Өчкүлдәге өй куяннары фермасында булып кайтканыбызга ике ел чамасы вакыт күзгә дә күренмичә узып китте. Быел Кызыл Октябрь районындагы бу уңышлы инвестицион проект белән без тагы да кызыксындык һәм анда таба юл алдык. Зур койма белән чолгап алынган ферманың кабак төбендә безне хуҗалык җитәкчесе Хәммәт Фәйзуллин һәм зоотехник Илнур Әхмәтҗанов каршы алдылар.
- Хуҗалыгыбыз ныгый, үсә. Гомумән, озын колаклылар саны меңгә җитте. Ана куяннар 700 баш. Алар һәр көн диярлек токым бирә һәм берне генә түгел. Җәйгә ана затлар санын 1400 башка үстерергә җыенабыз.
Закон таләпләрен үтәп, махсус чалу урыны төзедек. Иң мөһиме — заманча җиһазландырылган цех зур күләмдә куян ите җитештерергә мөмкинлек бирә. Бүгенгә кадәр без куяннарны бабайлар ысулы – пычак белән чалдык, ә зур партияләрне тереләтә генә сата идек, — дип сөйләде Хәммәт әфәнде.
Өй куяннары фермасы аның бердәнбер инвестицион җимеше түгел. Берничә ел элек ул Өчкүл(село Трехозерки) күмәк хуҗалыгы үсешенә шактый капитал юллады. Сәфәребезнең икенче өлеше нәкъ шушы “Трехозерский” хуҗалыгына иде.
- Бүген хуҗалык табышлы, игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Гомумән,1200 гектарҗир били, шуларның 850се — чәчүлекләр. 200 гектарда күпьеллык үлән, аеруча люцерна үстерәбез. Калган мәйданга арпа, бодай, солы, борчак чәчәбез. Бөртекле уңышның шактый өлеше терлеккә фуражга кулланыла, ә артыгын сатабыз. Терлекчелек табышлы тармак бүгенгә. Шуңа күрә узган елда 200 баш туарга исәпләнгән терлек каралтысында һәм җәйге лагерьда заманча җиһазландырылган сөтүткәргеч төзедек. Кадрлар дефициты шартларында сөт җитештерү процессын механизацияләштерү бик актуаль булып тора. Бүгенгә хуҗалыкта 215 баш кара-чуар токымлы сыерлар көненә бер тоннадан артык сөт бирә. Азык рационы бай. Җимнең төрлесен миксер ярдәмендә кушып туарларга ашатабыз. Сөтбикәләр продукциясен Чуваш республикасының Порецкое авылыннан килеп алалар.
Төзекләндерелгән каралтының аерым канатында дүрт дистәдән артык яңа туган бозау күшәп ята. Барысы да теше, үгезләрне ике-өч атнадан ук халыкка сатабыз. Фермада сигез кеше эшли, шуларның дүртесе савымчы. Ә хуҗалыкта гомумән 13 кеше хезмәт итә. Кыр эшләре вакытында алар саны күпкә арта, әлбәттә, — дип сөйләде хуҗалыкның генераль директоры Хәмит Сафин (фотода).
Инвестицияләү һәрчак риск, ә яңа, аз өйрәнелгән тармакта бигрәк тә. Терлекчелек өлкәсендә уңышлы инвестицияләү үрнәкләре булса, шундый зур масштабта өй куяннарын үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бүтән юк өлкәбездә. Куанычка, Хәммәт Фәйзуллин нигез салган бу инвестицион проектлар икесе дә чәчәк ата, авылга эш урыннары, ә район казнасына салым бирә.
Күргәнегезчә, шәһәрләрдән кайтып, авыл хуҗалыгы предпри- ятиеләре оештыручы егетләребез саны көннән-көн арта бара. Димәк, бу табышлы эш.
Ринат СӨННӘТОВ
Туган як газетасы авыллырда
|