Ел азагында экономиканың һәр тармагы үзенең эшчәнлегенә йомгак ясый, киләчәккә планнар кора. Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көзге кыр эшләре тәмамлангач ук нәтиҗә ясый. Ләкин быел гади ел түгел шул, санкцияләр һәм башка “чертлар” үсеш алган предприятиеләр, шул исәптән авыл хуҗалыклары эшчәнлегенә, планнарына бераз коррективалар керткәндер. Бу турыда Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовтан кызыксындык (фотода).
- Рушан Рафекович, экономиканың бүгенге хәленә карап планнарыгызга үзгәрешләр керттегезме?
- Әйе, аз булса да, төзәтмәләр бар. Ил экономикасы бүген авыр көннәр кичерә. Әлбәттә, бу авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә дә кагыла. Ләкин көнбатыш илләре санкцияләренең уңай яклары да бар, аеруча җирле АПК предприятиеләре өчен. Кайбер чит ил продуктларына эмбарго кертелгәч, җирле крестьяннар җитештергән продукциягә сорау артты. Шуны исәпкә алып киләчәккә планнар корабыз.
- Нинди юнәлешләрдә эш алып барырсыз?
- Беренчедән, Сергач районында фермерчылык хәрәкәтен үстерергә ниятләнәбез, шуңа күрә “Туган як” газетасы аша халыкка мөрәҗәгать итәм. Иптәшләр, туган җирегездән еракта “ипи” эзләп йөргәнче, элекке колхозларда туплаган бай тәҗрибәгезне кече ватаныгыз үсешенә юнәлтегез, фермерчылык хуҗалыклары оештырыгыз. Бүген җиргә чын хуҗалар кирәк. Ипи эзләгәнче, аны туган туфрагыңда үстерү җиңелрәктер. Ә без, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, сезгә һәрчак ярдәм итәрбез. Күргәнегезчә, бүген авыл хуҗалыгына, шул исәптән фермерлар үсешенә дә уңай шартлар тудырыла. Һәр тармакта диярлек федераль һәм өлкә максатчан программалар ярдәмгә килә. Өлкә хөкүмәте сөт җитештерүне, туарлар санын арттыруны, яңа техника булдыруны һәм башканы дотацияли, хуҗалыкларга ташламалы кредитлар алырга ярдәм итә. Хәзер генә эшен башлаган фермерларга, шәхси хуҗалыкларга грантлар бирелә. Әйдәгез, бергәләп җиң сызганып туган җиребездә хезмәт итик.
Сергач районы фермерлары традицион иген җитештерү, терлек үрчетүдән башка, яшелчә, җиләк- җимеш тә үстерергә планлаштыра. Аларның экологик яктан сыйфатлы продукциясе район мәктәпләре, балалар бакчалары һәм кастаханәләр табынына эләгер дип ышанам. Менә бу юнәлешне импортны алмаштыруга бер адым дип санарга мөмкин.
Быел район хуҗалыклары шикәр чөгендерен дә шактый үстерде. Шикәр заводы Сергачта урнашканга күрә, бу тармак табышлы. Дәүләт тә шикәр кайнатучыларның чаң сугуларын ишетте, миңа калса. Якын киләчәктә аларга ярдәмгә юнәлтелгән федераль максатчан программаны гамәлгә кую күздә тотыла. Шуны да истә тотыйк, шикәр җитештерү үзара файдалы эш: хуҗалыклар зур күләмдә чөгендер үстереп заводка бирсә, күбрәк акча ала. Завод, үз чиратында, шушы чималдан күбрәк шикәр кайнатып сата, димәк, табыш ала. Шикәр үстерүче хуҗалыклардан Кочко-Пожарда Илдус Шаипов җитәкләгән фермерчылык хуҗалыгын билгеләп үтәр идем. Ул банкрот чыккан “Авангард” СПКсы җирләрендә эшчәнлеген алып бара. Шикәр чөгендерен киләсе елга да үстерергә ниятләнә, шуңа күрә КФХ “Шаипов” җирләренә ашлама — известь кертергә җыенабыз. Бу эшләр җирле бюджеттан финанс-ланыр һәм татлы тамыр үстерергә теләк белдергән һәр хуҗалыкка кагылыр. Чәчүлекләрне тукландыру эшләрен, аз күләмдә булса да, быел да алып бардык. Ә киләсе елга масштабны үстерербез, хакы да азаер дип уйлыйм. Чөнки ашламага кулланган известь Сергач шикәр заводы территориясендә җитештерү калдыгы буларак зур күләмдә ята. Бу матдәне кулланырга рөхсәт алыр өчен барча лаборатор эшләр тәмамланды инде, хәзергә сертификат көтәбез.
Эксперименталь юнәлешләрдән игенгә кукуруз үстерүне әйтми калып булмый. Аны рбишчалы Харис Хакимов “Ачка” хуҗалыгы кырында үстереп карады, нәтиҗәләр әйбәт. Бу юнәлештә киләчәктә дә эшләргә планлаштырабыз. Хәзер хуҗалык туарлары югары туклыклы булган кукурузлы азыкны ашап ята һәм, нәтиҗә буларак, зур күләмдә продукция дә бирә алар.
Шушындый планнар, Алла боерса, тормышка ашыр.
Форсаттан файдаланып, Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе буларак, барча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, ә Нижгар татарларының региональ милли- мәдәни автономиясе советы әгъзасы буларак, барча милләттәшләремне киләсе Яңа ел белән котлар идем. Хөрмәтле якташлар, “Туган як”ны укучылар! Һәркайсыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете телим.
Яңа ел бөек Россия халкына бердәмлек, хезмәттә зур уңышлар, мул тормыш китерсен.
- Рушан Рафекович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Ринат СӨННӘТОВ.
|