүчәнлек белән  эшли, Рифат Фаттахетдинов белән Андрей Григорьев та безнең ышанычлы игенчеләребез, — дип сөйләде Зөфәр Зайровның уң кулы булган Рифат Мөхтәсиб улы.

   Ә бу вакытта КФХ җитәкчесе Зөфәр Ибраһим улы Пильнада төзеләчәк сөт эшкәртү комбинатына китерелгән яңа җиһазлар кабул итә иде. Хуҗалыгы турында ул кыскача гына телефон аша түбәндәгене белдерде:

   - Күңел төшенкелегенә бирелергә сәбәп тә, вакыт та юк. Эш-ләребез ярыйсы гына бара. Бөртеклеләр ярдәмендә 1500 тонна сенаж салдык, кукуруздан шул чама силос әзерләрбез,  Алла кушса. Ә фураж, коры азык белән проблема юк. Шуңа күрә 150 баш сыерыбыз һәм бүген-иртәгә сыер булачак 60 танабыз кыш буена сыйфатлы азык белән тәэмин ителәчәк. Техник паркыбызда кирәкле һәр техника бар һәм алар барысы да яңа диярлек. Иң "карт” комбайныбызга бары тик 4 ел гына, — дигән оптимистик рухта кайтарылган җавап яңгырады колагым төбендә.

  «Заречное» игенчеләренә — елга аръягындагыларга агымдагы авыл хуҗалыгы елын да уңышлы тәмамлап, узган елдагыча өлкә хөкүмәте бүләгенә лаек булуларын телибез.

                                                                                                                О.ХӨСӘИНОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 809 | Добавил: nizhgar-tatar | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь